Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү


Изге Язмаларны өйрәнү дәресләреннән файда алыгыз

Изге Язмаларны өйрәнү дәресләреннән файда алыгыз

Өйрәтүче белән өйрәнегез. Бу брошюраны биргән кешедән үзегез белән Изге Язмаларны өйрәнүен сорагыз я безнең сайтта заявка тутырыгыз, jw.org.

БЕРЕНЧЕ ӨЛЕШ

Һәр абзацны, шул исәптән калын хәрефләр белән язылган сорауларны (А) һәм төп фикерләрне ассызыклаган шигырьләрне (Ә) укыгыз. Игътибар итегез, кайбер шигырьләр «укы» дип билгеләнгән.

УРТА ӨЛЕШ

«Тирәнрәк казыгыз» дигән исем астындагы сүзләр (Б) каралачак нәрсәләрне аңлата. Өстәмә исемнәр (В) төп фикерләр белән таныштыра. Шигырьләрне укыгыз, сорауларга җавап бирегез һәм видеороликларны (Г) карап чыгыгыз.

Рәсемнәрне һәм язуларны (Д) карагыз. «Кайберәүләр» (Е) әйткән сүзләргә ничек җавап бирергә икәнен уйлагыз.

СОҢГЫ ӨЛЕШ

Дәрес «Йомгаклау» һәм «Кабатлау» (Ё) белән тәмамлана. Дәрес карап чыгылгач, датаны языгыз. «Максат» (Ж) сезгә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. «Өстәмә материал» (Җ) сез укый я карый алган нәрсәләрне үз эченә ала.

Изге Язмаларның шигырьләрен табар өчен ярдәм

Изге Язмалар Тәүрат, Зәбур, пәйгамбәрләр китапларын һәм Инҗилне үз эченә ала. Сылтамалар Изге Язмаларның китабын (А), китапның бүлеген (Ә) һәм шигырь я шигырьләрне (Б) күрсәтә. Мәсәлән, Зәбур 25:2 бу — Зәбур китабының 25 нче бүлеге 2 нче шигырь.