Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮ

3 ДӘРЕС

Игелек

Игелек

Принцип: «Мәхәббәт... игелекле» (1 Көр. 13:4).

Гайсә ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Яхъя 9:1—7 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Гайсә беренче чиратта нәрсә эшләгән: сукыр кешене савыктырганмы я аңа вәгазьләгәнме? (Яхъя 9:35—38 не карагыз.)

  2.  ә. Сезнеңчә, ни өчен, Гайсә игелек кылгач, сукыр кеше аны теләбрәк тыңлаган?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Кеше, үзе турында кайгыртуыбызны сизсә, бәлки, безне яхшырак тыңлар.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Кеше хәленә керә белегез һәм аның хисләрен аңларга тырышыгыз. Моның өчен үзегезне аның урынына куеп карагыз.

  1.   a. Үзегезгә мондый сораулар бирегез: «Бу кешене нәрсә борчый? Аңа нинди ярдәм кирәк? Аны нәрсә кызыксындыра?» Андый уйлану сезгә табигый һәм эчкерсез итеп кешегә игелек кылырга мөмкинлек бирер.

  2.  ә. Кеше берәр проблемасы турында сөйли башласа, сөйләшүне башка якка бормагыз, ә игътибар белән тыңлагыз. Шулай итеп сез аның турында кайгыртуыгызны күрсәтерсез.

4. Сөйләмегездә хөрмәт һәм игелек чагылсын. Кешегә карата игелекле мөнәсәбәтегез тавышыгызда һәм сүзләрегездә сизелсен. Кешене рәнҗетмәс өчен, сүзләрегезне үлчәп сөйләгез.

5. Ярдәмчел булыгыз. Кешегә гамәли ярдәм күрсәтер өчен, мөмкинлекләр эзләгез. Игелекле эшләр яхшы сөйләшүгә китерә ала.

ӨСТӘМӘ ШИГЫРЬЛӘР