Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кереш сүз

Кереш сүз

Тормышта без төрле авырлыкларга очрыйбыз. Изге Язмаларда аларны чишәр өчен принциплар, киңәшләр һәм юатучы фикерләр бар. Ләкин кайвакыт кирәкле өзекләрне табу авыр була. «Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» дигән басма безгә бу яктан булышыр. Ул шулай ук безгә, башкаларны дәртләндерер өчен һәм аларга дөрес карарлар кабул итәргә булышыр өчен, кирәкле өзекләр табарга ярдәм итәр. Моның өчен кирәкле теманы гына табыгыз. Һәрбер темада сораулар һәм Изге Язмалардагы өзекләрнең төп фикерләре китерелә. ( «Бу басманы ничек кулланырга» дигән рамканы карагыз.)

Бу басмада билгеле бер темага кагылышлы бар шигырьләр дә китерелми, ләкин ул сезгә төп шигырьләрне табарга булышыр (Гс 2:1—6). Тирәнрәк өйрәнү үткәрер өчен, сез «Яңа дөнья тәрҗемәсе»ндәге параллель урыннарны һәм аңлатмаларны куллана аласыз. Сезгә шулай ук «Йәһвә Шаһитләренең басмалары буенча сәяхәттә ярдәмче» һәм «Күзәтү манарасы басмалары индексы» (рус) шигырьләрне яхшырак аңларга һәм аларны ничек кулланып булганын күрергә ярдәм итәр. Яңа чыккан басмалардан сез иң соңгы аңлатмаларны таба алырсыз.

«Мәсихче тормыш өчен шигырьләр» дигән басма сезгә Изге Язмалардан зирәклек, белем һәм төшенүчәнлекне табарга булышсын һәм Аллаһы Сүзенең чыннан да «тере һәм кодрәтле» икәнен күрергә ярдәм итсен (Ев 4:12).