Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәхәббәт

Мәхәббәт

Йәһвә безгә үз мәхәббәтен ничек күрсәтә?

Ир 31:3; Ях 3:16; Рм 5:8; 1Ях 4:8, 19

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 1:1, 26—31; 2:8, 9, 15, 16. Йәһвә, беренче кешеләргә ярату күрсәтеп, алар өчен җирдә Гадән бакчасын әзерләгән һәм аларга рәхәт тормыш өчен бөтен кирәклесен биргән

    • Зб 104:27—30. Мәдхия җырлаучы Йәһвәне бар тереклекне ярату белән кайгыртканы өчен мактаган

Без ничек ярату күрсәтә алабыз?

Ях 13:34, 35; 15:12, 13; 1Пт 4:8; 1Ях 4:10, 11; 5:3

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 22:36—39. Йәһвә Аллаһыны һәм кешеләрне яратырга кирәк; Гайсәнең сүзләре буенча, бу — иң мөһим әмерләр

    • 1Кр 13:1—8. Рәсүл Паул мәхәббәтнең мөһимлеген аңлаткан һәм аны ничек күрсәтеп булганы турында язган