Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ

10 ДӘРЕС

Тәвәккәллек

Тәвәккәллек

Принцип: «Без сезгә Аллаһының яхшы хәбәрен җиткерергә дә, хәтта үз җаннарыбызны тапшырырга да тәвәккәл идек. Без сезне яратабыз бит» (1 Тис. 2:8).

Гайсә ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Яхъя 3:1, 2 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Ни өчен Никәдим Гайсә белән төнлә очрашырга теләгән? (Яхъя 12:42, 43 не карагыз.)

  2.  ә. Гайсәнең шәкертләр әзерләргә тәвәккәл булганы Никәдим очрагында ничек күренгән?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Кешеләрне яратканга, без шәкертләр әзерләү эшендә бирелеп катнашабыз.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Өйрәнүне кеше өчен уңайлы вакытта һәм урында үткәрегез. Аңа кайчан өйрәнергә уңайлырак? Ул кайда өйрәнергә тели — өендәме, эш урынында я башка җирдәме? Мөмкин булганча, өйрәнүчегезнең хәл-шартларын исәпкә алып, графигыгызны үзгәртергә әзер булыгыз.

4. Өйрәнүне регуляр рәвештә үткәрегез. Берәр җиргә китәргә җыенсагыз, өйрәнү барыбер үткәрелсен өчен чаралар күрегез. Уйлап карагыз:

  1.   a. Сез өйрәнүне атнаның башка көнендә үткәрә аласызмы?

  2.  ә. Өйрәнүне телефон я видеоконференция аша үткәреп буламы?

  3.  б. Өйрәнүне башка вәгазьче үткәрә алырмы?

5. Дөрес караш турында дога кылыгыз. Кешегә регуляр рәвештә өйрәнергә я Изге Язмалардагы берәр киңәшне кулланырга авыр булса, аңа карата дөрес караш саклар өчен, Йәһвәгә дога кылыгыз (Флп. 2:13). Өйрәнүченең яхшы сыйфатларын күрергә тырышыгыз. Йәһвә бу яктан да ярдәм итсен дип дога кылыгыз.