Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮ

2 ДӘРЕС

Табигыйлык

Табигыйлык

Принцип: «Үз вакытында әйтелгән сүз шундый яхшы!» (Гыйб. сүз. 15:23)

Филип ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Рәсүлләр 8:30, 31 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Филип сөйләшүне ничек башлаган?

  2.  ә. Ни өчен сөйләшүне шулай итеп башлау табигый булган?

Без Филиптән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Сөйләшү табигый булса, кеше, мөгаен, үзен иркенрәк хис итәр һәм безне тыңлар.

Филиптән үрнәк алыгыз

3. Күзәтүчән булыгыз. Кешенең йөзеннән һәм тән хәрәкәтләреннән күп нәрсәне, мәсәлән ул сөйләшергә телиме, юкмы икәнен, аңлап була. Сөйләшүне болай башлап була: «Сез... икәнен белә идегезме?» Кешенең сөйләшәсе килмәсә, сөйләшүне дәвам итәргә тырышмагыз.

4. Сабыр булыгыз. Шунда ук Изге Язмалар турында сөйләргә кирәк дип уйламагыз. Изге Язмаларга күчәр өчен, уңайлы вакытны көтегез. Бәлки, андый мөмкинлек киләсе сөйләшүдә генә булыр.

5. Яраклаша белегез. Сөйләшүне бер темага башласагыз, ә кеше башка темага күчсә, аны борчыган сорау турында сөйләшергә әзер булыгыз.