Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тыңлаучанлык

Тыңлаучанлык

Тыңлаучан булу никадәр мөһим?

Чг 19:5; Кн 10:12, 13; Вг 12:13; Яг 1:22

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 15:17—23. Ишмуил пәйгамбәр Шаул патшаны тыңламаучанлыгы өчен шелтәләгән һәм тыңлаучанлыкның мөһимлеген ассызыклаган

    • Ев 5:7—10. Үз Атасына һәрвакыт тыңлаучан Гайсә, җирдә газаплар кичереп, яңа шартларда тыңлаучан булырга өйрәнгән

Хакимият кешеләре мәсихчедән Аллаһының канунына буйсынмаска таләп итсә, ул нәрсә эшләргә тиеш?

Рс 5:29

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Дн 3:13—18. Өч еврей егете, тормышларына куркыныч янаса да, Нәбукаднизар патша куйган алтын сынга сәҗдә кылудан баш тарткан

    • Мт 22:15—22. Гайсә үз шәкертләрен, хөкүмәт вәкилләре Аллаһының әмерләрен бозарга таләп итмәсә, аларга тыңлаучан булырга өйрәткән

    • Рс 4:18—31. Югары киңәшмә әгъзалары рәсүлләргә бүтән вәгазьләмәскә боергач, алар бу боеруга буйсынмаган һәм кыюлык белән вәгазьләүләрен дәвам иткән

Йәһвәгә гомер буе тыңлаучан булырга безгә нәрсә булышыр?

Кн 6:1—5; Зб 112:1; 1Ях 5:2, 3

Зб 119:11, 112; Рм 6:17 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Ез 7:7—10. Тугры рухани Езра, Аллаһы канунын үтәр өчен һәм халыкны моңа өйрәтер өчен, үз йөрәген әзерләгән

    • Ях 14:31. Гайсә ни өчен нәкъ Атасы әмере буенча эш иткәнен аңлаткан

Йәһвәгә һәм Гайсәгә тыңлаучан булырга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?

Ни өчен тыңлаучан булуыбызда иманыбыз чагыла дип әйтеп була?

Рм 1:5; 10:16, 17; Яг 2:20—23

Кн 9:23 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 6:9—22; Ев 11:7. Нух, көймәне «нәкъ Аллаһы кушканча» төзеп, үз иманын күрсәткән

    • Ев 11:8, 9, 17. Ибраһим, Ур шәһәрен калдырып һәм улын корбанга китерергә әзер булып, нык иман күрсәткән

Йәһвә тыңлаучан кешеләрне ничек фатихалый?

Ир 7:23; Мт 7:21; 1Ях 3:22

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лв 26:3—6. Йәһвә тыңлаучан кешеләрне фатихаларга һәм алар турында кайгыртырга вәгъдә иткән

    • Сн 13:30, 31; 14:22—24. Кәлеб Аллаһыга буйсынырга тәвәккәл булган һәм, нәтиҗәдә, Аллаһының фатихаларын татыган

Тыңламаучанлык нәрсәгә китерә?

Рм 5:19; 2Тс 1:8, 9

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 2:16, 17; 3:17—19. Йәһвә Аллаһыга буйсынмаганга, Адәм белән Хаува оҗмахны, камиллекне һәм мәңгелек тормышны югалткан

    • Кн 18:18, 19; Рс 3:12, 18, 22, 23. Йәһвә Мусадан бөегрәк пәйгамбәр киләчәк дип вәгъдә иткән һәм аны тыңламаган һәр кеше җавапка тартылган булачак дип әйткән

    • Яһ 6, 7. Фетнәчел фәрештәләр һәм Сәдүм белән Гамурада яшәүчеләр, Йәһвәне тыңламыйча, аны ярсыткан

Ни өчен Гайсә Мәсихне тыңларга кирәк?

Яр 49:10; Мт 28:18

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Ях 12:46—48; 14:24. Гайсә Мәсих үзен тыңламаган кешеләрне хөкем көтә дип кисәткән

Ни өчен мәсихчеләр җыелыштагы өлкәннәргә тыңлаучан булырга тиеш?

Ни өчен мәсихче хатын үз иренә буйсынырга тиеш?

Ни өчен балалар үз ата-аналарына тыңлаучан булырга тиеш?

Гс 23:22; Эф 6:1; Кл 3:20

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 37:3, 4, 8, 11—13, 18. Яшь Йосыф, абыйлары аны нәфрәт итсә дә, атасының үтенечен үтәп, аларның хәлләрен белешергә дип алар янына барган

    • Лк 2:51. Гайсә, камил булса да, үзенең камил булмаган ата-анасына буйсынган

Беркем дә безне күзәтеп тормаганда да, ни өчен эш бирүчегә буйсыну мөһим?

Ни өчен мәсихчеләр хөкүмәтләргә буйсына?