Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ата-аналар

Ата-аналар

Ни өчен Йәһвә гаилә төзелешенә нигез салган?

Ни өчен ата-аналар үз балаларын яратырга һәм кадерләргә тиеш?

Зб 127:3—5; 128:3

«Балалар; яшьләр» дигән теманы да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 33:4, 5. Ягъкуб үз балаларын Йәһвәнең бүләге итеп күргән

    • Чг 1:15, 16, 22; 2:1—4; 6:20. Амрам белән Йәһәбәд, сабый уллары Мусаны яклар өчен, үз тормышларын куркыныч астына куйган

Ата-аналарның нинди вазифалары бар?

Кн 6:6, 7; 11:18, 19; Гс 22:6; 2Кр 12:14; 1Тм 5:8

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 1:1—4. Ел саен Илкана үз гаиләсе, шул исәптән балалары, белән бергә Шилога Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен йөргән

    • Лк 2:39, 41. Йосыф белән Мәрьям һәр ел үз балалары белән Насарадан Иерусалимга Пасах бәйрәменә йөргән

Балаларны Йәһвә принциплары буенча тәрбияләү нинди файда китерә?

Гс 1:8, 9; 22:6

2Тм 3:14, 15 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 2:18—21, 26; 3:19. Ишмуилның ата-анасы, аны изге чатырда хезмәт итәргә җибәргәч, аның янына регуляр рәвештә йөреп, аның турында кайгырткан; Ишмуил рухи кеше булып үскән

    • Лк 2:51, 52. Гайсә үзенең камилсез ата-анасына буйсынып яшәгән

Ата-аналар балаларын тәрбияләр өчен җитәкчелекне кайдан таба ала?

Кн 6:4—9; Эф 6:4; 2Тм 3:14—17

Зб 127:1; Гс 16:3 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Хк 13:2—8. Фәрештә, Мәнухның хатыны янына килеп, аның авырга узачагы һәм угыл тудырачагы турында әйткән; Мәнух, моның турында белгәч, Аллаһыдан баланы тәрбияләп үстерер өчен җитәкчелек сораган

    • Зб 78:3—8. Йәһвә ата-аналарның үз балаларына рухи белемнәр бирүен тели

Бала хакыйкатьтә үссә дә, ни өчен ул Йәһвәне калдырырга мөмкин?

Йз 18:1—13, 20

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 6:1—5; Яһ 6. Күп кенә фәрештәләр, Йәһвә белән күктә меңләгән еллар буе яшәсәләр дә, аңа каршы күтәрелгән

    • 1Иш 8:1—3. Ишмуил үзе тугры һәм тәкъва пәйгамбәр булса да, аның уллары бозык һәм намуссыз булып киткән

Ата-аналар үз балаларын Йәһвә юлларына кайчан өйрәтә башларга тиеш?

2Тм 3:15

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Кн 29:10—12, 29; 31:12; Ез 10:1. Исраиллеләр, Йәһвә Канунын тыңлар өчен җыелганда, үзләре белән балаларын да алырга тиеш булган

    • Лк 2:41—52. Йосыф белән Мәрьям үз балалары белән Иерусалимдагы гыйбадәтханәгә Пасах бәйрәменә ел саен йөргән

Балаларны явыз кешеләрдән яклау турында әйткәндә, ата-аналар нинди мисаллар турында уйлана ала?

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Чг 19:4; Кн 32:11, 12. Йәһвә үзен бөркет белән чагыштырган; бөркет үз балаларын канатларында йөртә, кайгырта һәм яклый

    • Иш 49:15. Ана кеше имчәк баласын бик ярата һәм кайгырта; Йәһвә үз хезмәтчеләрен аннан да ныграк яратырга һәм кайгыртырга вәгъдә итә

    • Мт 2:1—16. Шайтан, сабый Гайсәне үтерер өчен, мәҗүси йолдызчыларны явыз Һируд патша янына җибәргән, әмма Йәһвә, үз Улын яклар өчен, Йосыфка гаиләсе белән Мисырга китәргә кушкан

    • Мт 23:37. Гайсә, чебиләрен үз канатлары астына җыйган тавык мисалын китереп, үз халкына ярдәм итү теләген күрсәткән

Ни өчен ата-аналар үз балаларына җенси мөнәсәбәтләр турында белем бирергә тиеш?

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лв 15:2, 3, 16, 18, 19; Кн 31:10—13. Муса канунында җенси мөнәсәбәтләр турында ачык итеп әйтелә; Канун укылуын балалар да тыңларга тиеш булган

    • Зб 139:13—16. Мәдхия җырлаучы Йәһвәне кеше тәнен гаҗәеп итеп яратканы өчен мактаган; аны яралгының барлыкка килү процессы да сокландырган

    • Гс 2:10—15. Йәһвә биргән белем һәм зирәклек безне азгын, явыз кешеләрдән яклый ала

Ни өчен ата-аналар, үз балаларын төзәткәндә, моны ярату белән эшләргә тиеш?

Гс 13:24; 29:17; Ир 30:11; Эф 6:4

Зб 25:8; 145:9; Кл 3:21 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Зб 32:1—5. Йәһвә Давытка гөнаһлары өчен җәза биргән; ләкин Давыт, чын күңелдән тәүбә иткәч һәм Йәһвә аны кичергәч, зур җиңеллек сизгән

    • Юн 4:1—11. Юныс пәйгамбәрнең Йәһвәгә ачуы чыкса да, Йәһвә аны сабырлык белән шәфкатьле булырга өйрәткән

Ни өчен төзәтү — ярату билгесе дип әйтеп була?

Гс 3:11, 12; 13:24

Гс 15:32; Ач 3:19 ны да карагыз