Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гөнаһ

Гөнаһ

Гөнаһ нәрсә ул һәм ни өчен без барыбыз да гөнаһлы?

Изге Язмалар гөнаһка каршы тора алуыбызны ничек күрсәтә?

Рм 6:12—14

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 2Иш 11:2—5, 14, 15, 26, 27; 12:1—13. Давыт җитди гөнаһлар кылган, әмма, Йәһвәнең пәйгамбәре аны фаш иткәч, ул үз тәртибен үзгәрткән

    • Рм 7:15—24. Рәсүл Паул, нык иманлы һәм Аллаһыга тугры кеше булса да, гөнаһлы теләкләре белән көрәш алып барган

Күпләр, белемнәре җитмәгәнгә һәм ялганга ышанганга, гөнаһ кыла икәнен без кайдан беләбез?

Ни өчен белә торып гөнаһ кылу аеруча начар?

Аллаһы хезмәтчеләрен гөнаһка котыртыр өчен, Шайтан нәрсә куллана?

Гс 1:10, 11, 15; Мт 5:28; Яг 1:14, 15

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 3:1—6. Шайтан, Хаува белән елан аша сөйләшеп, аңарда эгоистик теләкләр уяткан һәм Йәһвәгә карата ышанычын какшаткан

    • Гс 7:6—10, 21—23. Сөләйман патша беркатлы егетнең әхлаксыз хатынның тозагына ничек эләккәнен сурәтләп биргән

Ничек Шайтанның тозакларына эләкмәскә?

Эф 4:27; 6:10—18; Яг 4:7, 8

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Гс 5:1—14. Сөләйман патша безгә, әтиләрчә киңәш биреп, ничек әхлаксызлык тозагына эләкмәскә икәнен аңлаткан

    • Мт 4:1—11. Гайсә, Аллаһы Сүзенә нигезләнеп, Шайтанның вәсвәсәләренә каршы тора алган һәм шулай итеп безгә яхшы үрнәк калдырган

Мәсихчеләр нинди җитди гөнаһлардан кача?

«Начар эшләр» дигән теманы карагыз

Гөнаһларны тану

Ни өчен гөнаһларыбызны яшерергә кирәкми?

Без кем алдында гөнаһларыбызны танырга тиеш?

Кем безнең хакка Аллаһыга ялварып тора?

Гөнаһ кылган кеше тәүбә итүен ничек күрсәтә ала?

Рс 26:20; Яг 4:8—10

«Тәүбә итү» дигән теманы да карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Чг 22:1—12. Муса кануны буенча, карак урлаудан килгән зыянны түләргә тиеш булган

    • Лк 19:8, 9. Салым җыючыларның башлыгы Заккай, тәртибен үзгәртеп һәм кешеләрдән талап алганны кайтарып, тәүбә иткәнен күрсәткән

Ни өчен без Йәһвәнең безне кичерәчәгенә ышана алабыз?

«Кичерү» дигән теманы карагыз

Җитди гөнаһ кылган кешегә ярдәм итү өчен һәм җыелышны рухи зыяннан яклау өчен Йәһвә кемне җаваплы итеп куйган?

Яг 5:14, 15

Рс 20:28; Гл 6:1 не дә карагыз

Җитди гөнаһ кылган кеше үз гаиләсенә һәм җыелышка нинди зыян китерә ала?

Ев 12:15, 16

Кн 29:18 не дә карагыз

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Йш 7:1—13, 20—26. Ахан, җитди гөнаһ кылып һәм аны яшереп, бөтен Исраилгә бәла китергән

    • Юн 1:1—16. Юныс пәйгамбәр, Йәһвәне тыңламыйча, үз тормышын һәм аның белән корабта барган бар кешеләрнең тормышын куркыныч астына куйган

    • 1Кр 5:1—7. Рәсүл Паул Көринттәге җыелышта бер мәсихченең гөнаһын фаш иткән һәм ул кешенең бөтен җыелышка зыян китерүе турында әйткән

Ни өчен төзәтүдән курку безне өлкәннәрдән ярдәм эзләүдән туктатырга тиеш түгел?

Ни өчен, үткәндәге гөнаһлар өчен гаеп хисенә бирелер урынына, Йәһвәнең кичерүен кабул итү дөрес булыр?

«Кичерү» дигән теманы карагыз

Җыелышта берәрсенең җитди гөнаһ кылганы турында белеп алсак, ни өчен без бу кешене өлкәннәргә мөрәҗәгать итәргә дәртләндерергә тиеш?

Лв 5:1

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Кн 13:6—9; 21:18—20. Муса кануны буенча хәтта якын кешенең җитди гөнаһы турында хәбәр итү таләп ителгән