Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Киңәш

Киңәш

Киңәш бирелгәндә

Ни өчен киңәшне Изге Язмалардан эзләргә кирәк?

Ни өчен киңәшне кабул итү акланудан күпкә яхшырак?

Гс 12:15; 29:1

Гс 1:23—31; 15:31 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 15:3, 9—23. Ишмуил пәйгамбәр Шаул патшаны төзәткәндә, патша аклана башлаган һәм киңәшне кире каккан; нәтиҗәдә, Йәһвә Шаулны кире каккан

    • 2Ел 25:14—16, 27. Амазия патша, гөнаһ кылганнан соң, Йәһвә пәйгамбәренең төзәтүен кабул итмәгәнгә, Йәһвәнең илтифатын һәм яклавын югалткан

Ни өчен киңәш биргән күзәтчеләрне хөрмәт итәргә кирәк?

1Тс 5:12; 1Тм 5:17; Ев 13:7, 17

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • 3Ях 9, 10. Диатрифис җыелыштагы җаваплы абый-кардәшләрне хөрмәт итмәгән; олы яшьтәге рәсүл Яхъя аны моның өчен шелтәләгән

Ни өчен өлкән яшьтәгеләрне тыңларга кирәк?

Лв 19:32; Гс 16:31

Әп 12:12; 32:7; Тит 2:3—5 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 23:16—18. Давыт үзеннән якынча 30 яшькә олырак булган Йонафанның сүзләренә колак салган, һәм бу аны бик ныгыткан

    • 1Пат 12:1—17. Рихәбәм патша, аксакалларны тыңлыйсы урынына, яшь кешеләрнең киңәшен тыңлаган, ә бу бәлагә китергән

Апа-кардәшләр һәм шулай ук Йәһвәнең яшь хезмәтчеләре дә зирәк киңәш бирә алганын без кайдан беләбез?

Әп 32:6, 9, 10; Гс 31:1, 10, 26; Вг 4:13

Зб 119:100 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 25:14—35. Абигыя, Давыт патшага киңәш биреп, аны кан коюдан саклап калган һәм шулай итеп күпләрнең тормышларын коткарган

    • 2Иш 20:15—22. Әбел-бәйтмагахтагы бер зирәк хатын-кыз, акыллы киңәш биреп, бөтен шәһәрне коткарган

    • 2Пат 5:1—14. Кечкенә исраилле кызның киңәше ярдәмендә гаскәр башлыгы Ногман махау чиреннән савыккан

Ни өчен Йәһвәне һәм аның Сүзен хөрмәт итмәгән кешеләрнең киңәшләрен тыңламаска кирәк?

Зб 1:1; Гс 4:14

Лк 6:39 ны да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Ел 10:13, 14. Шаул патша, Йәһвәдән сорар урынына, рухлар чакыручы хатын белән киңәшләшкән һәм тугрылыксызлыгы өчен һәлак булган

    • 2Ел 22:2—5, 9. Әһәзия патша начар киңәшчеләрне тыңлаган; алар аны һәлакәт юлына бастырган

    • Әп 21:7, 14—16. Әюп Йәһвәне хөрмәт итмәгән кешеләрнең сүзләрен кире каккан

Киңәш биргәндә

Ни өчен, киңәш биргәнче, башта кешене игътибар белән тыңларга кирәк? Ни өчен бар фактлар белән танышырга һәм, бәхәсне чишкәндә, ике якны да тыңларга кирәк?

Гс 18:13, 17

Гс 25:8 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 1:9—16. Баш рухани Илий, Һаннаның хәлен аңламаганга, аны исерек дип уйлаган һәм аңа кырыс сүзләр әйткән

    • Мт 16:21—23. Петер, тулы картинаны аңламыйча, Гайсәне шелтәләргә тотынган. Шулай итеп ул Йәһвәнең түгел, ә Шайтанның фикерләрен белдергән

Ни өчен киңәш бирер алдыннан Йәһвәдән җитәкчелек сорарга кирәк?

