Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Байлык артыннан куу

Байлык артыннан куу

Изге Язмаларда бай булу хөкем ителәме?

Вг 7:12

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Пат 3:11—14. Сөләйман патша басынкы булганга, Йәһвә аны зур байлык белән фатихалаган

    • Әп 1:1—3, 8—10. Әюп бик бай кеше булган; шулай да Йәһвә белән мөнәсәбәтләре аның өчен иң мөһиме булган

Ни өчен бай булу канәгатьлек һәм җан тынычлыгы китерми?

Байлык кайсы яктан көчсез?

Байлыкка омтылуның нинди куркынычы бар?

Нинди мәгънәдә байлык алдаучы була ала?

Гс 11:4, 18, 28; 18:11; Мт 13:22

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Рс 8:18—24. Шимун мәсихче җыелышта хөрмәтле вазифаларны акчага сатып алып була дип алданган

Байлык ярату нинди аяныч нәтиҗәләргә китерә ала?

Мт 6:19—21; Лк 17:31, 32

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мк 10:17—23. Бер бай кеше, байлыгын бик нык яратканга, Гайсәгә иярү мөмкинлегеннән баш тарткан

    • 1Тм 6:17—19. Рәсүл Паул бай мәсихчеләрне масаеп йөрүдән кисәткән, чөнки бу аларның Аллаһы хуплавын югалтуларына китерә алган

Ни өчен байлык ярату иманыбызны какшата ала һәм Аллаһы хуплавын югалтуга китерә ала?

Кн 8:10—14; Гс 28:20; 1Ях 2:15—17

Зб 52:6, 7; Ам 3:12, 15; 6:4—8 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Әп 31:24, 25, 28. Әюп байлыкка таяну Аллаһыны кире кагуга тиң икәнен таныган

    • Лк 12:15—21. Хәзинә җыйган, әмма Аллаһы каршында бай булмаган кешенең мисалын китереп, Гайсә байлык артыннан куудан кисәткән

Ни өчен үзебездә булган матди нәрсәләргә канәгать булу мөһим?

Нинди байлык матди байлыктан кыйммәтлерәк һәм ни өчен?

Гс 3:11, 13—18; 10:22; Мт 6:19—21

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Һг 1:3—11. Йәһвә Һәггәй пәйгамбәр аша үз халкын фатихасыннан мәхрүм иткәнен әйткән, чөнки алар үз йортларын һәм уңайлы тормышларын гыйбадәтханәне төзүдән өстенрәк куйган

    • Ач 3:14—19. Гайсә Лаудикия җыелышын матди байлыкны Йәһвәгә хезмәт итүдән өстенрәк куйганы өчен катгый шелтәләгән

Ни өчен без Йәһвә безнең турында матди яктан кайгыртачак дип ышанырга тиеш?