Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Дога

Дога

Йәһвә догаларыбызны тыңлый һәм җавап бирә икәнен без кайдан беләбез?

Зб 65:2; 145:18; 1Ях 5:14

Зб 66:19; Рс 10:31; Ев 5:7 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Пат 18:36—38. Кармил тавында Ильяс пәйгамбәр һәм Багал пәйгамбәрләре бер-берсенә каршы торганда, Йәһвә Ильясның догасына шунда ук җавап биргән

    • Мт 7:7—11. Гайсә безне бертуктаусыз дога кылырга дәртләндергән һәм Йәһвәнең догаларыбызны тыңлаганына ышандырган

Мәсихчеләр кемгә генә дога кылырга тиеш?

Кемнең исеме хакына дога кылырга кирәк?

Йәһвә нинди кешеләрнең догаларын тыңлый?

Нинди очракта Йәһвә догаларны тыңламый?

Гс 15:29; 28:9; Иш 1:15; Мик 3:4; Яг 4:3; 1Пт 3:7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Йш 24:9, 10. Йәһвә Бильямның догасын тыңламаган, чөнки аның догасы Йәһвәнең ихтыярына каршы килгән

    • Иш 1:15—17. Йәһвәнең халкы икейөзле булганга һәм куллары канга батканга, Йәһвә аларның догаларын тыңламаган

Дога ахырында нәрсә әйтү урынлы һәм ни өчен?

Изге Язмалар билгеле бер позада дога кылуны таләп итәме?

Йәһвәнең хезмәтчеләре, гыйбадәт кылыр өчен җыелганда, нәрсә турында дога кыла ала?

Рс 4:23, 24; 12:5

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Ел 29:10—19. Халык гыйбадәтханә төзү өчен иганә бүләкләре китергәч, Давыт патша алар алдында дога кылган

    • Рс 1:12—14. Гайсәнең рәсүлләре, энеләре, анасы Мәрьям һәм башка тугры хатыннар өске каттагы бүлмәдә җыелып дога кылган

Ни өчен без дога кылганда басынкы булырга һәм үз-үзебезне югары күтәрмәскә тиеш?

Ни өчен ашар алдыннан дога кылырга кирәк?

Ни өчен без өзлексез дога кылырга тиеш?

Рм 12:12; Эф 6:18; 1Тс 5:17; 1Пт 4:7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Дн 6:6—10. Хәтта үлем куркынычы янаганда да, Даниял пәйгамбәр Йәһвәгә дога кылу гадәтен ташламаган

    • Лк 18:1—8. Гайсәнең мисалындагы гаделсез хөкемче бер хатын-кызның өзлексез дәгъваларына җавап биргән; бигрәк тә гадел Атабыз Йәһвә өзлексез догаларыбызга җавап бирәчәк

Аллаһы безнең кичерү турында үтенечләребезне ишетсен өчен, без нинди сыйфат үстерергә тиеш?

2Ел 7:13, 14

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Пат 22:11—13, 18—20. Йошия патша үзен басынкыландырганга һәм Йәһвәнең ихтыярын үтәргә тырышканга, Йәһвә аңа карата шәфкатьле һәм игелекле булган

    • 2Ел 33:10—13. Манашше патша басынкылык белән дога кылган һәм Йәһвәдән кичерүен сораган; Йәһвә аны кичергән һәм тәхетен кайтарган

Аллаһы безне кичерсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?

Ни өчен Аллаһы ихтыярының үтәлүе турында дога кылу дөрес?

Ни өчен иман белән дога кылу мөһим?

Нәрсә турында дога кылып була?

Аллаһы исеменең изгеләндерелүе

Аллаһы Патшалыгының бөтен җир өстеннән идарә итүе

Йәһвә ихтыярының үтәлүе

Матди ихтыяҗларыбыз

Гөнаһларыбызның кичерелүе

Вәсвәсәгә бирелмәс өчен ярдәм

Рәхмәт әйтү

Аллаһы ихтыярын белү, аңлау һәм зирәклек турындагы үтенечләр

Гс 2:3—6; Фп 1:9; Яг 1:5

Зб 119:34 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • 1Пат 3:11, 12. Сөләйман патша Йәһвәдән зирәклек сораган; Йәһвәгә аның үтенече ошаган, һәм ул аңа җавап биргән

Изге рух турындагы үтенеч

Кардәшләребез, шул исәптән эзәрлекләүләр кичергән имандашлар, өчен дога кылу

Йәһвәне мактау һәм данлау

Зб 86:12; Иш 25:1; Дн 2:23

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 10:21. Гайсә Йәһвәне хакыйкатьне балаларга, ягъни басынкы кешеләргә, ачканы өчен данлаган

    • Ач 4:9—11. Фәрештәләр Йәһвәне данлый һәм мактый

Тыныч-тату гыйбадәт кылырга һәм вәгазьләргә ирек бирсеннәр өчен, идарәчеләр турында дога кылу

Мт 5:44; 1Тм 2:1, 2

Ир 29:7 не дә карагыз

Кеше суга чумдырылу үткәндә дога кылса, бу урынлымы?

Рухи яктан көчсезләнгән кардәшләр өчен дога кылу урынлымы?

Ни өчен ир-атлар, гадәттә, башын капламыйча дога кыла, ә хатын-кызлар кайвакыт башын каплап дога кыла?

Дога күпсүзле я эмоциональ булса гына, Аллаһы аны кабул итәр дип уйлау дөресме? Аллаһы өчен нәрсә мөһимрәк?

Ел 3:41; Мт 6:7

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Пат 18:25—29, 36—39. Ильяс сынау үткәргәндә, Багалның пәйгамбәрләре сәгатьләр буе кычкырып үз илаһларын чакырган, әмма бушка гына

    • Рс 19:32—41. Эфестәге халык алиһә Артемидага ике сәгать буе кычкырып торган; нәтиҗәдә, алар бернәрсәгә дә ирешмәгән, ә шәһәрнең бер түрәсе аларны шелтәләгән