Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чыдамлык

Чыдамлык

Ни өчен Йәһвәнең хезмәтчеләренә чыдамлык сыйфаты кирәк?

Ни өчен без кешеләрнең яхшы хәбәргә ваемсыз булуларына я хәтта каршы килүләренә гаҗәпләнмибез?

Мт 10:22; Ях 15:18, 19; 2Кр 6:4, 5

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Пт 2:5; Яр 7:23; Мт 24:37—39. Нух кешеләргә вәгазьләсә дә, алар аны тыңламаган; нәтиҗәдә, Нух һәм аның гаиләсе генә Туфан вакытында исән калган

    • 2Тм 3:10—14. Рәсүл Паул Тимутине, үзе кебек, чыдам булырга дәртләндергән

Ни өчен без, туганнарыбыз каршы килсә, гаҗәпләнмибез?

Мт 10:22, 36—38; Лк 21:16—19

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 4:3—11; 1Ях 3:11, 12. Кабил үз энесе Һабилне үтергән, чөнки Кабилнең эшләре — явыз, ә энесенең эшләре тәкъва булган

    • Яр 37:5—8, 18—28. Йосыф үз абыйларына Йәһвә биргән төшне сөйләгәч, алар аны чокырга ташлаган, ә аннан соң коллыкка саткан

Үлемнән курыкмау безгә эзәрлекләүләр вакытында ничек ярдәм итәр?

Мт 10:28; 2Тм 4:6, 7

Ач 2:10 ны да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Дн 3:1—6, 13—18. Сидрах, Мисах һәм Әбдинах, потка табынмас өчен, хәтта үләргә дә әзер булган

    • Рс 5:27—29, 33, 40—42. Үлем куркынычы янаса да, рәсүлләр, чыдам булып калып, вәгазьләүләрен дәвам иткән

Безне төзәтсәләр, Йәһвәгә тугры булып калырга нәрсә булышыр?

Гс 3:11, 12; Ев 12:5—7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Сн 20:9—12; Кн 3:23—28; 31:7, 8. Йәһвәнең төзәтүе Муса пәйгамбәрне күңелсезләндергән, әмма ул үлеменә кадәр тугры һәм чыдам булып калган

    • 2Пат 20:12—18; 2Ел 32:24—26. Һизәкыя патша хата ясагач, Йәһвәнең пәйгамбәре аны төзәткән. Нәтиҗәдә, Һизәкыя үзен басынкыландырган һәм Йәһвәгә хезмәт итүен дәвам иткән

Ни өчен, башкалар Йәһвәгә хезмәт итүдән туктаганда, чыдам булып калу авыр булырга мөмкин?

Ир 1:16—19; Хб 1:2—4

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Зб 73:2—24. Мәдхия җырлаучы, явызларның тыныч яшәвен күреп, Йәһвәгә хезмәт итүенең мәгънәсе бармы дип шикләнә башлаган

    • Ях 6:60—62, 66—68. Гайсәнең күп кенә шәкерте аның белән йөрүдән туктаса да, Петер иманда нык булып калган

Чыдам булып калырга нәрсә ярдәм итәр?

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләребез

Аллаһы Сүзен уку һәм уйлану

Даими рәвештә эчкерсез итеп дога кылу

Рм 12:12; Кл 4:2; 1Пт 4:7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Дн 6:4—11. Дошманнар Даниялны үтерергә ниятләсә дә, ул ачык итеп һәм даими рәвештә дога кылуын дәвам иткән

    • Мт 26:36—46; Ев 5:7. Җирдәге тормышының соңгы төнендә Гайсә кайнар дога кылган һәм үз рәсүлләрен дә шулай эшләргә дәртләндергән

Кардәшләр белән бергә гыйбадәт кылу

Йәһвә вәгъдә иткән фатихаларга игътибарыбызны туплау

Йәһвәгә, кардәшләргә һәм тәкъвалыкка карата ярату үстерү

Иманыбызны ныгыту

Газапларга дөрес караш саклау

Чыдам булу нинди файда китерә?

Чыдамлык күрсәтеп, без Йәһвәгә дан китерәбез

Гс 27:11; Ях 15:7, 8; 1Пт 1:6, 7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Әп 1:6—12; 2:3—5. Шайтанның сүзләре буенча, Әюп Йәһвәгә ул аны фатихалаганга гына хезмәт иткән. Әюп исә, чыдам булып калып, Шайтанның ялганчы булуын исбатлаган

    • Рм 5:19; 1Пт 1:20, 21. Камил кеше бик авыр сынауларда Аллаһыга тугры булып кала аламы? Адәмнән аермалы буларак, Гайсә, үлеменә кадәр тугрылыгын саклап, бу сорауга «әйе» дип җавап биргән

Чыдам булып калып, без башкаларны да чыдам булырга дәртләндерәбез

Чыдам булып калу вәгазьдә уңышлы булырга ярдәм итә

Чыдам булып калсак, Йәһвә безне хуп күрәчәк һәм әҗерсез калдырмаячак