Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 51

Сөйләмегез Йәһвәне сөендерсен

Сөйләмегез Йәһвәне сөендерсен

Йәһвә безгә искиткеч бүләк — сөйләшү сәләте биргән. Аның өчен бу бүләкне ничек кулланганыбыз барыберме? Әлбәттә юк! (Ягъкуб 1:26 укы.) Шуңа күрә без, Йәһвәне сөендерер өчен, сөйләмебезне ничек кулланырга тиеш?

1. Без сөйләү бүләген ничек кулланырга тиеш?

Изге Язмаларда: «Бер-берегезне дәртләндереп һәм ныгытып торыгыз»,— дип әйтелә (1 Тисалуникәлеләргә 5:11). Сезнең дәртләндерүгә мохтаҗ танышларыгыз бармы? Аларны ничек рухландырып була? Аларның үзегез өчен кадерле булганын әйтегез. Бәлки, сез нәрсә өчен аларга рәхмәтле булганыгызны әйтерсез. Кемне нинди шигырь ныгытачак икәне турында уйланыгыз. Андый шигырьләр бик күп. Берәрсен сайларга гына кирәк. Истә тотыгыз: сайлаган сүзләрегез дә, аларны ничек әйткәнегез дә кешегә нык тәэсир итәргә мөмкин. Шуңа күрә һәрчак игелекле һәм йомшак сөйләргә тырышыгыз (Гыйбрәтле сүзләр 15:1).

2. Безгә нинди сөйләмнән арынырга кирәк?

Изге Язмаларда: «Авызыгыздан һичнинди черек сүз чыкмасын»,— дип әйтелә. (Эфеслеләргә 4:29 укы.) Димәк, без сүгенмибез һәм башкаларны рәнҗетәчәк тупас һәм кимсетүче сүзләр әйтмибез. Без кара гайбәттән һәм яла ягудан тыелырга тиеш. (Гыйбрәтле сүзләр 16:28 укы.)

3. Сүзләребез файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?

Сөйләгән нәрсәләребез еш кына күңелебездә һәм уйларыбызда булганны ачыклый (Лүк 6:45). Шуңа күрә безгә уңай нәрсәләр турында уйланырга өйрәнергә кирәк. Моңа, мәсәлән, тәкъва, саф, яратуга һәм мактауга лаеклы нәрсәләр керә (Филипиялеләргә 4:8). Андый нәрсәләр турында уйланыр өчен безгә күңел ачуларны һәм дусларны акыл белән сайларга кирәк (Гыйбрәтле сүзләр 13:20). Шулай ук берәр нәрсә әйтер алдыннан уйлану мөһим. Мәсәлән, сүзләрегезнең башкаларга ничек тәэсир итәчәге турында уйланыгыз. Изге Язмаларда әйтелә бит: «Уйламыйча әйтелгән сүз кылычтай телгәли, ә зирәкнең теле дәвалый» (Гыйбрәтле сүзләр 12:18).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Йәһвәне сөендерерлек итеп һәм башкаларны ныгытырлык итеп сөйләргә өйрәнегез.

4. Сөйләмегезгә игътибарлы булыгыз

Вакыт-вакыт безнең һәрберебез нәрсәдер әйтеп куя, ә соңрак моңа үкенә (Ягъкуб 3:2). Гәләтиялеләргә 5:22, 23 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Телегезне тезгендә тотарга өйрәнер өчен, сез бу сыйфатларның кайсылары турында дога кыла алыр идегез? Бу сыйфатлар сезгә ничек ярдәм итәчәк?

1 Көринтлеләргә 15:33 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Сайлаган күңел ачулар һәм дусларыгыз сөйләмегезгә ничек тәэсир итәргә мөмкин?

Вәгазьче 3:1, 7 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Кайчан дәшми тору акыллы булыр иде? Нинди очракта сөйләр өчен уңайлырак вакытны көтү дөрес булыр иде?

5. Башкалар турында яхшыны сөйләгез

Башкаларны рәнҗетмәскә һәм алар турында начарны сөйләмәскә безгә нәрсә ярдәм итәр? ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Ни өчен бу абый-кардәш башкаларга мөнәсәбәтен үзгәртергә теләгән?

  • Моның өчен ул нәрсә эшләгән?

Вәгазьче 7:16 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Башкалар турында начарны сөйләргә теләк туса, нәрсәне истә тотарга кирәк?

Вәгазьче 7:21, 22 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Үзегез турында тискәре нәрсәләр ишетсәгез, бу шигырьләр сезгә кабынып китмәскә ничек ярдәм итәр?

6. Гаиләдәгеләр белән сөйләшкәндә игелекле булыгыз

Йәһвә гаиләбез белән йомшак һәм ярату күрсәтеп сөйләшүебезне тели. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Гаиләдәгеләр белән сөйләшкәндә, игелекле булырга нәрсә ярдәм итәр?

Эфеслеләргә 4:31, 32 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Нинди сөйләм гаиләне рухландырып җибәрә һәм ныгыта?

Йәһвә үз Улы Гайсәгә карата хисләрен ачык итеп белдергән. Маттай 17:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гаиләгез белән сөйләшкәндә, сез Йәһвәдән ничек үрнәк ала аласыз?

Башкаларны мактарга мөмкинлекләр эзләгез

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Ни уйлыйм, шуны сөйлим. Кемгәдер ошамаса, бу аның проблемасы»,— дип әйтә.

  • Сез моның белән ризамы? Аңлатыгыз.

ЙОМГАКЛАУ

Сүзләр көчкә ия. Безгә нәрсә әйтергә, моны кайчан һәм ничек әйтергә икәне турында җентекләп уйланырга кирәк.

Кабатлау

  • Телебезне башкаларга ярдәм итәр өчен ничек кулланырга?

  • Сез нинди сөйләмнән арынырга телисез?

  • Нәрсә ярдәмендә сөйләмебез һәрчак файдалы һәм ныгытучы булачак?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Сүзләребез файда китерсен өчен, нәрсә эшләргә?

«Сездә „зирәкнең теле“ булсын» (8:09)

Сүгенү сүзләре кулланудан арынырга сезгә нәрсә ярдәм итә ала?

«Сүгенү чыннан да начармы?» (Интернет мәкалә)

Гайбәт сату тозагына ничек эләкмәскә?

«Гайбәт сатуны ничек туктатырга?» (2:36)

Бер ир-атка сүгенүдән арынырга Йәһвәнең ничек ярдәм иткәнен белегез.

«Мин үз яшәү рәвешем турында җитди уйлана башладым» («Күзәтү манарасы» 2013 ел, 1 август)