Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 59

Эзәрлекләүләрдә нык калыгыз

Эзәрлекләүләрдә нык калыгыз

Иртәме-соңмы, бар мәсихчеләр дә каршылыкларга һәм хәтта эзәрлекләүләргә очраячак. Бу безне куркытырга тиешме?

1. Ни өчен эзәрлекләүләр булырга тиеш?

Изге Язмаларда ап-ачык әйтелә: «Мәсих Гайсәнең шәкерте буларак Аллаһыга бирелеп яшәргә теләүче һәркем эзәрлекләүләр кичерәчәк» (2 Тимутигә 3:12). Гайсә Шайтан дөньясының өлеше булмаган, шуңа күрә аны эзәрлекләгәннәр. Без дә бу дөньяныкы түгел, шуңа күрә, бу дөньяның хөкүмәтләре һәм дини оешмалары безне эзәрлекләгәндә, без гаҗәпләнмибез (Яхъя 15:18, 19).

2. Эзәрлекләүләргә ничек әзерләнеп була?

Безгә инде хәзер Йәһвәгә ышанычыбызны ныгытырга кирәк. Аңа дога кылыр өчен һәм аның Сүзен укыр өчен, һәр көн вакыт бүлеп куегыз. Җыелыш очрашуларына регуляр рәвештә йөрегез. Бу сезгә, эзәрлекләүләргә дучар булганда, кыю булып калырга көч бирәчәк. Сез гаиләдәгеләрнең каршылыкларын да җиңә алырсыз. Күп кенә эзәрлекләүләргә очраган рәсүл Паул болай дип язган: «Йәһвә — минем ярдәмчем, шунлыктан һичнәрсәдән курыкмам» (Еврейләргә 13:6).

Без, даими вәгазьләп, кыюлыгыбызны арттырабыз. Вәгазьләгәндә, без Йәһвәгә таянырга һәм кешеләрдән куркуны җиңәргә өйрәнәбез (Гыйбрәтле сүзләр 29:25). Хәзер кыюлык белән вәгазьләргә өйрәнсәк, эшчәнлегебез тыелса да, без вәгазьләүдән туктамабыз (1 Тисалуникәлеләргә 2:2).

3. Эзәрлекләүләрне кичереп чыгу безгә нинди файда китерә?

Эзәрлекләнү, әлбәттә, шатлык китерми. Ләкин андый сынауларны уңышлы кичереп чыкканда, иманыбыз ныгый. Шулай ук без Йәһвәгә якынлашабыз, чөнки чыдарга көчебез инде юк дип уйлаганда, аның ярдәмен сизәбез. (Ягъкуб 1:2—4 укы.) Газап чигүебезне күргәндә, Йәһвәнең җаны әрни, ләкин, без эзәрлекләүләрне кичереп чыкканда, ул сөенә. «Игелекле эшләрегез өчен газап чигәсез икән, моны Аллаһы хуш күрә» (1 Петер 2:20). Йәһвә үзенә тугры булып калган бар хезмәтчеләрен бүләкләячәк: алар хак гыйбадәткә каршы килүчеләр булмаган яңа дөньяда мәңге яшәячәкләр (Маттай 24:13).

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Ни өчен эзәрлекләүләргә карамастан Йәһвәгә тугры булып калу мөмкин һәм бу ничек бүләкләнәчәк икәнен карап чыгыгыз.

4. Гаиләдәге каршылыкларны җиңеп була

Гаиләдәгеләр безнең Йәһвәгә гыйбадәт кылырга карарыбызны хупламаска мөмкин. Гайсә моны яхшы белгән. Маттай 10:34—36 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Гаиләдәгеләрнең берәрсе Йәһвәгә хезмәт итәргә карар итсә, нәрсә булырга мөмкин?

Менә бер мисал. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Берәр туганыгыз я дустыгыз сезгә Йәһвәгә хезмәт итәргә комачауласа, сез нәрсә эшләрсез?

Зәбур 27:10 һәм Марк 10:29, 30 ны укыгыз. Һәр өзекне укыганнан соң, сорауга җавап бирегез:

  • Гаиләгез я дусларыгыз сезгә каршы килсә, бу вәгъдә сезгә ничек ярдәм итәчәк?

5. Йәһвәгә гыйбадәт кылуыгызны дәвам итегез

Башкалар безгә каршы килгәндә, Йәһвәгә хезмәт итәр өчен кыюлык кирәк. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Бу мисаллардан сез нәрсәгә өйрәндегез?

Рәсүлләр 5:27—29 һәм Еврейләргә 10:24, 25 не укыгыз. Һәр өзекне укыганнан соң, сорауга җавап бирегез:

  • Ни өчен, вәгазь эшебез һәм очрашуларыбыз тыелган булса да, Йәһвәгә гыйбадәт кылуыбызны дәвам итү мөһим?

6. Йәһвә сезгә ярдәм итәчәк

Яшьләре һәм чыгышлары төрле булган Йәһвә Шаһитләре, эзәрлекләнгән булсалар да, Йәһвәгә тугры хезмәт итүләрен дәвам итә. Менә кайбер мисаллар. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Бу Йәһвә Шаһитләренә эзәрлекләүләрне кичереп чыгарга нәрсә ярдәм иткән?

Римлыларга 8:35, 37—39 һәм Филипиялеләргә 4:13 не укыгыз. Һәр өзекне укыганнан соң, сорауга җавап бирегез:

  • Бу өзек сезне һәр сынауны җиңә алачагыгызга ничек ышандыра?

Маттай 5:10—12 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Ни өчен сез эзәрлекләүләргә карамастан бәхетле була аласыз?

Йәһвәнең миллионлаган хезмәтчеләре, аңа тугрылык саклап, каршылыкларны кичереп чыга. Сез дә моны булдыра аласыз!

КАЙБЕРӘҮЛӘР: «Мин эзәрлекләүләрне кичереп чыга алмам»,— дип әйтә.

  • Нинди шигырьләр андый кешеләргә ышаныч бирә ала?

ЙОМГАКЛАУ

Йәһвә безнең эзәрлекләүләргә карамастан үзенә хезмәт итәргә куйган тырышлыкларыбызны кадерли. Аның ярдәме белән без бар сынауларны кичереп чыга алабыз!

Кабатлау

  • Ни өчен мәсихчеләрне эзәрлеклиләр?

  • Сез булачак эзәрлекләүләргә әзер булыр өчен хәзер нәрсә эшли аласыз?

  • Ни өчен сез бар сынауларны җиңә алганыгызга ышана аласыз?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Бер яшь абый-кардәшне нейтралитет саклаганы өчен төрмәгә утыртканнар. Йәһвә аңа ничек ярдәм иткән?

«Эзәрлекләүләргә карамастан бирешмибез» (2:34)

Бер ирле-хатынлыга, каршылыкларга карамастан, Йәһвәгә күп еллар тугры хезмәт итәргә нәрсә ярдәм иткәнен карагыз.

«Үзгәрешләр чорында хезмәт итү» (7:14)

Эзәрлекләүләргә очраганда, ничек кыю булып калырга икәнен белегез.

«Эзәрлекләүләргә бүгеннән үк әзерләнегез» («Күзәтү манарасы» 2019 ел, июль)

Гаиләдәге каршылыкларга ничек карарга һәм, тынычлык саклап, Йәһвәгә тугры булып калыр өчен нәрсә эшләргә?

«Хакыйкать „тынычлык түгел, ә кылыч китерә“» («Күзәтү манарасы» 2017 ел, октябрь)