Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 50

Гаиләгез бәхетле була ала. (2 нче өлеш)

Гаиләгез бәхетле була ала. (2 нче өлеш)

Балалар — Йәһвәдән бирелгән бүләк. Ул ата-аналарның бу бүләкне яхшы кайгыртуларын тели. Йәһвә ата-аналарга бу яктан ярдәм итәр өчен акыллы киңәшләр бирә. Аның киңәшләре шулай ук балаларга, гаиләләре бәхетле булсын өчен, үз өлешләрен кертергә ярдәм итә.

1. Йәһвә ата-аналарга нинди киңәш бирә?

Йәһвә ата-аналарның үз балаларын яратуларын һәм алар белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрүләрен тели. Ул шулай ук ата-аналарның үз балаларын төрле куркынычлардан яклауларын һәм аларны, Изге Язмалардагы принципларны кулланып, өйрәтүләрен тели (Гыйбрәтле сүзләр 1:8). Йәһвә аталарга әйтә: «Балаларыгызны... Йәһвә кушканча тәрбияләп үстерегез». (Эфеслеләргә 6:4 укы.) Ата-аналар, балаларын Йәһвәнең җитәкчелеге буенча үстерсә һәм бу җаваплылыкны башка берәүгә тапшырмаса, аның йөрәген сөендерәчәк.

2. Йәһвә балаларга нинди киңәш бирә?

Йәһвә балаларга: «Ата-анагызга... тыңлаучан булыгыз»,— дип әйтә. (Көләсәйлеләргә 3:20 укы.) Бала, ата-анасын хөрмәт иткәндә һәм аларга буйсынганда, Йәһвәне дә, ата-анасын да сөендерә (Гыйбрәтле сүзләр 23:22—25). Гайсә балаларга яхшы үрнәк калдырган. Ул, камил булса да, ата-анасын хөрмәт иткән, аларга буйсынган (Лүк 2:51, 52).

3. Сез гаиләгез белән Аллаһыга ничек якынлаша аласыз?

Сез әлбәттә балаларыгызның Йәһвәне, үзегез нык яраткандай, яратуларын телисез. Бу максатка ничек ирешергә? Мондый күрсәтмәне үтәгез: «Син аларны [Йәһвәнең сүзләрен] балаларыңның күңеленә салырга һәм алар турында өеңдә утырганда, юлда барганда... сөйләргә тиеш» (Канун 6:7). «Күңелгә салу» кат-кат әйтү дигәнне аңлата. Белгәнегезчә, балагыз берәр нәрсәне истә калдырсын өчен, сезгә моны еш кабатларга кирәк. Бу шигырьдән күренгәнчә, сез балагыз белән Йәһвә турында сөйләшер өчен, һәр мөмкинлектән файдаланырга тиеш. Һәр атна гаиләгез белән гыйбадәт кылыр өчен вакыт бүлеп кую яхшы булыр иде. Балаларыгыз булмаса да, һәр атна Аллаһы Сүзен өйрәнү сезгә файда китерәчәк.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Гаиләдәгеләргә үзләрен имин хис итәргә һәм бәхетле булырга ярдәм итүче гамәли киңәшләрне карап чыгыгыз.

4. Балаларыгызны ярату белән тәрбияләгез

Кайвакыт бала тәрбияләү авыр. Изге Язмалар бу яктан ничек ярдәм итә ала? Ягъкуб 1:19, 20 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ата-аналар балалары белән аралашканда ничек яратуларын күрсәтә ала?

  • Ни өчен ата-аналар ачулы булганда балаларын тәрбияләргә тиеш түгел? a

5. Балаларыгызны яклагыз

Балаларны яклар өчен, аларның һәрберсе белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшү мөһим. Кайбер ата-аналарга бу авыр бирелә. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Ни өчен кайбер ата-аналарга үз балалары белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшү авыр?

  • Кайбер ата-аналар үз балалары белән җенси мөнәсәбәтләр турында ничек сөйләшә?

Пәйгамбәрлек ителгәнчә, Шайтан дөньясы начарланганнан начарлана бара. 2 Тимутигә 3:1, 13 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • 13 нче шигырьдә әйтелгән явызларга бала аздыручылар да керә. Шуңа күрә ни өчен ата-аналарга балаларына җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләргә кирәк? Ни өчен аларны үзләрен аздыручылардан якларга өйрәтү мөһим?

