Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кайгы

Кайгы

Якыныбыз үлгәндә, кайгыру — табигый нәрсә; Изге Язмалардагы нинди мисаллар моны күрсәтә?

Йәһвәнең кайгырган кешеләрне юатырга теләгәнен без кайдан беләбез?

Үлгәннәрнең нинди хәлдә булуы турында белү безне ничек юата ала?

Вг 9:5, 10; 1Тс 4:13

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 20:37, 38. Аллаһы өчен аның үлгән хезмәтчеләренең барысы да тере; моны әйтеп, Гайсә үледән терелтелү һичшиксез булачагын күрсәткән

    • Ях 11:5, 6, 11—14. Гайсә, дусты Лазар үлгәч, үлемне йокы белән чагыштырган

    • Ев 2:14, 15. Рәсүл Паул әйткәнчә, күпләр, үлемнән курыкканга, гомере буе кол булып яши, ә безгә үлемнән куркырга кирәкми

Нинди мәгънәдә Йәһвә алдында кешенең «үлем көне туу көненнән яхшырак»?

Изге Язмаларда үлгәннәрнең хәле ничек сурәтләнә һәм Аллаһы киләчәктә үлем белән нәрсә эшләячәк?

Ни өчен без терелтелүгә ышана алабыз?

Иш 26:19; Ях 5:28, 29; Рс 24:15

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Изге Язмаларда тугыз кешенең терелтелү очрагы язылган, аларның сигезе җирдә яшәр өчен терелтелгән булган. Бу очраклар якыннарыбызның терелтеләчәгенә өметебезне ныгыта һәм безне юата

      • 1Пат 17:17—24. Ильяс пәйгамбәр Сарифаттагы тол хатынның улын терелткән

      • 2Пат 4:32—37. Илиша пәйгамбәр Шунамда яшәгән хатынның улын терелткән

      • 2Пат 13:20, 21. Бер үле кешенең гәүдәсен Илиша пәйгамбәр җирләнгән урынга төшереп җибәргәннәр; пәйгамбәрнең сөякләренә тиюе белән бу үлгән кеше терелгән

      • Лк 7:11—15. Наин шәһәрендә Гайсә бер тол хатынның бердәнбер улын терелтеп торгызган

      • Лк 8:41, 42, 49—56. Гайсә синагога башлыгы Яһирның кызын терелткән

      • Ях 11:38—44. Гайсә үзенең кадерле дусты Лазарны терелткән; Лазарның бертуганнары Марта белән Мәрьямнең шатлыклары эчләренә сыймаган

      • Рс 9:36—42. Рәсүл Петер күп яхшы эшләр кылган Дөркәс исемле апа-кардәшне терелткән

      • Рс 20:7—12. Рәсүл Паул өченче каттан егылып төшкән Әүтих исемле яшь егетне терелткән

    • Йәһвә Аллаһы Гайсә Мәсихне үлемсез рухи зат буларак терелткән. Бу Аллаһының бар вәгъдәләре һичшиксез үтәләчәгенә дәлил булып тора

    • Гайсә күктәге үлемсез тормыш өчен терелтелгәннәрнең беренчесе булган; 144000 майланган мәсихче дә шундый ук әҗер алачак

Якын кешесен югалтканнарга без ничек ярдәм итә алабыз?