Йөрәк
Изге Язмаларда «йөрәк» дигән сүз кешенең эчке дөньясын, шул исәптән кешенең фикерләвен, теләкләрен, сыйфатларын һәм хисләрен аңлата. Без моны кайсы өзекләрдән беләбез?
Зб 49:3; Гс 16:9; Лк 5:22; Рс 2:26
Кн 15:7; Зб 19:8 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Лк 9:46—48. Гайсә, үз шәкертләренең күңелләрендә бөек булу теләген күреп, аларны төзәткән
-
Ни өчен үз йөрәгеңне саклау мөһим?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Яр 6:5—7. Нух замандашларының күңелләрендә начар уй-фикерләр генә булганга һәм алар явызлык кылганга, Аллаһы аларны Туфанда юк иткән
-
1Пат 11:1—10. Сөләйман патша, чит халыктан булган күп кенә хатын-кызларга өйләнеп, үз йөрәген сакламаган
-
Мк 7:18—23. Гайсә аңлатканча, кешенең начар теләкләре йөрәгеннән чыга һәм начар эшләргә этәрә
-
Без үз йөрәгебезне ничек саклый алабыз?
Зб 19:14; Гс 3:3—6; Лк 21:34; Фп 4:8
Ез 7:8—10; Зб 119:11 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Эф 6:14—18; 1Тс 5:8. Хәрби киемнәр турындагы мисалын китереп, рәсүл Паул тәкъвалык, иман һәм ярату сыйфатлары символик йөрәгебезне саклый алганын аңлаткан
-
Символик йөрәгебезнең проблемаларын ничек күрергә?
Гс 6:12—14 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
2Ел 25:1, 2, 17—27. Амазия патша, Йәһвә күзендә дөрес булганны кылып яшәсә дә, аңа бербөтен йөрәк белән хезмәт итмәгән; нәтиҗәдә, ул, горур булып китеп, Йәһвәне тыңламаган һәм моның аркасында газап чиккән
-
Мт 7:17—20. Гайсәнең сүзләре буенча, начар агач начар җимеш биргән кебек, явыз йөрәк тә гөнаһлы тәртипкә китерә
-
Ни өчен, йөрәгебез саф булсын өчен, тырышлыклар куярга кирәк һәм моны ничек эшләргә?
Зб 119:97, 104; Рм 12:9—16; 1Тм 1:5 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
2Пат 20:1—6. Һизәкыя патша, үлем түшәгендә ятканда, Йәһвәдән, үзенең бербөтен йөрәк белән хезмәт иткәнен искә төшереп, шәфкать күрсәтүен сораган
-
Мт 21:28—32. Гайсә бер мисалында аңлатканча, кеше йөрәгендә ни булганын аның сүзләре түгел, ә иң беренче чиратта эшләре күрсәтә
-
Йәһвә йөрәгебезне күрә. Ни өчен моны белү юата?
1Иш 2:3 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
1Иш 16:1—13. Ишмуил пәйгамбәр мөһим хакыйкатьне аңлаган: кеше — күзләре күргәнне, ә Йәһвә йөрәкне күрә
-
2Ел 6:28—31. Сөләйман патша гыйбадәтханәне багышлау догасында Аллаһы кеше йөрәген чын-чынлап белә һәм мәрхәмәт сорап үтенүчеләргә шәфкать күрсәтә дип әйткән
-