Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гаилә

Гаилә

Йәһвә Аллаһы гаиләгә нигез салган

Ата-аналар

«Ата-аналар» дигән теманы карагыз

Аталар

«Аталар» дигән теманы карагыз

Аналар

«Аналар» дигән теманы карагыз

Ирләр, хатыннар

«Никах» дигән теманы карагыз

Балалар

Балаларның гаиләдә нинди вазифалары бар?

Ни өчен балалар үз ата-аналарына тыңлаучан булырга тиеш?

Эф 6:1—3; Кл 3:20

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Зб 78:1—8. Исраиллеләр үз балаларына, алар Йәһвәгә таянсын өчен һәм фетнәчел булып китмәсен өчен, ата-бабаларының эшләре турында сөйләгән

    • Лк 2:51, 52. Үзе камил булса да, Гайсә үзенең камилсез ата-анасына тыңлаучан булган

Ни өчен балаларга үз ата-аналарына буйсыну авыр булырга мөмкин?

Йәһвәнең үз ата-анасына буйсынмаучы балаларга карашы нинди?

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Кн 21:18—21. Муса кануны буенча угыл, буйсынмаучан булса һәм үз ата-анасын хөрмәт итмәсә, үтерелергә тиеш булган

    • 2Пат 2:23, 24. Малайлар Илиша пәйгамбәрдән — Аллаһының вәкиленнән мыскыллап көлгәнгә, аларны ике аю ботарлап ташлаган

Ата-аналар балалар үстерү вазифасына ничек карарга тиеш?

Зб 127:3; 128:3

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лв 26:9. Исраиллеләр бала тууын Йәһвәнең фатихасы итеп кабул иткән

    • Әп 42:12, 13. Әюп сафлык саклаганга, Йәһвә аны һәм хатынын ун бала белән фатихалаган

Бертуган балалар бер-берсе белән ничек мөгамәлә итәргә тиеш?

Зб 34:14; Гс 15:23; 19:11

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Яр 27:41; 33:1—11. Ягъкуб, абыйсы Исауга хөрмәт күрсәтеп һәм аның белән тыныч мөнәсәбәтләр булдырырга тырышып, аның илтифатын казанган

Балигъ булган балаларның ата-аналары һәм әби-бабалары алдында нинди җаваплылыгы бар?

Гс 23:22; 1Тм 5:4

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 11:31, 32. Ибраһим, Ур шәһәреннән киткәндә, әтисе Тирахны үзе белән алган һәм аның турында кайгырткан

    • Мт 15:3—6. Муса канунына нигезләнеп, Гайсә балигъ булган балалар үзләренең ярдәмгә мохтаҗ ата-аналары турында кайгыртырга тиеш дип аңлаткан

Тормыш иптәшенең туганнары

«Тормыш иптәшенең туганнары» дигән теманы карагыз

Әби-бабалар

«Әби-бабалар» дигән теманы карагыз