Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мин әзерме?

Мин әзерме?

Мин җыелыш белән вәгазьләргә әзерме?

Суга чумдырылмаган вәгазьче булыр өчен мондый таләпләргә туры килергә кирәк:

  • Регуляр рәвештә Изге Язмаларны өйрәнү, дога кылу һәм очрашуларга йөрү.

  • Алган белемнәргә ышану, аларны кадерләү һәм башкалар белән бүлешергә теләү.

  • Йәһвәне ярату һәм аны яраткан кешеләр белән дуслашу.

  • Сәясәт һәм ялган дин белән бар бәйләнешләрне өзү.

  • Йәһвәнең нормалары буенча яшәү һәм Йәһвә Шаһите булып китәргә теләү.

Җыелыш белән вәгазьләргә әзер булсагыз, өйрәтүчегез сезгә өлкәннәр белән очрашырга булышыр. Алар сезнең белән сөйләшеп алыр.

Мин суга чумдырылуга әзерме?

Суга чумдырылу үтәр өчен мондый таләпләргә туры килергә кирәк:

  • Суга чумдырылмаган вәгазьче булу.

  • Булдыра алганча регуляр рәвештә вәгазьләү эшендә катнашу.

  • «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» күрсәтмәләре буенча эш итү (Маттай 24:45—47).

  • Үзегезне Йәһвәгә догада багышлау һәм аңа мәңге хезмәт итәргә теләү.

Суга чумдырылуга әзер булсагыз, өйрәтүчегез сезгә өлкәннәр белән очрашырга булышыр. Алар сезнең белән сөйләшеп алыр.