Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 38

Тормыш бүләген кадерләгез

Тормыш бүләген кадерләгез

Тормыш гаҗәеп нәрсәләр белән тулы. Хәтта тормышыбызда авырлыклар туып торса да, шатлыклы чаклар аз түгел. Тормыш бүләген кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз? Моның өчен иң мөһим сәбәп нинди?

1. Ни өчен без тормышны кадерләргә тиеш?

Тормыш — безнең кайгыртучы Атабыз Йәһвәнең бүләге, шуңа күрә без аны кадерләргә тиеш. Йәһвә — «тормыш чишмәсе». Ул бар тере нәрсәне барлыкка китергән (Зәбур 36:9). «Ул үзе һәркемгә тормыш, сулыш һәм барлык нәрсәне бирә» (Рәсүлләр 17:25, 28). Йәһвә безгә яшәр өчен бар кирәклесен бирә. Алай гына да түгел, без шатлыклы яшәсен өчен, ул безне кайгыртып тора. (Рәсүлләр 14:17 укы.)

2. Тормышны кадерләгәнебезне без Йәһвәгә ничек күрсәтә алабыз?

Әниегез сезнең белән авырлы булып киткәннән бирле, Йәһвә сезне кайгырта. Аллаһы тарафыннан рухландырылып, аның хезмәтчесе Давыт аңа: «Күзләрең хәтта яралгы булган чагымны күргән»,— дип әйткән (Зәбур 139:16). Йәһвә сезнең тормышыгызны бик кадерли. (Маттай 10:29—31 укы.) Берәрсе белә торып башкаларның я хәтта үзенең гомерен өзсә, бу Йәһвәгә зур авырту китерер иде (Чыгыш 20:13) a. Без тормышыбызны юкка гына куркыныч астына куйсак һәм башкаларның тормышларын саклар өчен кирәкле чаралар күрмәсәк, бу да Йәһвәне бик күңелсезләндерер иде. Без үз тормышыбызны һәм башкаларныкын кадерләгәндә, гаҗәеп тормыш бүләге өчен рәхмәтле булганыбызны күрсәтәбез.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Тормыш өчен рәхмәтле булганыгызны ничек күрсәтеп була икәнен белегез.

3. Сәламәтлегегезне кайгыртыгыз

Багышланган мәсихчеләр тормышларын Йәһвәгә хезмәт итәр өчен куллана. Алар үз тәннәрен Аллаһыга корбан итеп бирә дип әйтеп була. Римлыларга 12:1, 2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сәламәтлегегезне кайгыртырга сезне нәрсә этәрергә тиеш?

  • Сез моны ничек эшли аласыз?

4. Саклык чаралары күрегез

Изге Язмалар безне җәрәхәтләргә я үлемгә китерә алган һәрнәрсәдән сакланырга өнди. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм кайбер саклык чаралары турында белегез.

Гыйбрәтле сүзләр 22:3 не укыгыз һәм мондый өлкәләрдә үзегез һәм башкалар ничек саклык чаралары күрә ала икәнен карап чыгыгыз:

  • өегездә;

  • эш урынында;

  • спорт белән шөгыльләнгәндә;

  • транспортта я йөртүче, я пассажир булганда.

5. Әле тумаган баланың тормышын кадерләгез

Давыт шигъри тел белән Йәһвәнең әле тумаган баланың тормышын һәм үсешен игътибар белән күзәткәнен сурәтләгән. Зәбур 139:13—17 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә өчен кешенең тормышы ул яралганда я туганда башланамы?

Йәһвәнең борынгы Исраилгә бирелгән кануннары аналарны һәм аларның әле тумаган балаларын яклаган. Чыгыш 21:22, 23 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә әле тумаган баланың гомерен ялгыш өзгән кешегә ничек караган?

  • Ә берәрсе моны белә торып эшләсә, ул моңа ничек карар иде? b

  • Йәһвәнең карашы турында сез нәрсә уйлысыз?

ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Хәтта тормышның кадерен белгән хатын-кыз да бала төшерү — туган хәлдән бердәнбер чыгу юлы дип уйларга мөмкин. Ишагыя 41:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Берәр хатын-кызга баласын төшерсен дип басым ясасалар, ул кемнән ярдәм эзләргә тиеш? Ни өчен?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Хатын-кыз бала төшерергәме, юкмы икәнен үзе хәл итә, чөнки бу аның тәне»,— дип әйтә.

  • Йәһвә ананың да, аның әле тумаган баласының да тормышын кадерли икәненә сезне нәрсә ышандыра?

ЙОМГАКЛАУ

Изге Язмалар безне Йәһвәнең бүләге тормышны, үзебезнекен дә, башкаларныкын да яратырга, хөрмәт итәргә һәм сакларга өйрәтә.

Кабатлау

  • Ни өчен кеше тормышы Йәһвә өчен кадерле?

  • Берәрсе белә торып кеше гомерен өзсә, Йәһвә нәрсә хис итә?

  • Ни өчен сез тормышны кадерлисез?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Тормыш өчен Йәһвәгә ничек рәхмәт белдерергә?

141 нче җыр. «Тормыш могҗизасы» (2:41)

«Аллаһы бала төшергән хатын-кызны кичерерме?» дигән сорауга җавап алыгыз.

«Изге Язмаларда аборт турында нәрсә әйтелә?» (Интернет мәкалә)

Йәһвәнең тормышка карашы безнең күңел ачуларны сайлавыбызга ничек тәэсир итәргә тиеш?

«„Экстремаль спорт“. Үзеңне куркыныч астына кую дөресме?» («Уяныгыз!» 2000 ел, 8 октябрь)

Кешедә үз-үзенә кул салу уйлары туса, нәрсә эшләргә? Изге Язмалар ничек ярдәм итә ала?

«Үз-үземә кул салу турында уйларым туганда, Изге Язмалар ярдәм итә аламы?» (Интернет мәкалә)

a Йәһвә боек күңеллеләр турында бик кайгырта (Зәбур 34:18). Ул кешенең үз-үзенә кул салу уйларына китерә торган әрнүле хисләрен аңлый, һәм аңа ярдәм итәргә тели. Йәһвәнең кешегә андый уйларга каршы торыр өчен, ничек көч биргәнен белер өчен, «Үз-үземә кул салу турында уйларым туганда, Изге Язмалар ярдәм итә аламы?» дигән мәкәләне укыгыз. Аны шушы дәрестәге «Өстәмә материал» өлешендә табып була.

b Бала төшергән хатын-кызларга гаеп хисенә бирелеп борчылырга кирәкми, Йәһвә аларны кичерә ала. Моның турында күбрәк белер өчен, «Изге Язмаларда аборт турында нәрсә әйтелә?» дигән мәкәләне укыгыз. Аны шушы дәрестәге «Өстәмә материал» өлешендә табып була.