Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы хәбәрне вәгазьләү

Яхшы хәбәрне вәгазьләү

Ни өчен мәсихчеләр башкаларга үз иманнары турында сөйли?

Гайсә өчен вәгазь эше никадәр мөһим булган?

Лк 8:1; Ях 18:37

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 4:42—44. Гайсә үзенең җиргә вәгазьләр өчен җибәрелгәнен әйткән

    • Ях 4:31—34. Гайсә вәгазь эше — минем ризыгым дигән

Җыелыштагы җаваплы кардәшләр генә вәгазьләргә тиешме?

Зб 68:11; 148:12, 13; Рс 2:17, 18

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Пат 5:1—4, 13, 14, 17. Кечкенә исраилле кыз үзенең сурияле хуҗабикәсенә Йәһвәнең пәйгамбәре Илиша турында сөйләгән

    • Мт 21:15, 16. Өлкән руханилар белән канунчылар балаларның Гайсәне данлаганын ишеткәч, аларны хөкем иткән; ләкин Гайсә балаларны хуплаган

Мәсихче күзәтчеләр ничек башкаларны вәгазьләргә өйрәтә ала?

Йәһвә һәм Гайсә безгә вәгазь эшендә ничек булыша?

2Кр 4:7; Фп 4:13; 2Тм 4:17

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рс 16:12, 22—24; 1Тс 2:1, 2. Паул һәм аның хезмәттәшләре, каршылыкларга очраса да, Аллаһының ярдәме белән кыю итеп вәгазьләүләрен дәвам иткән

    • 2Кр 12:7—9. Ашкынучан вәгазьче рәсүл Паул тәндәге «чәнечкедән» интексә дә (бәлки, бу берәр авыру булгандыр), Йәһвә аңа вәгазь эшен дәвам итәр өчен көч биргән

Безгә вәгазьләргә вәкаләтне кем биргән? Моның өчен махсус белемнәр алырга кирәкме?

1Кр 1:26—28; 2Кр 3:5; 4:13

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Ях 7:15. Кешеләр Гайсәнең, ул дини мәктәпләрдә укымаса да, Язмаларны яхшы белгәненә гаҗәпләнгән

    • Рс 4:13. Кешеләр Гайсәнең рәсүлләрен белемсез, гап-гади кешеләр дип санаса да, рәсүлләр кыю, ашкынучан вәгазьчеләр булган

Без башкаларны вәгазьләргә өйрәтергә тиеш. Бу Йәһвәнең ихтыярына туры килгәнен без кайдан беләбез?

Мк 1:17; Лк 8:1; Эф 4:11, 12

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Иш 50:4, 5. Гайсә җиргә килгәнче, Йәһвә Аллаһы аны өйрәткән

    • Мт 10:5—7. Җирдә хезмәт иткәндә, Гайсә үз шәкертләрен вәгазьләргә өйрәткән

Яхшы хәбәрне вәгазьләү эшенә без нинди караш сакларга тиеш?

Вәгазь эшендә катнашу бездә нинди хисләр уята?

Без нәрсә турында вәгазьлибез?

Ни өчен мәсихчеләр ялган тәгълиматларны фаш итә?

2Кр 10:4, 5

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мк 12:18—27. Гайсә, Изге Язмаларга нигезләнеп, саддукейларның терелтүгә кагылышлы карашларының дөрес булмаганын күрсәткән

    • Рс 17:16, 17, 29, 30. Рәсүл Паул, афиналыларның потка табынулары дөрес булмаганын күрсәтер өчен, алар белән фикер алышкан

Без нинди ысуллар кулланып вәгазьлибез?

Ни өчен без җәмәгать урыннарында вәгазьлибез?

Ни өчен хезмәттә безгә чыдамлык һәм сабырлык кирәк?

Вәгазь эше нинди яхшы җимешләр китерә?

Ни өчен вәгазьләр өчен һәр мөмкинлекне кулланырга кирәк?

1Кр 9:23; 1Тм 2:4; 1Пт 3:15

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Ях 4:6, 7, 13, 14. Гайсә, арыганлыкка карамастан, кое янында самарияле хатынга яхшы хәбәрне сөйләгән

    • Фп 1:12—14. Рәсүл Паул, иманы өчен төрмәдә утырганда да, вәгазьләргә һәм башкаларны дәртләндерергә тырышкан

Хәбәребезне һәркем дә тыңлар дип уйлау акыллымы?

Ях 10:25, 26; 15:18—20; Рс 28:23—28

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Ир 7:23—26. Йәһвә Ирмия аша әйткәнчә, тарих дәвамында исраиллеләр аның пәйгамбәрләрен тыңламаган

    • Мт 13:10—16. Гайсә, Ишагыя көннәрендәге кебек, үз замандашлары да яхшы хәбәрне ишетәчәк, әмма кабул итмәячәк дип әйткән

Ни өчен без кешеләрнең яхшы хәбәрне тыңлар өчен вакыт таба алмаганнарына гаҗәпләнмибез?

Кайберәүләр, башта кызыксыну күрсәтсә дә, җимешләр китермәячәк. Ни өчен моңа әзер булырга кирәк?

Кешеләрнең вәгазь эшебезгә каршы килүләренә дөрес караш сакларга безгә нинди мисаллар булыша?

Каршылыкларга очраганда, без үзебезне ничек тотабыз?

Кайберәүләр яхшы хәбәрне кабул итәчәген без кайдан беләбез?

Мәсихчеләрнең Аллаһы алдында нинди җаваплылыгы бар?

Ни өчен без бар дин, раса һәм милләт кешеләренә вәгазьләргә тиеш?

Шимбә көнне дә, башка көннәрне дә вәгазьләү урынлы икәнен без кайдан беләбез?

Бар кешеләргә дә, шул исәптән Изге Язмаларны укыган я берәр диндә булган кешеләргә дә, вәгазьләргә кирәклеген нинди мисаллар күрсәтә?