Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 58

Йәһвәгә тугры булып калыгыз

Йәһвәгә тугры булып калыгыз

Мәсихчеләр бернәрсәгә дә һәм беркемгә дә Йәһвә белән мөнәсәбәтләрен бозарга юл куймаячак. Һичшиксез, сез дә шулай эшләргә тәвәккәл. Йәһвә сезнең тугрылыгыгызны кадерли. (1 Елъязма 28:9 укы.) Нинди очракларда безнең тугрылыгыбыз сыналырга мөмкин һәм тугры булып калырга безгә нәрсә ярдәм итәр?

1. Башкалар Йәһвәгә тугрылыгыбызны ничек сынарга мөмкин?

Кайбер кешеләр безне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатырга тырышачак. Бу кемнәр булырга мөмкин? Хакыйкатьтән киткән кайберәүләр, иманыбызны җимерер өчен, Аллаһының оешмасы турында ялганны сөйли. Алар мөртәтләр дип атала. Шулай ук кайбер дини җитәкчеләр, беркатлы кешеләрне хакыйкатьтән алып китәр өчен, безнең турында ялган мәгълүмат тарата. Андый каршы килүчеләр белән бәхәсләшү, аларның китапларын я блогларын уку, аларның веб-сайтларына керү һәм видеороликларын карау безнең өчен куркыныч. Мәсихчеләрнең иманын какшатырга тырышкан кешеләр турында Гайсә болай дигән: «Калдырыгыз аларны. Сукыр җитәкчеләр алар. Ә сукыр сукырны җитәкләп барса, икесе дә чокырга төшәчәк» (Маттай 15:14).

Без белгән берәр кеше бүтән Йәһвә Шаһите булмаска карар итсә, без нәрсә эшләрбез? Якын кешебез Йәһвәне калдырса, бу җан әрнеткеч булырга мөмкин. Ул хәтта безне я мин, я Йәһвә дигән сайлау алдына куя ала. Без Йәһвәгә тугры булып калырга тәвәккәл булырга тиеш (Маттай 10:37). Шуңа күрә без Йәһвәнең андый кешеләр белән аралашмаска дигән әмеренә буйсынабыз. (1 Көринтлеләргә 5:11 укы.)

2. Нинди карарларыбыз Йәһвәгә тугрылыгыбызны сынарга мөмкин?

Йәһвәне ярату безне ялган дин белән бәйле бернәрсәдә дә катнашмаска дәртләндерәчәк. Безнең эшебез, без эшләгән оешма һәм кылган башка эшләребез ялган дин белән бәйле булырга тиеш түгел. Йәһвә безне кисәтә: «Минем халкым... чык [Бөек Бабылдан]» (Ачылыш 18:2, 4).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Беркем дә Йәһвәгә тугрылыгыгызны какшатмасын өчен нәрсә эшләргә икәнен белегез. Шулай ук Бөек Бабылдан чыгу Йәһвәгә тугры булуыгызны ничек күрсәтә икәнен карап чыгыгыз.

3. Ялган өйрәтүчеләрдән сакланыгыз

Йәһвәнең оешмасы турында начар нәрсәләр ишетсәк, безгә нәрсә эшләргә? Гыйбрәтле сүзләр 14:15 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен без һәр ишеткән нәрсәгә ышанырга тиеш түгел?

2 Яхъя 10 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Мөртәтләр белән без үзебезне ничек тотарга тиеш?

  • Мөртәтләр белән турыдан-туры аралашмасак та, без аларның тәгълиматларына ничек тап булырга мөмкин?

  • Без Йәһвә хакында һәм аның оешмасы турында начар нәрсәләрне тыңласак, ул нәрсә хис итәчәк?

4. Берәр кардәш гөнаһ кылса, Аллаһыга тугры булып калыгыз

Берәр кардәшнең җитди гөнаһ кылганын белсәк, без нәрсә эшләргә тиеш? Аллаһы борынгы Исраилгә биргән Канундагы бер принципны карап чыгыйк. Левилеләр 5:1 не укыгыз.

Бу шигырьдән күренгәнчә, без, берәр кешенең җитди гөнаһ кылганын белсәк, белгәннәребезне өлкәннәргә сөйләргә тиеш. Әмма моны эшләр алдыннан гөнаһ кылучыны үзенә өлкәннәргә барып үз гөнаһын сөйләп бирергә өндәсәк, яхшы булыр иде. Ул моны эшләмәсә, Йәһвәгә тугрылыгыбыз безне үзебезгә өлкәннәргә барып белгәннәребезне сөйләргә этәрәчәк. Шулай эшләп без тугры мәхәббәтебезне...

  • Йәһвә Аллаһыга ничек күрсәтәчәкбез?

  • гөнаһ кылган кешегә ничек күрсәтәчәкбез?

  • җыелыштагыларга ничек күрсәтәчәкбез?

Кардәшегез бәлагә эләксә, аңа ярдәм итегез!

5. Бөек Бабылдан читтә торыгыз

Лүк 4:8 һәм Ачылыш 18:4, 5 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Мин ялган дин белән бәйле йолаларда һаман да катнашаммы?

  • Берәр оешманың әгъзасы булсам, ул берәр дин белән бәйле түгелме?

  • Минем эшем ялган дингә ничек тә булса булышлык итәме?

  • Тормышымда ялган дин белән бәйле башка берәр өлкә бармы?

  • Бу сорауларның берәрсенә «әйе» дип җавап бирсәм, миңа нинди үзгәрешләр ясарга кирәк?

Саф вөҗдан сакларга ярдәм итәчәк һәм Йәһвәгә тугрылыгыгызны күрсәтәчәк карар кабул итегез.

Сездән берәр дини эшләргә иганә сорасалар, сез нәрсә эшләрсез?

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Хакыйкатьне яклар өчен, миңа мөртәтләрнең Йәһвә Шаһитләре турында нәрсә әйткәнен белергә кирәк»,— дип әйтә.

  • Бу акыллы булыр идеме? Аңлатыгыз.

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвәгә тугры булып калыр өчен, безгә аңа тугрылыксыз кешеләр белән аралашмаска кирәк. Шулай ук без ялган дин белән араны тулысынча өзәргә тиеш.

Кабатлау

  • Ни өчен без мөртәтләрнең ялганын карамыйбыз, укымыйбыз һәм тыңламыйбыз?

  • Бүтән Йәһвә Шаһите булырга теләмәгән кешеләр белән без үзебезне ничек тотарга тиеш?

  • Ялган диннән чык дигән кисәтүгә без ничек колак сала алабыз?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Кешеләр Йәһвә Шаһитләре турында ялган таратканда, нәрсә эшләргә?

«Сез бар фактларны да исәпкә аласызмы?» («Күзәтү манарасы» 2018 ел, август)

Бөек Бабылга булышлык иткән оешмаларны я эшчәнлекне ничек билгеләп була?

«„Соңгы көннәрнең“ соңгы көннәрендә ашкынучан булып калыгыз» («Күзәтү манарасы» 2019 ел, октябрь, 16—18 абзацлар)

Безнең иманыбызны какшатыр өчен кайбер каршы килүчеләр нәрсә эшли?

«Сак булыгыз: алдау» (9:32)

«Балачактан ук мин Аллаһыны эзли идем» дигән мәкаләдән ялган динне калдырган синтоистлар рухание турында укыгыз.

«Изге Язмалар тормышны үзгәртә» (Мәкаләләр 2011)