Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Эш

Эш

Эш һәм шатлык бер-берсе белән ничек бәйле?

Төрле осталыкларга ия булу һәм тырышып эшләү нинди файда китерә?

Гс 22:29

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • 1Иш 16:16—23. Яшь Давыт, оста музыкант булганга, җан тынычлыгын югалткан патша өчен арфада уйнаган

    • 2Ел 2:13, 14. Хирам-аби оста һөнәрче булганга, Сөләйман патша аны гыйбадәтханәне төзүдә катнашырга чакырган

Ни өчен Йәһвә Шаһитләре тырыш эшчеләр булырга тырыша?

Эф 4:28; Кл 3:23

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 24:10—21. Ярдәмчел һәм тырыш Рабига Ибраһимның хезмәтчесе өчен ул сораганнан дә күбрәкне эшләгән

    • Фп 2:19—23. Тимути тырышып, басынкылык белән башкаларга хезмәт иткәнгә, рәсүл Паул аңа мөһим йөкләмә биргән

Ни өчен Аллаһының хезмәтчеләре ялкау булмаска тырыша?

Гс 13:4; 18:9; 21:25, 26; Вг 10:18

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • Гс 6:6—11. Сөләйман патша, ялкауланмаска һәм тырышып эшләргә өйрәтеп, кырмыскаларны мисал итеп китергән

Ни өчен без, үзебезне тәэмин итәр өчен, тырышып эшләргә тиеш?

Ни өчен без гаиләбезне тәэмин итәргә тиеш?

1Тм 5:8

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Рт 1:16, 17; 2:2, 3, 6, 7, 17, 18. Рут исемле тол хатын, каенанасы Нагомия турында кайгыртыр өчен, тырышып эшләгән

    • Мт 15:4—9. Кайберәүләр ата-аналары турында кайгыртмауларын Аллаһыга хезмәт итүләре белән аклаган; Гайсә андый карашны хөкем иткән

Мәсихчеләр эшләп алган акчаларын нинди максат өчен кулланырга онытмаска тиеш?

Акчага һәм эшкә акыллы караш нәрсәдән гыйбарәт?

Йәһвә безгә эшләргә һәм гаиләбез турында кайгыртырга булышачак. Ни өчен моңа ышанып була?

Мт 6:25, 30—32; Лк 11:2, 3; 2Кр 9:10

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Яр 31:3—13. Лабан, кияве Ягъкубны яллап, үзен аның белән намуссыз тоткан, ләкин Йәһвә Ягъкубны тырыш хезмәте өчен фатихалаган

    • Яр 39:1—6, 20—23. Йосыф Потифарның йортында кол булганда да, төрмәдә утырганда да тырышып эшләгән; Йәһвә аның тырышлыгын фатихалаган

Ни өчен эшебез Аллаһыга хезмәт итүдән мөһимрәк булып китмәскә тиеш?

Зб 39:5—7; Мт 6:33; Ях 6:27

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Лк 12:15—21. Үзенең бер мисалында Гайсә матди байлыкларны рухи байлыклардан өстен кую акылсыз икәнен күрсәткән

    • 1Тм 6:17—19. Рәсүл Паул бай мәсихчеләргә масаеп йөрмәскә, ә «игелекле эшләргә бай булырга» киңәш иткән

Эш сайлаганда, безгә нинди принципларны исәпкә алырга кирәк?

Йәһвәгә хезмәт итү

Мәсихчеләр өчен нинди эш иң мөһиме?

Ни өчен без Йәһвәгә хезмәт итүдә иң яхшысын бирергә телибез?

Ни өчен без үз хезмәтебезне башкаларныкы белән чагыштырмаска тиеш?

Гл 6:3—5

  • Изге Язмалардагы мисаллар:

    • Мт 25:14, 15. Гайсә китергән мисалдан күренгәнчә, ул үз шәкертләренең хезмәтләрен чагыштырмаган

    • Лк 21:2—4. Ярлы тол хатын биргән иганә, кечкенә булса да, Аллаһы күзендә бик кыйммәтле булган

Хезмәтебезне башкарыр өчен көчне без кайдан алабыз?

2Кр 4:7; Эф 3:20, 21; Фп 4:13

  • Изге Язмалардагы мисал:

    • 2Тм 4:17. Рәсүл Паулга хезмәт итәр өчен көчне Гайсә Мәсих биргән

Ни өчен Йәһвәгә тырышып хезмәт итү зур шатлык китерә?

Зб 40:8; Ях 13:17; Яг 1:25

Мт 25:23 не дә карагыз