Картлык; өлкән яшьтәгеләр
Өлкән яшьтәгеләр нинди авырлыклар кичерә?
«Юаныч» дигән темада «Картлык һәм авырулар аркасындагы чикләр» дигән өстәмә исемне дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисал:
-
Вг 12:1—8. Сөләйман патша шигьри тел белән картлык көннәрен тасвирлаган, мәсәлән, күзләр күрмәс («тәрәзәләрдән караучылар караңгылык күрер») һәм колаклар ишетмәс («барлык җыр кызлары көчсезләнер») дип язган
-
Картлык аркасындагы чикләргә карамастан, олы яшьтәгеләр бәхетле була аламы?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
1Иш 12:2, 23. Олы яшьтәге Ишмуил пәйгамбәр Йәһвә халкы өчен дога кылу никадәр мөһим икәнен белгән
-
2Иш 19:31—39. Давыт патша олы яшьтәге Барзилайга тугрылыгы һәм ярдәме өчен рәхмәтле булган; Давыт аны үзе белән барырга чакыргач, Барзилай үз мөмкинлекләренең чикле булуы сәбәпле бу тәкъдимнән баш тарткан
-
Зб 71:9, 18. Картлык көннәрендә файдасыз булып китүеннән куркып, Давыт Йәһвәдән, мине ташлама, ә киләсе буынга синең турында сөйләргә көч бир, дип сораган
-
Лк 2:36—38. Олы яшьтәге Ханна исемле тол хатын пәйгамбәр булган һәм тугры хезмәте өчен фатихаланган булган
-
Йәһвә олы яшьтәге хезмәтчеләрен аларны кадерләгәненә ничек ышандыра?
Зб 92:12—14; Гс 16:31; 20:29; Иш 46:4; Тит 2:2—5
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Яр 12:1—4. Ибраһимга 75 яшь булганда, Йәһвә аңа бер йөкләмә биргән; аны үтәр өчен, Ибраһимга бөтен тормыш рәвешен үзгәртергә кирәк булган
-
Дн 10:11, 19; 12:13. Фәрештә, 90 яшьтән узган Даниял янына килеп, аны Йәһвә өчен кадерле булуына һәм тугрылыгы өчен әҗер алачагына ышандырган
-
Лк 1:5—13. Йәһвә Зәкәрия белән Илисәбәтне фатихалаган: олы яшьләрендә аларның Яхъя исемле уллары туган
-
Лк 2:25—35. Йәһвә, олы яшьтәге Шимонга Мәсих булып китәчәк сабыйны күрергә мөмкинлек биргән; Шимон Мәсих турында пәйгамбәрлек әйткән
-
Рс 7:23, 30—36. Муса пәйгамбәргә 80 яшь булганда, Йәһвә аны үз халкы Исраил өстеннән җитәкче итеп куйган
-
Тугры олы яшьтәгеләр белән ничек мөгамәлә итәргә кирәк?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Яр 45:9—11; 47:12. Йосыф, олы яшьтәге әтисе Ягъкубны Мисырга күчереп, аның турында үлеменә кадәр кайгырткан
-
Рт 1:14—17; 2:2, 17, 18, 23. Рут олы яшьтәге каенанасы Нагомияне юатып торган һәм аның турында кайгырткан
-
Ях 19:26, 27. Гайсә, җәфалану баганасында булганда, рәсүл Яхъяга үз әнисе Мәрьямне кайгыртырга кушкан
-
Мәсихчеләр олы яшьтәге кардәшләренә ничек ярдәм итә ала?