Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дәртләндерү

Дәртләндерү

Ни өчен бер-беребезне дәртләндерү бик мөһим?

Иш 35:3, 4; Кл 3:16; 1Тс 5:11; Ев 3:13

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Ел 32:2—8. Ассирия патшасы Иерусалимга янаганда, Һизәкыя үз халкын дәртләндереп торган

    • Дн 10:2, 8—11, 18, 19. Олы яшьтәге Даниял үзен көчсез итеп хис иткәндә, фәрештә аны ныгыткан һәм дәртләндергән

Өлкәннәрнең нинди вазифасы бар?

Иш 32:1, 2; 1Пт 5:1—3

Мт 11:28—30 ны да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Кн 3:28; 31:7, 8. Йәһвә кушканча, Муса пәйгамбәр халыкның яңа җитәкчесе Йошуаны ныгыткан

    • Рс 11:22—26; 14:22. Эзәрлекләүләр вакытында рәсүл Паул белән Барнаб Антиохтагы кардәшләрне ныгыткан

Ни өчен, башкаларны ныгытыр өчен, аларны мактау бик мөһим?

Гс 31:28, 29; 1Кр 11:2

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Хк 11:37—40. Исраилле хатын-кызлар хаким Ифтахның кызын туган йортын калдырып изге чатырда хезмәт иткәне өчен мактаган

    • Ач 2:1—4. Гайсәгә Эфестәге җыелышны төзәтергә туры килсә дә, ул аны яхшы эшләре өчен мактаган да

Без бер-беребезне ничек дәртләндерә алабыз?

Гс 15:23; Эф 4:29; Фп 1:13, 14; Кл 4:6; 1Тс 5:14

2Кр 7:13, 15, 16 ны да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 23:16—18. Яшь дусты Давыт дәртләндерүгә мохтаҗ булганда, Йонафан аны эзләп тапкан һәм ныгыткан

    • Ях 16:33. Гайсә шәкертләрне үз үрнәге белән дәртләндергән һәм алар да дөньяны җиңә алачак дип ышандырган

    • Рс 28:14—16. Римга барганда, рәсүл Паул, үзен каршы алырга дип килгән кардәшләрне күргәч, рухланып киткән

Ни өчен зарлану рухыннан һәм хөрмәтсез булудан качарга кирәк?

Фп 2:14—16; Яһ 16—19

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Сн 11:10—15. Исраиллеләр Муса пәйгамбәрдән зарлангач һәм аңа буйсынмагач, ул бик боеккан

    • Сн 13:31, 32; 14:2—6. Иман күрсәтмәгән ун шымчының тискәре сүзләре исраиллеләрнең рухын төшергән һәм аларны фетнәгә котырткан

Ни өчен кардәшләр белән аралашу безне ныгыта?

Гс 27:17; Рм 1:11, 12; Ев 10:24, 25; 12:12

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Ел 20:1—19. Йәһшәфәт патша, иленә зур гаскәр янаганда, үз халкын дога кылу өчен җыйган

    • Рс 12:1—5, 12—17. Рәсүл Ягъкуб үтерелгән булган, ә рәсүл Петер төрмәдә утырган; бу вакытта Иерусалимдагы кардәшләр, бергә җыелып, дога кылган

Уңай караш сынаулар вакытында ничек ярдәм итә ала?

Рс 5:40, 41; Рм 8:35—39; 1Кр 4:11—13; 2Кр 4:16—18; 1Пт 1:6, 7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 39:19—23; 40:1—8. Нахакка гаепләнгән һәм төрмәгә утыртылган булса да, Йосыф тугры булып калган һәм башкаларга ярдәм итәргә тәвәккәл булган

    • 2Пат 6:15—17. Илиша пәйгамбәр, дошманнарның зур гаскәрен күреп, курыкмаган һәм аның хезмәтчесенең дә шундый ук карашы булсын дип дога кылган

Аллаһы Сүзеннән рухи көч табу

Йәһвә безне нәрсәдә ышандыра?

Ни өчен Йәһвәнең сабырлыгы һәм шәфкатьлелеге турында уйлану безне юата?

Үзләрен көчсез итеп хис иткән хезмәтчеләренә Йәһвә ничек ярдәм итә?

Зб 46:1; Иш 12:2; 40:29—31; Фп 4:13

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 1:10, 11, 17, 18. Һанна, боекканда, Йәһвәгә дога кылган, һәм Аллаһы аңа җан тынычлыгы биргән

    • 1Пат 19:1—19. Ильяс пәйгамбәргә бик авыр булганда, Йәһвә фәрештә аша аңа ризык белән су биргән. Аллаһы шулай ук аны юаткан һәм киләчәккә өмет белән карарга булышкан

Ни өчен Изге Язмаларда язылган вәгъдәләр безгә кыюлык өсти?

2Ел 15:7; Зб 27:13, 14; Ев 6:17—19; 12:2

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Әп 14:1, 2, 7—9, 13—15. Тормышының иң караңгы чорларында да терелтелүгә өмет Әюпкә юаныч биргән

    • Дн 12:13. Даниял пәйгамбәргә якынча 100 яшь булганда, фәрештә, аңа киләчәктәге әҗере турында әйтеп, аны ныгыткан

Ни өчен Йәһвәгә дога кылу һәм аның сыйфатлары турында уйлану безгә көч өсти?

Зб 18:6; 56:4, 11; Ев 13:6

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 30:1—9. Авыр чакларда Давыт патша Йәһвәгә мөрәҗәгать иткән һәм аңарда көч тапкан

    • Лк 22:39—43. Иң авыр сынавы алдыннан Гайсә Йәһвәгә кайнар дога кылган, һәм Аллаһы, аны ныгытыр өчен, үз фәрештәсен җибәргән

Ни өчен яхшы хәбәрләр ишетү һәм аларны башкаларга сөйләү шатлык китерә?

Гс 15:30; 25:25; Иш 52:7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рс 15:2—4. Рәсүл Паул белән Барнаб җыелышларны рухландырган

    • 3Ях 1—4. Олы яшьтәге рәсүл Яхъя, үзе өйрәткән шәкертләренең хакыйкатьтә йөрүләре хакында ишеткәч, бик сөенгән