Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эзәрлекләүләр

Эзәрлекләүләр

Ни өчен мәсихчеләр эзәрлекләүләргә гаҗәпләнми?

Эзәрлекләүләргә очраганда, ни өчен Йәһвәгә таянырга кирәк?

Зб 55:22; 2Кр 12:9, 10; 2Тм 4:16—18; Ев 13:6

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Пат 19:1—18. Ильяс пәйгамбәр, эзәрлекләүләргә очрагач, Йәһвәгә күңелен бушаткан; Йәһвә аны юаткан һәм ныгыткан

    • Рс 7:9—15. Абыйлары Йосыфны эзәрлекләгән, ләкин Йәһвә аны коткарган һәм гаиләсенә ярдәм итәр өчен кулланган

Эзәрлекләүләрнең кайбер төрләре нинди?

Сүз белән мәсхәрәләү

2Ел 36:16; Мт 5:11; Рс 19:9; 1Пт 4:4

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Пат 18:17—35. Ассирия патшасының вәкиле рапшак Йәһвәне хурлаган һәм Аллаһы халкыннан мыскыллап көлгән

    • Лк 22:63—65; 23:35—37. Гайсә хөкем ителгәндә һәм җәфалану баганасында булганда, эзәрлекләүчеләр аңардан мыскыллап көлгән

Туганнарның каршы килүләре

Кулга алыну һәм хөкем ителү

Көч куллану

Халык төркеменең һөҗүм итүе

Үтерү

Мәсихчеләр, эзәрлекләүләргә очраганда, үзләрен ничек тотарга тиеш?

Мт 5:44; Рс 16:25; 1Кр 4:12, 13; 1Пт 2:23

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рс 7:57—8:1. Халык төркеме Стифәнне таш атып үтергәндә, ул Аллаһыдан аларны кичерүен үтенгән; шул эзәрлекләүчеләр арасында Тарс шәһәреннән Шаул да булган

    • Рс 16:22—34. Паулны кыйнасалар да һәм аякларын агач богауларга беркетеп куйсалар да, ул төрмә сакчысына карата нәфрәт тотмаган; нәтиҗәдә, төрмә сакчысы һәм аның гаиләсе иман итә башлаган

Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр белән нәрсә булган?

Эзәрлекләүләргә мөнәсәбәтебез нинди булырга тиеш?

Киләчәккә өметебез эзәрлекләүләр вакытында безне ничек ныгыта ала?

Ни өчен эзәрлекләүләрдән ояласы, куркасы һәм боегып китәсе юк? Ни өчен эзәрлекләүләр безне Йәһвәгә хезмәт итүдән туктатырга тиеш түгел?

Зб 56:1—4; Рс 4:18—20; 2Тм 1:8, 12

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Ел 32:1—22. Ассирия патшасы Синахериб күпсанлы гаскәр белән Иерусалимга һөҗүм иткәч, Һизәкыя патша Йәһвәгә таянган һәм үз халкын ныгыткан; нәтиҗәдә, Аллаһы аны бүләкләгән

    • Ев 12:1—3. Дошманнар Гайсәне мыскыллаганда, ул, хурлыкка игътибар итмичә, нык калган

Эзәрлекләүләр нинди яхшы җимешләр китерергә мөмкин?

Чыдамлыгыбыз Йәһвәне сөендерә һәм аның исемен данлый

1Пт 2:19, 20; 4:12—16

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Әп 1:6—22; 2:1—10. Әюп, газапларының сәбәпчесе Шайтан икәнен белмәсә дә, Йәһвәгә тугры калган; шулай итеп ул Йәһвәгә дан китергән һәм Шайтанның ялганчы икәнен исбатлаган

    • Дн 1:6, 7; 3:8—30. Хәнания, Мисаил һәм Азариягә (Сидрах, Мисах һәм Әбдинахка) үлем куркынычы янаса да, алар Йәһвәгә тугры калган; нәтиҗәдә, Нәбукаднизар патша Йәһвә Аллаһыны халык алдында данлаган

Эзәрлекләүләр шаһитлек бирер өчен мөмкинлек тудыра ала

Лк 21:12, 13; Рс 8:1, 4

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рс 11:19—21. Эзәрлекләүләр аркасында таралышырга мәҗбүр булган шәкертләр яхшы хәбәрне ерак җирләрдә игълан итә алган

    • Фп 1:12, 13. Рәсүл Паулның төрмәдә богауланып утыруы яхшы хәбәрнең таралуына китергән; аңа бу шатлык өстәгән

Чыдамлыгыбыз кардәшләрне ныгыта ала

Дин җитәкчеләренең һәм сәясәтчеләрнең Йәһвә хезмәтчеләрен эзәрлекләүдә нинди гаебе бар?

Ир 26:11; Мк 3:6; Ях 11:47, 48, 53; Рс 25:1—3

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рс 19:24—29. Эфестә Артемиданың кечкенә храмнарын ясаган һөнәрчеләр мәсихчеләрне эзәрлекләгән, чөнки вәгазьләүләре аркасында алар табышларын югалта алган

    • Гл 1:13, 14. Мәсихче булып киткәнче, Паул (Шаул), яһүд диненең ашкынучан тарафдары булганга, мәсихчеләрне эзәрлекләгән

Йәһвә хезмәтчеләрен эзәрлекләүдә иң беренче чиратта кем гаепле?