Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 39

Аллаһының канга карашы

Аллаһының канга карашы

Кан — мөһим нәрсә, һәм кеше ансыз яши алмый. Барлыкка Китерүче буларак, Аллаһының канны куллануга карата таләпләр урнаштырырга хакы бар. Ул кан турында нәрсә әйткән? Канны ашап я тәнгә җибәреп буламы? Сез бу яктан яхшы карарлар ничек кабул итә аласыз?

1. Йәһвәнең канга карашы нинди?

Йәһвә үзенең борынгы замандагы хезмәтчеләренә әйткән: «Һәр тере затның гомере аның канында» (Левилеләр 17:14). Йәһвә өчен кан тормышны символлаштыра. Тормыш Аллаһының изге бүләге булганга, кан да изге.

2. Аллаһы канның нинди кулланышын тыя?

Йәһвә үзенең борынгы хезмәтчеләренә кан ашамаска кушкан. (Яратылыш 9:4 һәм Левилеләр 17:10 укы.) Ул бу әмерне гамәлдә калдырган, чөнки беренче гасырда җитәкче совет мәсихчеләргә «каннан... тыелыгыз» дигән күрсәтмә биргән булган. (Рәсүлләр 15:28, 29 укы.)

Каннан тыелу нәрсәне аңлата? Табиб сезгә алкогольдән тыелырга кушса, сез аны эчмәс идегез. Ләкин сез үз эченә алкоголь алган ризыкны ашар идегезме? Я кан тамырларыгызга алкоголь җибәрер идегезме? Һич тә юк. Шулай ук Аллаһының каннан тыелырга дигән әмере шуны аңлата: без канны эчмәскә һәм каны чыгарылмаган итне ашамаска тиеш. Кан кушылган бернинди ризыкны да без ашарга тиеш түгел.

Медицинада кан куллану турында нәрсә әйтеп була? Кайбер медик процедуралар Аллаһы канунын турыдан-туры боза. Андый процедураларга тәнгә кан я аның төп компонентларын җибәрү керә. Канның төп компонентлары бу — эритроцитлар, лейкоцитлар, тромбоцитлар һәм плазма. Башка медик процедуралар турыдан-туры бу канунны бозмаска да мөмкин. Мәсәлән, кайбер процедураларда канның берәр төп компонентларының фракцияләре кулланыла. Башкаларында кешенең үз каны кулланыла. Андый очракларда һәрбер мәсихче, барысын исәпкә алып, үз карарын кабул итәргә тиеш (Гәләтиялеләргә 6:5) a.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Дәваланганда, кан куллануга кагылышлы дөрес карарлар ничек кабул итәргә икәнен тикшерегез.

3. Йәһвә хуплаган дәвалау ысуллары сайлагыз

Аллаһы хуплаган дәвалау ысулларын сез ничек сайлый аласыз? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм түбәндәге адымнарны ясау ни өчен мөһим икәнен аңлатыгыз.

  • Зирәклек сорап дога кылыгыз (Ягъкуб 1:5).

  • Изге Язмалардагы принципларны һәм аларны ничек кулланырга икәнен тикшерегез (Гыйбрәтле сүзләр 13:16).

  • Сез яшәгән урында нинди дәвалау ысуллары бар икәнен белешегез.

  • Аларның кайсысы сезнең өчен яраклы түгел икәнен билгеләгез.

  • Кабул иткән карарыгыз саф вөҗданыгызны саклаячакмы икәненә инаныгыз (Рәсүлләр 24:16) b.

  • Онытмагыз, вөҗданга бәйле сораулар буенча сезгә беркем дә: тормыш иптәшегез дә, өлкән дә, Изге Язмаларны өйрәтүчегез дә нәрсә эшләргә икәнен әйтергә тиеш түгел (Римлыларга 14:12).

  • Кабул иткән карарыгызны язып куегыз.

4. Йәһвә Шаһитләре сыйфатлы дәвалану сайлый

Аллаһының кан турындагы канунын тоту һәм сыйфатлы кансыз дәвалану үтү мөмкин. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Титуска 3:2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен безгә табиблар белән хезмәттәшлек итәргә һәм алар белән үзебезне юаш тотарга кирәк?

Кабул итү тыела

Мәсихче үзе хәл итә

А. Кан плазмасы

Плазманың фракцияләре

Ә. Лейкоцитлар

Лейкоцитларның фракцияләре

Б. Тромбоцитлар

Тромбоцитларның фракцияләре

В. Эритроцитлар

Эритроцитларның фракцияләре

 5. Кан фракцияләре белән бәйле карарлар

Кан дүрт төп компоненттан тора: эритроцитлар, лейкоцитлар, тромбоцитлар һәм плазма. Шушы компонентлар күп кенә кечкенәрәк өлешләрдән тора. Алар фракцияләр дип атала c. Кайбер фракцияләрне үз эченә алган дарулар чирләр белән көрәшергә һәм кан китүне туктатырга ярдәм итә.

Кан фракцияләренә килгәндә, һәр мәсихче, Изге Язмалар буенча өйрәтелгән вөҗданын исәпкә алып, үз карарын кабул итәргә тиеш. Кайберәүләр кан фракцияләре кулланылган дәваланудан я процедурадан баш тартырга булыр. Башкаларга исә вөҗданнары аны кабул итәргә рөхсәт итә.

Карар кылганда, мондый сорау турында уйланыгыз:

  • Табибка канның берәр фракциясен кабул итү-итмәвемне ничек аңлатыр идем?

БЕРӘРСЕ: «Тәнгә канны җибәрү начар мени?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә безнең канны изге дип санавыбызны тели.

Кабатлау

  • Ни өчен Йәһвә канны изге дип саный?

  • Аллаһының каннан тыелыгыз дигән әмере тәнгә кан җибәрүгә дә кагыла икәнен без кайдан беләбез?

  • Кан кулланыла торган дәвалау белән бәйле яхшы карарлар ничек кабул итәргә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Үз каныгыз кулланылган медик процедуралар белән бәйле карарларыгызга нәрсә тәэсир итәргә тиеш?

«Укучыларның сораулары» («Күзәтү манарасы» 2001 ел, 1 февраль)

Канның кечкенә фракцияләрен кулланыргамы, юкмы икәнен карар иткәндә, нәрсә карап чыгарга кирәк?

«Укучыларның сораулары» («Күзәтү манарасы» 2004 ел, 15 июнь)

Ни өчен бер табиб Йәһвәнең канга карашы акыллы икәненә ышана башлаган?

«Мин Аллаһының канга карата карашын кабул иттем» («Уяныгыз!» 2003 ел, 8 декабрь)

Хастаханәләр белән бәйләнеш тоту комитетында хезмәт иткән өлкәннәр кардәшләренә ничек ярдәм итә?

«Йәһвә авырганнар өчен таяныч» (10:23)

a «Яхшы карарлар ничек кабул итәргә?» дигән 35 нче дәресне карагыз.

b «Кан фракцияләре белән бәйле карарлар» дигән  5 нче өстәмә исемне һәм «Кан кулланылган медик процедуралар» дигән 3 нче аңлатманы карагыз.

c Кайбер табиблар канның дүрт төп компонентын фракцияләр дип саный. Шуңа күрә сезгә үз тәнегезгә канны, эритроцитлар, лейкоцитлар, тромбоцитлар һәм плазманы җибәрүне теләмәгәнегезне аңлатырга туры килердер.