ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ
11 ДӘРЕС
Гадилек
Принцип: «Телегез белән аңларга авыр булган сүзләр әйтәсез икән, әйткәннәрегезне ничек аңларлар?» (1 Көр. 14:9)
Гайсә ничек эш иткән?
1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Маттай 6:25—27 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:
Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?
2. Гади итеп өйрәтсәк, сүзләребез кешенең хәтерендә калыр һәм йөрәгенә үтеп керер.
Гайсәдән үрнәк алыгыз
3. Күпсүзле булмагыз. Тема буенча бар белгәннәрегезне сөйләр урынына, өйрәнү басмасында китерелгән материал нигезендә сөйләшегез. Сорау биргәч, өйрәнүченең җавап биргәнен сабырлык белән көтегез. Ул җавапны белмәсә я Изге Язмаларга каршы килгән фикер белдерсә, өстәмә сораулар кулланып, аңа дөрес нәтиҗәгә килергә ярдәм итегез. Ул фикерне аңлагач, өйрәнүне дәвам итегез.
4. Өйрәнүчегезгә яңа мәгълүматны элек белгәннәре белән бәйләргә булышыгыз. Мәсәлән, үледән терелтелү темасына күчәр алдыннан, сез өйрәнүчегез белән үлгәннәрнең нинди хәлдә булуын кыскача искә төшерә аласыз.
5. Мисалларны акыллылык белән сайлагыз. Мисал китерер алдыннан, үзегездән сорагыз: