Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кичерү

Кичерү

Йәһвә Аллаһы никадәр мәрхәмәтле?

Зб 86:5; Дн 9:9; Мик 7:18

2Пт 3:9 ны да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Зб 78:40, 41; 106:36—46. Исраиллеләр үз гөнаһлы эшләре белән Йәһвәне нык рәнҗетсә дә, ул аларны кат-кат кичергән

    • Лк 15:11—32. Гайсәнең мисалында яшь егет дөрес юлдан читкә киткән, әмма тәүбә иткән; мәрхәмәтле әтисе аны кичергән кебек, Йәһвә дә безне шулай кичерә

Йәһвә нәрсә нигезендә гөнаһларыбызны кичерә?

Ях 1:29; Эф 1:7; 1Ях 2:1, 2

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Ев 9:22—28. Паул әйткәнчә, Йәһвә гөнаһларыбызны Гайсәнең йолым корбаны нигезендә кичерә

    • Ач 7:9, 10, 14, 15. Рәсүл Яхъя күренешендәге «бихисап күп кеше» Мәсихнең корбанына ышанганга, аларның гөнаһлары кичерелә

Йәһвә безне кичерсен өчен, без үзебезгә каршы гөнаһ кылган кешеләргә карата нинди карашта булырга тиеш?

Мт 6:14, 15; Мк 11:25; Лк 17:3, 4; Яг 2:13

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Әп 42:7—10. Әюпне савыктырыр һәм фатихалар алдыннан, Йәһвә аңа өч дусты өчен дога кылырга кушкан

    • Мт 18:21—35. Гайсә, зур бурычны кичергән патша турында мисал сөйләп, Аллаһы безне кичерсен өчен, үзебез дә башкаларны кичерергә тиешлегебезне күрсәткән

Гөнаһларыбызны тану һәм эчкерсез тәүбә итү никадәр мөһим?

Рс 3:19; 26:20; 1Ях 1:8—10

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Зб 32:1—5; 51:1, 2, 16, 17. Давыт патша җитди гөнаһы аркасында бик боеккан, соңрак ул эчкерсез тәүбә иткән

    • Яг 5:14—16. Шәкерт Ягъкуб аңлатканча, җитди гөнаһ кылган мәсихче җыелыштагы өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә тиеш

Йәһвә безне кичерсен өчен, нәрсә эшләргә кирәк?

Гс 28:13; Иш 55:7; Эф 4:28

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Пат 21:27—29; 2Ел 18:18—22, 33, 34; 19:1, 2. Ахаб патша, Йәһвәнең хөкем хәбәрен ишеткәч, боегып киткән, әмма, аның тәүбә итүе тулысынча булмаганга, Йәһвә аны кичермәгән

    • 2Ел 33:1—16. Манашше бик усал патша булган, ләкин, ул үз гөнаһларыннан чын күңелдән тәүбә иткәч, Йәһвә аны кичергән. Потка табыну белән көрәшеп һәм саф гыйбадәтне торгызып, ул тәүбә итүенең эчкерсез булуын күрсәткән

Йәһвә кичергән гөнаһлар өчен яңадан җавапка тартамы?

Зб 103:10—14; Иш 1:18; 38:17; Ир 31:34; Мик 7:19

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • 2Иш 12:13; 24:1; 1Пат 9:4, 5. Давыт патшаның гөнаһлары җитди булса да, Йәһвә аны кичергән һәм аны тәкъва кеше дип санаган

Башкаларны кичерү турында әйткәндә, Гайсә үз Атасыннан ничек үрнәк алган?

Зб 86:5; Лк 23:33, 34

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 26:36, 40, 41. Гайсә ярдәмгә мохтаҗ булганда, аның якын дуслары йоклап киткән, әмма ул аларны хөкем итмәгән, ә аларның бик арыган булуларын аңлаган

    • Мт 26:69—75; Лк 24:33, 34; Рс 2:37—41. Петер Гайсәдән өч тапкыр ваз кичсә дә, Гайсә аны кичергән; терелтелгәч, Гайсә, хәтта аның белән йөзгә-йөз очрашып, аңа хөрмәтле вазифалар ышанып тапшырган

Йәһвә кайберәүләрне кичермәячәген без кайдан беләбез?

Мт 12:31; Ев 10:26, 27; 1Ях 5:16, 17

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 23:29—33. Гайсә канунчылар белән фарисейлар Гәһәннәгә хөкем ителәчәк, ягъни мәңгегә юк ителәчәк, дип әйткән

    • Ях 17:12; Мк 14:21. Гайсә, Яһүд Искариотны «һәлакәт угылы» дип атап, ул «тумаган булса, аңа яхшырак булыр иде» дип әйткән

Башкаларны кичерергә безне нәрсә дәртләндерә ала?