Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 33

Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?

Аллаһы Патшалыгы нинди эшләр башкарачак?

Аллаһы Патшалыгы инде идарә итә. Ул тиздән җирдә зур үзгәрешләр ясаячак. Әйдәгез, Патшалык башкарачак кайбер эшләрне карап чыгыйк.

1. Аллаһы Патшалыгы ничек җирдә тынычлык һәм гаделлек урнаштырачак?

Аллаһы Патшалыгының Патшасы Гайсә явыз кешеләрне һәм хөкүмәтләрне Армагеддон сугышында юк итәчәк (Ачылыш 16:14, 16). Шул вакытта Изге Язмалардагы: «Тагын бераздан явызлар инде юк булачак»,— дигән вәгъдә тулысынча үтәләчәк (Зәбур 37:10). Патшалык ярдәмендә Гайсә бөтен җирдә тынычлык һәм гаделлек хөкем сөрсен өчен кайгыртачак. (Ишагыя 11:4 укы.)

2. Аллаһы ихтыяры җирдә үтәлгәч, тормыш нинди булачак?

Аллаһы Патшалыгының идарәсе астында «тәкъвалар җирне мирас итеп алачак һәм анда мәңге яшәячәк» (Зәбур 37:29). Үзегезне һәркем тәкъва булган һәм барысы Йәһвәне һәм бер-берсен яраткан дөньяда күз алдына китерегез! Беркем дә авырмаячак һәм һәркем мәңге яшәячәк.

3. Явызлар юк ителгәч, Аллаһы Патшалыгы нәрсә эшләячәк?

Явызлар юк ителгәннән соң, Гайсә Патша булып 1 000 ел идарә итәчәк. Бу вакыт дәвамында ул һәм аның 144 000 хакимдәше кешеләргә камил һәм гөнаһсыз булып китәргә ярдәм итәчәк. 1 000 ел азагына җир гүзәл оҗмахка әйләнәчәк. Кешеләр бәхетле булачак, чөнки алар Йәһвәнең кануннарына буйсынып яшәячәк. Аннары Гайсә идарәне үз Атасы Йәһвәгә кайтарачак. Йәһвәнең исеме, бервакытта да булмагандай, изге ителәчәк (Маттай 6:9, 10). Бу Йәһвәнең яхшы Идарәче булуын һәм үзенә буйсынган кешеләрне кайгырта икәнен раслаячак. Аннары Йәһвә Шайтанны, җеннәрне һәм үз идарәсенә каршы чыккан башкаларны юк итәчәк (Ачылыш 20:7—10). Аллаһы Патшалыгы китергән камил шартлар мәңге булачак.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Аллаһы, Патшалыкны кулланып, Изге Язмалардагы бар вәгъдәләрен үтәячәк. Моңа дәлилләрне карап чыгыгыз.

4. Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләрен юкка чыгарачак

«Кешенең башка кеше өстеннән хакимлек итүе зыян гына китерә» (Вәгазьче 8:9). Йәһвә кешелеккә китерелгән бу зыянны үзенең Патшалыгы ярдәмендә юк итәчәк.

Даниял 2:44 һәм 2 Тисалуникәлеләргә 1:6—8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә һәм аның Улы Гайсә кеше хөкүмәтләре һәм алар ягында торган кешеләр белән нәрсә эшләячәк?

  • Йәһвә һәм Гайсә турында алган белемегез аларның гадел эш итәчәгенә сезне ничек ышандыра?

5. Гайсә — иң яхшы Патша

Аллаһы Патшалыгының Патшасы буларак, Гайсә җирдәге гражданнары файдасына күпне башкарачак. Гайсә җирдә яшәгәндә, аның кешеләргә ярдәм итәр өчен теләге дә, Аллаһы биргән көче дә бар икәнен күрсәткән. Моның турында белер өчен, ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Гайсәнең җирдә башкарган эшләре Патшалыкның нәрсә эшләячәген күрсәткән. Монда китерелгән нинди фатихаларны сез аеруча күрергә телисез? Китерелгән шигырьләрне укыгыз.

ҖИРДӘ ЯШӘГӘНДӘ, ГАЙСӘ . . .

КҮКТӘН ГАЙСӘ . . .

  • бөтен экологик проблемаларны хәл итәчәк (Ишагыя 35:1, 2).

  • бөтен кешеләргә камил сәламәтлек бирәчәк (Ишагыя 33:24).

  • кешеләрне яңадан тормышка кайтарган (Лүк 8:49—55).

  • үлеләрне терелтәчәк һәм үлемне юк итәчәк (Ачылыш 21:3, 4).

6. Аллаһы Патшалыгы кешеләргә искиткеч тормыш бирәчәк

Патшалык Йәһвәнең кешеләргә карата башлангыч ниятен тулысынча үтәячәк. Алар җирдәге оҗмахта мәңге яшәячәк. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм Йәһвә, үз ниятен үтәр өчен, Гайсә аша ничек эш итә икәнен белегез.

Зәбур 145:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвәнең «һәр тере җанның теләген канәгатьләндерәчәген» белү сездә нинди хисләр тудыра?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Кешеләр, берләшсә, дөньядагы проблемаларны хәл итә алачак»,— дип әйтә.

  • Аллаһы Патшалыгы кеше хөкүмәтләре чишә алмаган нинди проблемаларны хәл итәчәк?

ЙОМГАКЛАУ

Аллаһы Патшалыгы үз максатын үтәячәк. Ул бөтен җирне оҗмахка әйләндерәчәк, һәм анда Йәһвәгә мәңге гыйбадәт кылачак яхшы кешеләр яшәячәк.

Кабатлау

  • Аллаһы Патшалыгы Йәһвәнең исемен ничек изгеләндерәчәк?

  • Аллаһы Патшалыгы Изге Язмалардагы вәгъдәләрне үтәячәк икәненә нинди дәлилләр бар?

  • Патшалык үтәячәк нинди вәгъдәне сез аеруча күрергә телисез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Армагеддонның нәрсә икәнен белегез.

«Армагеддон сугышы. Нәрсә ул?» (Интернет мәкалә)

Гайсәнең меңъеллык идарәсе вакытында һәм аның азагында булачак вакыйгалар турында укыгыз.

«Хөкем көнендә нәрсә булачак?» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 сентябрь)

Гаиләләр Патшалык китерәчәк фатихалар турында бергә ничек уйлана ала икәнен карагыз.

«Үзеңне оҗмахта күр» (1:50)

«Мине күп сораулар борчый иде» дигән мәкаләдән бер сәяси җинаятьченең ничек үзгәргәнен белегез.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 гыйнвар)