Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮ

4 ДӘРЕС

Басынкылык

Басынкылык

Принцип: «Басынкы булып, башкаларны үзегездән өстен күрегез» (Флп. 2:3).

Паул ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Рәсүлләр 26:2, 3 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Паулның сүзләрендә Әгрип патшага карата хөрмәт ничек чагылган?

  2.  ә. Паул үз тыңлаучыларының игътибарын үзенә түгел, ә Йәһвәгә һәм Изге Язмаларга юнәлткән. Бу нәрсәдән күренә? (Рәсүлләр 26:22 не карагыз.)

Без Паулдан нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Сүзләребездә басынкылык һәм ихтирам чагылса, кешеләргә хәбәребезне кабул итү җиңелрәк булыр.

Паулдан үрнәк алыгыз

3. Башкаларны үзегездән өстен күрегез. Үзегезне иң белдекле кеше итеп күрсәтүдән сакланыгыз. Хөрмәт белән сөйләшегез.

4. Изге Язмаларга нигезләнеп өйрәтүегез ачык күренсен. Аллаһы Сүзендәге хакыйкатьләр кеше йөрәгенә үтеп керә. Аны кулланып, без кешенең иманын дөрес нигездә төзибез.

5. Юаш булыгыз. Үзегезнең хаклы булуыгызны расларга тырышмагыз. Тыныч булып калыгыз һәм, кирәк булса, китәргә әзер булыгыз (Гыйб. сүз. 17:14; Тит. 3:2). Кешегә йомшак җавап кайтарсак, киләчәктә ул хәбәребезне, бәлки, теләбрәк тыңлар.

ӨСТӘМӘ ШИГЫРЬЛӘР