Гыйбадәт кылу
Без кемгә генә гыйбадәт кылырга тиеш?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Мт 4:8—10. Шайтан Гайсәгә, әгәр миңа бер генә табынсаң, дөньяның бар патшалыкларын сиңа бирермен, дип вәгъдә иткән; Гайсә бу тәкъдимне кире каккан, чөнки Йәһвәгә генә гыйбадәт кылырга тәвәккәл булган
-
Ач 19:9, 10. Рәсүл Яхъя фәрештәгә сәҗдә кылырга теләгәч, фәрештә аңа рөхсәт итмәгән
-
Йәһвә безнең аңа ничек гыйбадәт кылуыбызны тели?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Иш 1:10—17. Йәһвә аның нормалары буенча яшәмәгән кешеләрнең хезмәтләрен кабул итми
-
Мт 15:1—11. Гайсәнең сүзләреннән күренгәнчә, Йәһвәгә хезмәт итүебез кешеләр уйлап чыгарган йолаларга түгел, ә Аллаһының кануннарына нигезләнергә тиеш
-
Без Йәһвәгә кем белән гыйбадәт кылырга тиеш?
Зб 133:1—3 не дә карагыз
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Рс 2:40—42. Беренче гасырда мәсихчеләр дога кылыр, аралашыр һәм Изге Язмаларны өйрәнер өчен бергә җыелган
-
1Кр 14:26—40. Рәсүл Паул, җыелыш очрашулары һәркемгә файда китерсен өчен, барысы килешле һәм тәртипле үтсен дип киңәш иткән
-
Йәһвә хезмәтебезне хуп күрсен өчен, без нәрсә эшләргә тиеш?
-
Изге Язмалардагы мисаллар:
-
Ев 11:6. Рәсүл Паул, Аллаһы хуплавын алыр өчен, иман итәргә кирәк дип язган
-
Яг 2:14—17, 24—26. Гайсәнең бертуганы Ягъкуб иман эшләр белән күрсәтелергә тиеш дип язган
-