Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

153 НЧЕ ҖЫР

Мине кыю ит

Мине кыю ит

(2 Патшалар 6:16)

  1. 1. Күп төрле шикләр бар,

    Курку биләп ала.

    Ләкин син алып барасың

    Мине туры юлдан.

    Бик авыр булса да,

    Яхшы беләм шуны:

    Син мине яклап торасың,

    Саклыйсың җанымны.

    КУШЫМТА:

    Кыю ит, үтенәм, Йәһвә,

    Ныгыт иманымны.

    Дошманнар каршы җыелса да,

    Меңнәр безнең яклы.

    Көч бир, батырлык бир,

    Кыю ит, үтенәм.

    Сиңа өмет баглыймын.

    Җиңәрсең, мин беләм.

  2. 2. Мин үтә алмамын

    Сынау аша үзем.

    Ходайда яклау табармын.

    Йәһвә — минем көчем.

    И Аллам, кыю ит,

    Рухым ныклы булсын.

    Усаллар, төрмә, кабер дә

    Синнән аермасын.

    КУШЫМТА:

    Кыю ит, үтенәм, Йәһвә,

    Ныгыт иманымны.

    Дошманнар каршы җыелса да,

    Меңнәр безнең яклы.

    Көч бир, батырлык бир,

    Кыю ит, үтенәм.

    Сиңа өмет баглыймын.

    Җиңәрсең, мин беләм.

    КУШЫМТА:

    Кыю ит, үтенәм, Йәһвә,

    Ныгыт иманымны.

    Дошманнар каршы җыелса да,

    Меңнәр безнең яклы.

    Көч бир, батырлык бир,

    Кыю ит, үтенәм.

    Сиңа өмет баглыймын.

    Җиңәрсең, мин беләм.

    Сиңа өмет баглыймын.

    Җиңәрсең, мин беләм.