Зб 32:8; 73:23, 24; Гс 3:5, 6

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Чг 3:13—18. Муса пәйгамбәр Йәһвәдән, исраиллеләр Мисырда сораулар бирә башласа, нинди җавап бирергә дип сораган

    • 1Пат 3:5—12. Яшь Сөләйман Йәһвәдән зирәклек сораган; нәтиҗәдә, Йәһвә аны мул итеп фатихалаган

Ни өчен киңәшне Изге Язмаларга нигезләп бирергә кирәк?

Зб 119:24, 105; Гс 19:21; 2Тм 3:16, 17

Кн 17:18—20 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 4:1—11. Шайтан Гайсәне вәсвәсәләгәндә, Гайсә аңа Изге Язмаларга нигезләнеп җавап биргән

    • Ях 12:49, 50. Гайсә үзеннән түгел, ә Йәһвә өйрәткәннәрен генә сөйләгән; шулай итеп безгә яхшы үрнәк калдырган

Ни өчен, киңәш биргәндә, безгә юаш булырга һәм кешене эчкерсез мактарга кирәк?

Гл 6:1; Кл 3:12

Иш 9:6; 42:1—3; Мт 11:28, 29 ны да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Ел 19:2, 3. Йәһвә, үзенең пәйгамбәре аша Йәһшәфәт патшаны төзәтсә дә, аны яхшы эшләре өчен мактаган

    • Ач 2:1—4, 8, 9, 12—14, 18—20. Гайсә, Кече Асиядәге җыелышларга киңәш биргәндә, кайберләрен башта мактаган

Берәр кардәш безгә башка кардәш аны алдады яки аңа яла якты дип әйтсә, ни өчен бу кардәшкә үзен рәнҗеткән имандашы белән икәүдән-икәү сөйләшеп алырга киңәш итү дөрес булыр?

Мт 18:15—17; Лк 17:3

Лв 19:17 не дә карагыз

Үзен рәнҗетелгән итеп хис иткән кардәшне ничек шәфкатьле, сабыр һәм кичерүчән булырга дәртләндереп була?

Мт 18:21, 22; Мк 11:25; Лк 6:36; Эф 4:32; Кл 3:13

Мт 6:14; 1Кр 6:1—8; 1Пт 3:8, 9 ны да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Мт 18:23—35. Кичерүнең мөһимлеген күрсәтер өчен, Гайсә бер гыйбрәтле хикәя сөйләгән

Ни өчен, киңәш биргәндә, Йәһвәнең нормаларында нык торырга кирәк?

Зб 141:5; Гс 17:10; 2Кр 7:8—11

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 15:23—29. Ишмуил пәйгамбәр Шаул патшага киңәш бирергә курыкмаган

    • 1Пат 22:19—28. Микай пәйгамбәр, Ахаб патшаның янауларына һәм начар мөгамәләсенә карамастан, аңа Йәһвәнең кисәтү хәбәрен кыюлык белән җиткергән

Киңәшебез кешене рухи яктан ныгытсын өчен, аны нәрсәдә ышандырырга кирәк?

Ев 12:11—13

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 22:31—34. Петернең җитди хаталарына карамастан, Гайсә аны башкаларны ныгыта алачагына ышандырган

    • Флм 21. Рәсүл Паул Филимунның бирелгән киңәш буенча эш итәчәгенә шикләнмәгән

Ни өчен, боеккан кардәшкә киңәш биргәндә, аеруча игелекле булырга кирәк?

Без гөнаһ кылган кешегә Йәһвә белән бозылган дуслыгын торгызырга булышырга телибез. Ул моны сизсен өчен, безгә аңа карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?

Кешенең яшенә һәм җенесенә карамастан, ни өчен аңа киңәшне хөрмәт белән бирергә кирәк?

Нинди очракларда өлкәннәр киңәшне катгый рәвештә бирергә тиеш?