Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Җитәкче советның хаты

Җитәкче советның хаты

Кадерле кардәшләребез!

Без барыбыз да Аллаһыны һәм кешеләрне яратабыз. Бу безне «бөтен халык кешеләренә барырга һәм аларны шәкертләр итеп әзерләргә» дәртләндерә (Мат. 28:19, 20; Марк 12:28—31). Фидакарь мәхәббәт зур көчкә ия һәм «хакыйкатьне кабул итәргә әзер» кешеләрнең йөрәкләренә нык тәэсир итә (Рәс. 13:48).

Кереш сүзләрне ятлау һәм кешеләргә басмалар калдыру мөһим булса да, безгә әңгәмә кору сәләтебезне яхшыртырга кирәк. Кешеләр өчен кызык булган темаларга сөйләшсәк, без аларга ярату күрсәтербез. Без кешеләргә яраклаша белергә һәм аларны нәрсә борчыганын исәпкә алырга тиеш. Бу яктан безгә шушы брошюра ярдәм итәр. Ничек итеп?

Бу брошюрада 12 сыйфат карала. Һәр дәрестә Гайсә Мәсих я беренче гасырдагы башка вәгазьче хезмәттә бу сыйфатларны ничек күрсәткәннәре карала. Без бу сыйфатларны беренче сөйләшүдә, кабат килеп киткәндә һәм өйрәнү үткәргәндә күрсәтергә өйрәнербез. Истә тотыйк: максатыбыз — кереш сүзләрне ятлау түгел, ә кешеләргә ярату күрсәтер өчен мөмкинлек эзләү.

Һәр дәресне өйрәнгәндә, каралган сыйфатны вәгазьдә ничек күрсәтә алганыгыз турында уйланыгыз. Йәһвәгә һәм кешеләргә карата яратуыгызны үстерергә тырышыгыз. Мәхәббәт бар осталыклардан да мөһимрәк. Нәкъ бу сыйфат шәкертләр әзерләү эшендә уңышлы булырга ярдәм итә.

Сезнең белән «иңгә-иң хезмәт итү» мөмкинлеген без бик кадерлибез (Саф. 3:9). Алга таба да кешеләрне яратыгыз һәм шәкертләр әзерләгез. Йәһвә Аллаһы тырышлыкларыгызны мул итеп фатихаласын!

Сезнең кардәшләрегез,

Йәһвә Шаһитләренең Җитәкче советы