Сез беләсезме?

Йәһвә Шаһитләре ата-аналар өчен күп материал чыгара. Аны кулланып, алар үз балалары белән җенси мөнәсәбәтләр турында сөйләшә һәм аларны аздыручылардан якланырга өйрәтә.

6. Ата-анагызны хөрмәт итегез

Балалар ата-аналары белән хөрмәт күрсәтеп сөйләшергә тиеш. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Ни өчен яшь кеше әти-әнисе белән хөрмәт күрсәтеп сөйләшергә тиеш?

  • Яшь кеше ата-анасы белән ничек хөрмәт күрсәтеп сөйләшә ала?

Гыйбрәтле сүзләр 1:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Яшь кеше, әти-әнисе җитәкчелек биргәндә, үзен ничек тотарга тиеш?

7. Гаилә белән бергә Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз

Йәһвә Шаһитләре һәр атна үз гаиләләре белән бергә гыйбадәт кылыр өчен вакыт бүлеп куя. Гаилә белән гыйбадәт кылу ничек үтә? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Гаилә өйрәнүен регуляр рәвештә үткәрергә нәрсә ярдәм итәчәк?

  • Гаилә өйрәнүе файдалы һәм шатлыклы булсын өчен, ата-аналар нәрсә эшли ала? (Бу дәрес башындагы рәсемне карагыз.)

  • Гаиләгезгә бергә өйрәнү өчен җыелырга нәрсә комачаулый ала?

Йәһвә борынгы Исраилдәге гаиләләрнең, Язмаларны өйрәнү өчен, бергә җыелуларын теләгән. Канун 6:6, 7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сез бу принципны ничек куллана аласыз?

Гаилә өйрәнүе өчен тәкъдимнәр:

  • Бергә җыелыш очрашуларына әзерләнегез.

  • Изге Язмалардан гаиләгезгә кызыклы булачак берәр хәбәрне укыгыз һәм бергә фикер алышыгыз.

  • Кечкенә балаларыгыз булса, jw.org сайтыннан балалар өчен йөкләмәләр йөкләп, аларны бастырып чыгарыгыз.

  • Яшүсмер балаларыгыз булса, алар белән jw.org сайтындагы яшүсмерләр өчен берәр мәкаләне карап чыгыгыз.

  • Балаларыгыз белән Изге Язмалардан берәр хикәяне сәхнәләштерегез.

  • Бергә jw.org сайтыннан берәр видеоролик карагыз һәм фикер алышыгыз.

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Изге Язмалар балалар өчен бик катлаулы китап»,— дип әйтә.

  • Сез нәрсә дияр идегез?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә ата-аналарның үз балаларын яратуларын, өйрәтүләрен һәм яклауларын, ә балаларның үз ата-аналарын хөрмәт итүләрен һәм аларга буйсынуларын тели. Ул шулай ук гаиләләрнең үзенә бергә гыйбадәт кылуларын тели.

Кабатлау

  • Ата-аналар үз балаларын ничек өйрәтә һәм яклый ала?

  • Балалар үз ата-аналарын хөрмәт иткәннәрен ничек күрсәтә ала?

  • Һәр атна гаилә белән гыйбадәт кылыр өчен вакыт бүлеп кую нинди файда китерә?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Балагызны олы тормышка ничек әзерләргә?

«Балалар алырга тиешле алты сабак» («Уяныгыз!» 2019 ел, №2)

Изге Язмаларда ата-аналарны кайгыртуга кагылышлы нинди гамәли киңәшләр бирелә?

«Изге Язмаларда олы яшьтәге ата-аналарны кайгырту турында нәрсә әйтелә?» (Интернет мәкалә)

Балаларын ничек тәрбияләргә икәнен белмәгән бер ир-ат ничек яхшы ата булып киткән?

«Балаларны тәрбияләр өчен Йәһвә тарафыннан өйрәтелгән» (5:58)

a Изге Язмалар буенча, «тәрбияләү» нәсыйхәт бирү, өйрәтү һәм төзәтүне аңлата. Ул тупаслык һәм мәрхәмәтсезлек белән берничек тә бәйле түгел (Гыйбрәтле сүзләр 4:1).