Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 54

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»

«Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»

Гайсә — мәсихче җыелышның башы (Эфеслеләргә 5:23). Бүгенге көннәрдә ул, күктән үзенең җирдәге шәкертләре белән җитәкчелек итәр өчен, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» куллана. (Маттай 24:45 укы.) Бу «хезмәтчене» Гайсә үзе билгеләгән, шуңа күрә «хезмәтченең» билгеле бер дәрәҗәдә хакимлеге булырга тиеш. Шулай да ул Мәсихкә буйсынырга һәм аның кардәшләренә хезмәт итәргә тиеш. Бу хезмәтче кем ул? Ул безнең турында ничек кайгырта?

1. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул?

Йәһвә, үз халкына җитәкчелек бирер өчен, һәрчак берәр кешене я кешеләрнең берәр кечкенә төркемен кулланган (Малахи 2:7; Еврейләргә 1:1). Гайсәнең үлеменнән соң, мәсихче җыелыш белән Иерусалимдагы рәсүлләр һәм өлкәннәр җитәкчелек итә башлаган (Рәсүлләр 15:2). Бу үрнәк буенча, бүгенге көннәрдә өлкәннәрнең кечкенә төркеме — Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы — Аллаһы халкына рухи ризык бирә һәм вәгазь эшен җитәкли. Җитәкче совет бу — Гайсә «билгеләгән ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» (Маттай 24:45ә). Ул рух белән майланган мәсихчеләрдән тора. Алар, җирдәге тормышларын тәмамлагач, күктәге Патшалыкта Мәсихкә кушылырга өметләнә.

2. Ышанычлы хезмәтче нинди рухи ризык өләшә?

Гайсәнең сүзләре буенча, ышанычлы хезмәтче имандашларына «ризыкны үз вакытында өләшәчәк» (Маттай 24:45а). Без ашаган ризык безгә физик яктан көчле һәм сәламәт калырга ярдәм иткән кебек, рухи ризык та — Аллаһы Сүзеннән үгет-нәсыйхәтләр — безгә көч өсти. Шул көч безгә Аллаһыга тугры булып калырга һәм Гайсә биргән йөкләмәне үтәргә булыша (1 Тимутигә 4:6). Рухи ризыкны без җыелыш очрашуларында, конгрессларда, шулай ук Изге Язмаларга нигезләнгән басмалар һәм видеороликлар аша алабыз. Ул безгә Аллаһының ихтыярын аңларга һәм аның белән дуслыгыбызны ныгытырга ярдәм итә.

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Ни өчен безгә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» — Җитәкче совет — кирәк икәнен карап чыгыгыз.

Җитәкче совет бөтен дөньяда яшәгән Йәһвә Шаһитләренә рухи ризык, җитәкчелек бирә һәм гамәли ярдәм күрсәтә

3. Йәһвәнең халкы оештырылган булырга тиеш

Гайсәнең идарәсе астында Җитәкче совет Йәһвә Шаһитләренең эшчәнлеген оештыра. Беренче мәсихчеләрдә дә охшаш тәртип булган. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

1 Көринтлеләргә 14:33, 40 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бу шигырьләрдән күренгәнчә, Йәһвә үз халкының оештырылган булуын телиме? Аңлатыгыз.

4. Ышанычлы хезмәтче вәгазь эшебезне оештыра

Вәгазьләү беренче мәсихчеләр башкарган иң мөһим эш булган. Рәсүлләр 8:14, 25 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Беренче мәсихчеләр башкарган вәгазь эше белән кем җитәкчелек иткән?

  • Петер белән Яхъя рәсүлләр биргән җитәкчелекне ничек кабул иткән?

Вәгазьләү Җитәкче совет бүгенге көндә оештырган иң мөһим эш булып тора. ВИДЕОРОЛИК карагыз.

Гайсә вәгазь эшенең мөһимлегенә басым ясаган. Марк 13:10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен Җитәкче совет вәгазь эшен мөһим дип саный?

  • Ни өчен бу дөньякүләм эшне оештырыр өчен Җитәкче совет кирәк?

5. Ышанычлы хезмәтче җитәкчелек бирә

Җитәкче совет бөтен дөньяда яшәгән мәсихчеләргә җитәкчелек бирә. Нинди җитәкчелек бирергә икәнен ул ничек хәл итә? Беренче мәсихчеләрнең җитәкче советы моны ничек эшләгән икәнен карап чыгыгыз. Рәсүлләр 15:1, 2 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Нинди сорау кайбер беренче мәсихчеләр арасында ризасызлык тудырган?

  • Бу сорауны хәл итәр өчен, Паул, Барнаб һәм башкалар кем янына барган?

Рәсүлләр 15:12—18, 23—29 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Беренче гасырдагы җитәкче совет, Аллаһының бу сорауга кагылышлы җитәкчелеген белер өчен, нәрсәне карап чыккан? (12, 15 һәм 28 нче шигырьләрне кара.)

Рәсүлләр 15:30, 31 һәм 16:4, 5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Беренче мәсихчеләр җитәкче советның күрсәтмәләрен ничек кабул иткән?

  • Йәһвә аларның тыңлаучанлыгын ничек фатихалаган?

2 Тимутигә 3:16 һәм Ягъкуб 1:5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Бүгенге көннәрдә Җитәкче совет, карарлар кабул иткәндә, җитәкчелекне кайдан эзли?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Сез Җитәкче советны тыңлыйсыз икән, димәк кешеләр артыннан барасыз»,— дип әйтә.

  • Җитәкче советның Гайсәгә буйсынганына сезне нәрсә ышандыра?

ЙОМГАКЛАУ

Җитәкче совет бу — Мәсих билгеләгән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче». Ул бөтен дөньяда яшәгән мәсихчеләргә җитәкчелек һәм рухи ризык бирә.

Кабатлау

  • «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» кем билгеләгән?

  • Җитәкче совет безнең турында ничек кайгырта?

  • Сез Җитәкче советның «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» булуына ышанасызмы?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Җитәкче советның ничек эш иткәнен белегез.

«Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы нәрсә ул?» (Интернет-мәкалә)

Җитәкче совет рухи ризык ышанычка лаек булсын өчен нәрсә эшли?

«Төгәл мәгълүматлы басмалар чыгарабыз» (17:18)

Җитәкче совет әгъзалары Гайсәнең үзләренә тапшырган эше турында нәрсә уйлый?

«Йәһвәнең колы булу — зур хөрмәт» (7:09)

Очрашуларыбыз һәм конгрессларыбыз Йәһвәнең Җитәкче совет белән идарә иткәнен ничек күрсәтә?

«Йәһвә үз халкын өйрәтә» (9:39)