Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮ

5 ДӘРЕС

Иплелек

Иплелек

Принцип: «Сүзегез һәрвакыт ягымлы... булсын» (Көл. 4:6).

Паул ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Рәсүлләр 17:22, 23 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Паул, афиналыларның потларга табынганнарын күргәч, нәрсә хис иткән? (Рәсүлләр 17:16 ны карагыз.)

  2.  ә. Афиналыларга вәгазьләгәндә, Паул үзенең ипле булуын ничек күрсәткән?

Без Паулдан нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Кешегә нәрсәне, ничек һәм кайчан әйтергә? Моңа игътибарлы булу мөһим.

Паулдан үрнәк алыгыз

3. Сүзләрне үлчәп сөйләгез. Мәсәлән, христиан динен тотмаган кеше белән Гайсә Мәсих я Изге Язмалар турында сөйләшкәндә, сүзләрне аның ышануларын исәпкә алып сайлагыз.

4. Кешене төзәтергә ашыкмагыз. Аңа үз фикерләрен иркен белдерергә мөмкинлек бирегез. Ул Изге Язмаларга каршы килгән берәр нәрсә әйтсә, аның белән бәхәсләшмәгез (Ягък. 1:19). Кешене игътибар белән тыңласагыз, аның карашларын аңлый алырсыз (Гыйб. сүз. 20:5).

5. Мөмкин булганда, кеше белән ризалашыгыз һәм аны мактагыз. Ул үз карашларының дөреслегенә эчкерсез ышанадыр һәм аларны кадерлидер. Шуңа күрә башта уртак нигез табарга тырышыгыз, ә аннары гына акрын-акрын Изге Язмаларның нәрсәгә өйрәткәнен аңлата барыгыз.