Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ДӘРЕС 60

Алга таба да рухи яктан үсегез

Алга таба да рухи яктан үсегез

Бу китап ярдәмендә Изге Язмаларны өйрәнгәндә, сез Йәһвә турында күп нәрсәләр белдегез. Һәм сез Йәһвәне ярата башладыгыз. Бу сезне, бәлки, аңа багышланырга һәм суга чумдырылырга дәртләндергәндер. Яисә сез моны якын арада эшләргә җыенасыздыр. Ләкин суга чумдырылу белән рухи үсеш туктамый. Сез Йәһвәгә мәңге якынлаша аласыз.

1. Ни өчен алга таба да Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытырга кирәк?

Безне Йәһвәдән «беркайчан да читкә алып китмәсен өчен», без аның белән дуслыгыбызны ныгытып торырга тиеш (Еврейләргә 2:1). Йәһвәгә тугры хезмәт итүебезне дәвам итәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк? Безгә вәгазь эше белән мәшгуль булырга һәм, Йәһвәгә тулырак хезмәт итәр өчен, башка мөмкинлекләр эзләргә кирәк. (Филипиялеләргә 3:16 укы.) Йәһвәгә хезмәт итү — иң яхшы тормыш юлы (Зәбур 84:10).

2. Тагын нәрсә эшләргә кирәк?

Изге Язмаларны бу китап ярдәмендә өйрәнүегез тәмамланып килсә дә, мәсихче тормышыгыз дәвам итәчәк. Изге Язмаларда безгә «яңа шәхес булып киенергә» кирәк дип әйтелә (Эфеслеләргә 4:23, 24). Аллаһы Сүзен өйрәнүегезне һәм җыелыш очрашуларына йөрүегезне дәвам итеп, сез Йәһвә һәм аның сыйфатлары турында яңа нәрсәләр белерсез. Йәһвәнең сыйфатларын тормышыгызда яхшырак чагылдырыр өчен тырышлыклар куегыз. Алга таба да Йәһвәне сөендерер өчен кирәкле үзгәрешләр ясарга әзер булыгыз.

3. Йәһвә сезгә рухи яктан үсәргә ничек ярдәм итәчәк?

Изге Язмаларда әйтелә: «Аллаһы... сезне барысына үзе өйрәтәчәк, ныгытачак, көчле итәчәк, сезне нык нигезгә урнаштырачак» (1 Петер 5:10). Безнең барыбыз вәсвәсәләргә очрый, ләкин Йәһвә бу сынауларга каршы торыр өчен безгә бар кирәклесен бирә (Зәбур 139:23, 24). Йәһвә сезнең үзенә тугры хезмәт итүегезне тели һәм моның өчен сезгә теләк тә, көч тә бирергә вәгъдә итә. (Филипиялеләргә 2:13 укы.)

ТИРӘНРӘК КАЗЫГЫЗ

Алга таба да рухи яктан ничек үсәргә һәм Йәһвә сезне ничек фатихалаячак икәнен карап чыгыгыз.

4. Иң яхшы Дустыгыз белән аралашуыгызны дәвам итегез

Дога һәм Изге Язмаларны өйрәнү сезгә Йәһвәнең дусты булып китәргә ярдәм итте. Бу гадәтләр аңа тагы да якынрак булып китәргә ничек булыша ала?

Зәбур 62:8 не укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыр өчен сез догаларыгызның сыйфатын ничек яхшырта аласыз?

Зәбур 1:2 һәм искәрмәне укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыр өчен сез Изге Язмаларны укуыгызны ничек файдалырак итә аласыз?

Шәхси өйрәнүегезне ничек нәтиҗәлерәк итәргә? Менә кайбер киңәшләр. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауларга җавап бирегез.

  • Видеороликтагы нинди киңәшләрне сез куллана алыр идегез?

  • Сез нинди темаларны өйрәнергә теләр идегез?

5. Рухи максатлар куегыз

Йәһвәгә хезмәт итүдә максатлар куйсагыз, бу сезгә алга таба да рухи яктан үсәргә ярдәм итәчәк. ВИДЕОРОЛИК карагыз һәм сорауга җавап бирегез.

  • Рухи максатлар кую Камеронга нинди файда китергән?

Кайберәүләр вәгазьләр өчен башка илгә күченә алмый. Әмма һәрберебез ирешә алырлык максатлар куя ала. Гыйбрәтле сүзләр 21:5 не укыгыз һәм җавап бирегез. Сез нинди максатлар куярга теләр идегез, мәсәлән...

  • җыелышта?

  • вәгазьдә?

Бу шигырьдәге принцип максатларыгызга ирешергә ничек ярдәм итә ала?

Кайбер максатлар

  • Догаларның сыйфатын яхшырту.

  • Изге Язмаларны укып чыгу.

  • Җыелыштагы бар кеше белән танышу.

  • Берәр кеше белән Изге Язмаларны өйрәнү.

  • Ярдәмче я гомуми пионер булып хезмәт итү.

  • Абый-кардәшләр өчен: хезмәттәш ярдәмче булырга омтылу.

6. Мәңге шатланып яшәгез!

Зәбур 22:26 ны укыгыз һәм җавап бирегез:

  • Хәзер һәм мәңге шатланып яшәр өчен нәрсә эшләргә?

ЙОМГАКЛАУ

Алга таба да Йәһвә белән дуслыгыгызны ныгытыгыз һәм рухи максатлар куегыз. Шулчак сез хәзер һәм мәңге шатланып яши алачаксыз.

Кабатлау

  • Ни өчен сез Йәһвәнең үзегезгә алга таба да тугры хезмәт итәргә ярдәм итәчәгенә ышана аласыз?

  • Сез Йәһвә белән дуслыгыгызны ничек ныгыта аласыз?

  • Рухи максатлар сезгә Йәһвәгә якынлашырга ничек булыша ала?

Максат

ӨСТӘМӘ МАТЕРИАЛ

Йәһвә ниндидер хәлиткеч очракта бер тапкыр тугры калуны я гомерлеккә сузылган тугры хезмәтне күбрәк кадерлиме?

«Ибраһим кебек, тугры бул» (9:20)

Хәтта Йәһвәнең тугры хезмәтчесе дә шатлыгын югалтырга мөмкин. Шатлыкны ничек кайтарырга?

«Өйрәнү һәм уйлану аша шатлыгыңны кайтар» (5:25)

Сез нинди рухи максатлар куя аласыз? Аларга ничек ирешеп була?

«Рухи максатларың Аллаһыны данласын» («Күзәтү манарасы» 2004 ел, 15 июль)

Ни өчен җитлеккән мәсихче булып китү мөһим һәм ничек моңа ирешеп була?

«Җитлеккәнлеккә омтылыгыз — „Йәһвәнең бөек көне якын“» («Күзәтү манарасы» 2009 ел, 15 май)