Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

БЕРЕНЧЕ СӨЙЛӘШҮ

6 ДӘРЕС

Кыюлык

Кыюлык

Принцип: «Аллаһыбызның ярдәме белән кыюланып... сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен сөйләдек» (1 Тис. 2:2).

Гайсә ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Лүк 19:1—7 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Ни өчен кайбер кешеләр Заккайны өнәп бетермәгән?

  2.  ә. Ни өчен Гайсә аңа барыбер вәгазьләгән?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Һәртөрле кешеләргә вәгазьләр өчен, безгә кыюлык кирәк.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Йәһвәгә таяныгыз. Изге рух, Гайсә Мәсихкә кыюлык белән вәгазьләргә ярдәм иткән кебек, безгә дә моны эшләргә ярдәм итәр (Мат. 10:19, 20; Лүк 4:18). Берәрсенә вәгазьләргә курыксагыз, Йәһвәдән кыюлык сорагыз (Рәс. 4:29).

4. Кешеләргә карата тискәре карашлы булмагыз. Кешенең тышкы кыяфәте, матди хәле, социаль статусы, тормыш рәвеше я дине аркасында без аңа вәгазьләргә кыенсынырга мөмкин. Әмма истә тотыгыз:

  1.   a. Бездән аермалы буларак, Йәһвә Аллаһы һәм Гайсә кеше йөрәген күрә.

  2.  ә. Йәһвә һәртөрле кешегә үзенең хезмәтчесе булып китәргә ярдәм итә ала.

5. Ипле һәм сак булу турында да онытмагыз (Мат. 10:16). Кеше белән бәхәсләшмәгез. Берәрсе тыңларга теләмәсә я сезгә куркыныч янаса, сөйләшүне ипле генә тәмамлагыз (Гыйб. сүз. 17:14).

ӨСТӘМӘ ШИГЫРЬЛӘР