Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КАБАТ КИЛЕП КИТҮ

8 ДӘРЕС

Түземлек

Түземлек

Принцип: «Мәхәббәт түземле» (1 Көр. 13:4).

Гайсә ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Яхъя 7:3—5 һәм 1 Көринтлеләргә 15:3, 4, 7 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Гайсәнең энеләре башта аңа ничек караган?

  2.  ә. Гайсәнең үз энесе Ягъкубка карата өмете өзелмәгәне нәрсәдән күренә?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Кайбер кешеләргә яхшы хәбәрне кабул итәр өчен күбрәк вакыт кирәк, шуңа күрә безгә түземле булу мөһим.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Башка ысул кулланып карагыз. Кеше Изге Язмаларны өйрәнергә шунда ук ризалашмаса, аңа басым ясамагыз. Кеше Изге Язмалар өйрәнүе ничек үтә һәм нинди файда китерә икәнен аңласын өчен, урынлы булса, аңа моның белән бәйле видеороликлар һәм мәкаләләр күрсәтегез.

4. Чагыштырмагыз. Кешеләр төрле була. Туганыгыз я кызыксынган кеше Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашмаса я аңа берәр хакыйкатьне кабул итү авыр булса, моның сәбәбе турында уйланыгыз. Бәлки, берәр ялган тәгълимат аңа кадерледер? Ә бәлки, туганнары һәм танышлары аңа басым ясыйдыр? Кеше сезнең сүзләрегез турында уйлана алсын өчен һәм теге я бу хакыйкать белән ризалашсын өчен, аңа җитәрлек вакыт бирегез.

5. Кызыксынган кеше турында дога кылыгыз. Кешегә карата уңай караш саклар өчен һәм аның белән ипле сөйләшер өчен, Йәһвәдән ярдәм сорагыз. Өстәвенә, кеше хакыйкать белән эчкерсез кызыксынмаса, Йәһвәдән моны күрергә ярдәм итсен дип сорагыз (1 Көр. 9:26).