Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 45

Нейтраль булу нәрсәне аңлата?

Нейтраль булу нәрсәне аңлата?

Гайсә өйрәткәнчә, аның шәкертләре дөньяныкы булырга тиеш түгел (Яхъя 15:19). Бу нейтраль булуны үз эченә ала. Нейтраль булу сәясәттә һәм сугышларда бер якны да якламау дигәнне аңлата. Чынлыкта, нейтралитет саклау кайчак авыр була. Моның аркасында безне мыскылларга мөмкиннәр. Без ничек нейтраль һәм Йәһвә Аллаһыга тугры булып кала алабыз?

1. Мәсихчеләр кеше хөкүмәтләренә ничек карый?

Мәсихчеләр хөкүмәтләрне хөрмәт итә. Без Гайсә әйткәнчә эш итәбез һәм «кайсарныкын — кайсарга... бирәбез». Ягъни без үзебез яшәгән илнең законнарына буйсынабыз, мәсәлән, салымнар түлибез (Марк 12:17). Изге Язмалар буенча, кеше хөкүмәтләре Йәһвә рөхсәт иткәнгә генә идарә итә (Римлыларга 13:1). Шуңа күрә без кеше хөкүмәтләренең хакимлеге чикле икәнен аңлыйбыз. Без Аллаһыбыз һәм аның күктәге Патшалыгы гына кешелек проблемаларын хәл итәчәк икәненә ышанабыз.

2. Без нейтраль булуыбызны ничек күрсәтә алабыз?

Гайсә кебек, без дә сәясәттә катнашмыйбыз. Кешеләр, Гайсә кылган могҗизаларның берсен күреп, аны җирдә үз патшалары итеп куярга теләгәч, ул китеп барган (Яхъя 6:15). Ни өчен? Чөнки соңрак ул әйткән: «Минем Патшалыгым бу дөньяныкы түгел» (Яхъя 18:36). Без — Гайсәнең шәкертләре, шуңа күрә без нейтралитет саклыйбыз. Мәсәлән, без сугышка бармыйбыз. (Микай 4:3 укы.) Без байрак кебек милли символларны хөрмәт итәбез, ләкин аларга табынмыйбыз (1 Яхъя 5:21). Без сәяси партияләр һәм кандидатлар яклы да, аларга каршы да түгел. Бу һәм башка юллар белән без Аллаһы хөкүмәтенә — аның Патшалыгына — тулысынча тугры булганыбызны күрсәтәбез.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Нейтраль калу авыр була алган очракларны карап чыгыгыз, һәм Йәһвәне сөендерәчәк карарларны ничек кабул итәргә икәнен белегез.

3. Мәсихчеләр нейтралитет саклый

Гайсә һәм аның шәкертләре безгә үрнәк калдырган. Римлыларга 13:1, 5—7 һәм 1 Петер 2:13, 14 не укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Ни өчен без дөньяви хакимиятләрне хөрмәт итәргә тиеш?

  • Аларга буйсынганыбызны без ничек күрсәтәбез?

Сугыш вакытында кайбер илләр үзләрен нейтраль дип атыйдыр, әмма алар сугышкан ике якка да булышлык күрсәтә. Нейтраль булу чынлыкта нәрсәне аңлата? Яхъя 17:16 ны укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Нейтраль булу нәрсәне аңлата?

Хакимиятләрнең таләпләре Аллаһы канунына каршы килсә, нәрсә эшләргә? Рәсүлләр 5:28, 29 ны укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Кеше законы Аллаһы канунына каршы килсә, без кемгә буйсынырга тиеш?

  • Нинди очракларда мәсихчеләр хакимияткә буйсынмаячак?

4. Уйларда һәм эшләрдә нейтраль булыгыз

1 Яхъя 5:21 не укыгыз. Аннары ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Ни өчен Аенге сәяси партиягә кермәскә һәм милли церемонияләрдә катнашмаска, мәсәлән, байракка честь бирмәскә булган?

  • Сезнеңчә, ул дөрес карар кабул иткәнме?

Тагын нинди очракларда безнең нейтралитетыбыз сыналырга мөмкин? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Халыкара спорт уеннары турында әйткәндә, без ничек нейтраль булып кала алабыз?

  • Сәясәтчеләрнең карарлары шәхсән безгә тәэсир итсә, без ничек нейтраль булып кала алабыз?

  • Яңалыклардан я үзебез аралашкан кешеләрдән ишеткәннәребез нейтраль булуыбызга ничек тәэсир итә ала?

Нинди өлкәләрдә мәсихче уйларында һәм эшләрендә нейтралитет сакларга тиеш?

БЕРӘРСЕ: «Ни өчен сез байракка честь бирмисез һәм гимн җырламыйсыз?» — дип сорарга мөмкин.

  • Сез ничек җавап бирер идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Мәсихчеләр уйларында, сүзләрендә һәм эшләрендә сәяси яктан нейтраль булып калыр өчен зур тырышлыклар куя.

Кабатлау

  • Без кеше хөкүмәтләрен хөрмәт иткәнебезне ничек күрсәтәбез?

  • Ни өчен без сәяси яктан нейтраль булып калабыз?

  • Нинди очракларда нейтралитетыбыз сыналырга мөмкин?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Нейтраль булып калыр өчен, безгә нинди корбаннарга барырга туры килердер?

«Йәһвәгә өметебез һәрвакыт акланып тора» (3:14)

Гаиләләр нейтралитетны сыный торган очракларга ничек әзерләнә ала?

«Җәмәгать чараларында нейтралитет саклау» (4:25)

Ни өчен үз илеңне яклау бу иң зур хөрмәт түгел?

«Аллаһыга барысы да мөмкин» (5:19)

Эш сайлаганда, «без дөньядан түгел» дигән принципны ничек исәпкә алырга?

«Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш» («Күзәтү манарасы» 2006 ел, 1 апрель)