Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

2 нче кисәк. Кабатлау

2 нче кисәк. Кабатлау

Өйрәтүчегез белән фикер алышыгыз:

  1. Аллаһы ялган диннәр белән нәрсә эшләячәк?

  2. Чыгыш 20:⁠4—6 ны укыгыз.

    • Кешеләр, сурәтләр кулланып, Йәһвәгә гыйбадәт кылганда, ул моңа ничек карый?

  3. Гайсә Мәсих кем ул?

  4. Гайсәнең нинди сыйфатлары сезгә ошый?

  5. Яхъя 13:⁠34, 35 һәм Рәсүлләр 5:42 не укыгыз.

    • Кем бүген Гайсә Мәсихнең чын шәкертләре? Сезне моңа нәрсә ышандыра?

      (18 һәм 19 нчы дәресләрне кара.)

  6. Мәсихче җыелышның башы кем һәм ул аның белән ничек җитәкчелек итә?

  7. Маттай 24:14 не укыгыз.

    • Бу пәйгамбәрлек бүген ничек үтәлә?

    • Яхшы хәбәрне сез кемгә инде сөйләдегез?

      (21 һәм 22 нче дәресләрне кара.)

  8. Сезнеңчә, суга чумдырылу мөһим максатмы? Ни өчен?

  9. Сез үзегезне Шайтаннан һәм җеннәрдән ничек яклый аласыз?

  10. Аллаһы безнең өчен нәрсә ниятләгән?

  11. Ни өчен кешеләр газаплана һәм үлә?

  12. Яхъя 3:16 ны укыгыз.

    • Йәһвә безне гөнаһтан һәм үлемнән коткарыр өчен нәрсә эшләгән?

  13. Вәгазьче 9:5 не укыгыз.

    • Кеше үлгәч, аның белән нәрсә була?

    • Гайсә миллиардлаган үлгән кешеләр өчен нәрсә эшләячәк?

      (29 һәм 30 нчы дәресләрне кара.)

  14. Ни өчен Аллаһы Патшалыгы башка хөкүмәтләрдән яхшырак?

    (31 һәм 33 нче дәресләрне кара.)

  15. Сез Аллаһы Патшалыгының инде идарә иткәненә ышанасызмы? Ни өчен? Ул кайчан идарә итә башлаган?