Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮ

1 ДӘРЕС

Кешеләргә игътибарлылык

Кешеләргә игътибарлылык

Принцип: «Мәхәббәт... үз файдасын эзләми» (1 Көр. 13:4, 5).

Гайсә ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Яхъя 4:6—9 ны укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   а. Хатын-кыз белән сөйләшә башлаганчы, Гайсә нәрсәгә игътибар иткән?

  2.  ә. Гайсә: «Миңа эчәргә бирче»,— дигән. Ни өчен сөйләшүне шулай башлау уңышлы булган?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Сөйләшүне кеше өчен кызык булган темадан башласак, ул безне теләп тыңлар.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Яраклаша белегез. Кереш сүз әзерләгәндә, үзегез өчен түгел, ә кешеләр өчен кызыклы теманы сайлагыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез:

  1.   a. Яңалыкларда нәрсә күрсәтәләр?

  2.  ә. Күршеләрем, эштәге хезмәттәшләрем я сыйныфташларым нәрсә турында сөйләшә?

4. Күзәтүчән булыгыз. Үзегезгә мондый сораулар бирегез:

  1.   a. Кеше нәрсә белән мәшгуль? Хәзер ул нәрсә турында уйларга мөмкин?

  2.  ә. Кешенең тышкы кыяфәте, киеме һәм өе аның карашлары һәм культурасы турында нәрсәне ачыклый?

  3.  б. Аңа хәзер сөйләшү уңайлымы?

5. Тыңлагыз.

  1.   a. Күпсүзле булмагыз.

  2.  ә. Кешене үз фикерләрен әйтергә дәртләндерегез. Урынлы булганда, сораулар бирегез.