Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 46

Ни өчен Аллаһыга багышланырга һәм суга чумдырылырга кирәк?

Ни өчен Аллаһыга багышланырга һәм суга чумдырылырга кирәк?

Үзеңне Йәһвәгә багышлау — шәхси догада бирелгән вәгъдә. Кеше Йәһвәгә аңа гына гыйбадәт кылырга һәм аны тормышында беренче урынга куярга вәгъдә бирә (Зәбур 40:8). Аннары ул суга чумдырыла. Шулай эшләп, ул башкаларга Йәһвәгә багышланганын күрсәтә. Үзегезне Йәһвәгә багышларга дигән карар — тормышыгызда иң мөһим карар. Тормышыгызны үзгәртәчәк андый җитди карар кабул итәргә сезне нәрсә дәртләндерә ала?

1. Кешене Йәһвәгә багышланырга нәрсә дәртләндерә?

Безне Йәһвәгә багышланырга ярату дәртләндерә (1 Яхъя 4:10, 19). Изге Язмалар безне өнди: «Аллаһың Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның, бөтен акылың һәм бөтен кодрәтең белән ярат» (Марк 12:30). Без Аллаһыны яратканыбызны сүзләребез белән генә түгел, ә эшләребез белән дә күрсәтәбез. Бер-берсен яраткан пар никахка кергән кебек, Йәһвәне ярату безне аңа багышланырга һәм суга чумдырылу үтәргә дәртләндерә.

2. Йәһвә суга чумдырылган хезмәтчеләренә нәрсә әзерләгән?

Суга чумдырылгач, сез Йәһвәнең бәхетле гаиләсенә кушылырсыз. Сез аның яратуын мул итеп сизәрсез һәм аңа тагы да якынрак булып китәрсез. (Малахи 3:16—18 укы.) Йәһвә сезнең күктәге Атагыз булып китәчәк, һәм сез рухи гаиләгә ия булырсыз. Бу гаилә Йәһвәне яраткан һәм сезне яратачак бөтен дөньяда яшәгән кардәшләрдән тора. (Марк 10:29, 30 укы.) Әлбәттә, сез, суга чумдырылганчы, кайбер адымнар ясарга тиеш. Сезгә Йәһвә турында белем алырга, аны яратырга һәм аның Улына иман итәргә кирәк. Шулай ук сез үз тормышыгызны Йәһвәгә багышларга тиеш. Бу адымнарны ясасагыз һәм суга чумдырылсагыз, сез мәңгелек тормышка илтүче юлга басарсыз. Аллаһы Сүзендә әйтелә: «Сезне хәзер... суга чумдырылу... коткара» (1 Петер 3:21).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвәгә багышлану һәм суга чумдырылу ни өчен мөһим икәнен тикшерегез.

3. Һәркем сайлау ясарга тиеш

Борынгы Исраилдә кайбер кешеләр Йәһвәгә дә, ялган илаһ Багалга да гыйбадәт кыла ала дип уйлаган. Ләкин бу ялгыш карашны төзәтер өчен, Йәһвә үз пәйгамбәре Ильясны җибәргән. 1 Патшалар 18:21 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Исраиллеләр нинди сайлау ясарга тиеш булган?

Исраиллеләр кебек, без дә кемгә хезмәт итәчәкбез икәнен сайларга тиеш. Лүк 16:13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен без берьюлы Йәһвәгә дә һәм берәр кемгә я берәр нәрсәгә дә гыйбадәт кыла алмыйбыз?

  • Без Йәһвәгә аңа гыйбадәт кылырга теләгәнебезне ничек күрсәтәбез?

4. Йәһвәнең үзегезгә күрсәткән яратуы турында уйланыгыз

Йәһвә безгә күп кыйммәтле бүләкләр биргән. Ә без аңа нәрсә бирә алабыз? ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Йәһвә сезгә яратуын ничек күрсәткән? Зәбур 104:14, 15 һәм 1 Яхъя 4:9, 10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез Йәһвәнең нинди бүләкләре өчен аеруча рәхмәтле?

  • Бу бүләкләр сездә аңа карата нинди хисләр уята?

Безгә бүләк бирсәләр һәм ул безгә бик ошаса, без аны бирүчегә рәхмәтләребезне белдерергә теләрбез. Канун 16:17 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә үзегез өчен эшләгән бар нәрсә турында уйланганда, сездә аның өчен нәрсә эшләргә теләк туа?

5. Багышлану күп фатихалар китерә

Күп кешеләр дан, яхшы карьера һәм акча үзләрен бәхетле итәчәк дип уйлый. Бу чыннан да шулаймы? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Бу ир-ат, футбол уйнарга яратса да, ни өчен футболны калдырган?

  • Ул үзен футболга түгел, ә Йәһвәгә багышларга булган. Сезнеңчә, аның карары дөрес булганмы? Ни өчен?

Рәсүл Паул, мәсихче булып киткәнче, карьера ясарга омтылган. Аны яһүдләрнең канунына бер атаклы укытучы өйрәткән. Ләкин, мәсихче булып китәр өчен, ул барысын калдырган. Паул моңа үкенгәнме? Филипиялеләргә 3:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен Паул мәсихче булып киткәнчегә кадәр эшләгән бар нәрсәне «чүп-чар» дип санаган?

  • Ә аның фатихалары нинди булган?

  • Сезнеңчә, нәрсә яхшырак: Йәһвәгә хезмәт итүме я тормышыгызны башка нәрсәгә багышлаумы? Аңлатыгыз.

Паул, мәсихче булып киткәч, күп нәрсәдән баш тарткан, әмма күпкә күбрәккә ия булган

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Тормышны Аллаһыга багышлау — акылсызлык»,— дип әйтә.

  • Сезнеңчә, ни өчен тормышны Йәһвәгә багышлау акыллы адым?

ЙОМГАКЛАУ

Ярату безне Йәһвәгә багышланырга һәм суга чумдырылырга дәртләндерә.

Кабатлау

  • Ни өчен Йәһвә безнең бөтен йөрәктән яратуыбызга һәм гыйбадәт кылуыбызга лаек?

  • Йәһвә суга чумдырылган хезмәтчеләрен ничек бүләкли?

  • Сез үзегезне Йәһвәгә багышларга теләр идегезме?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Ни өчен бер җырчы һәм бер спортсмен үзләрен Йәһвәгә багышларга булган?

«Яшьләрнең сораулары. Тормышыңны нәрсәгә багышларга? Үткәннәр турында уйлану» (6:52)

Үзләрен Йәһвәгә багышлаган кешеләрнең нинди шатлык кичергәнен карагыз.

«Тормышымны сиңа бирәм» (4:30)

«Еллар буе мин ни өчен без яшибез дип уйландым» дигән мәкаләдән бер хатын-кызны үз тормышын үзгәртергә нәрсә дәртләндергәнен белегез.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» («Күзәтү манарасы» 2012 ел, 1 ноябрь)