Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

ШӘКЕРТЛӘР ӘЗЕРЛӘҮ

12 ДӘРЕС

Турылык

Турылык

Принцип: «Май һәм фимиам күңелгә шатлык китергән кебек, эчкерсез киңәштән туган дуслык та сөендерә» (Гыйб. сүз. 27:9).

Гайсә ничек эш иткән?

1. ВИДЕОРОЛИК карагыз яисә Марк 10:17—22 не укыгыз. Аннан соң сорауларга җавап бирегез:

  1.   a. Гайсә бу яшь идарәчедә нинди яхшы сыйфатлар күргән?

  2.  ә. Ни өчен, бу кешегә киңәш бирер өчен, Гайсәгә ярату да, кыюлык та кирәк булган?

Без Гайсәдән нәрсәгә өйрәнәбез?

2. Өйрәнүчеләребез рухи яктан үссен өчен, без аларга ярату белән һәм шул ук вакыт туры итеп киңәшләр бирергә тиеш.

Гайсәдән үрнәк алыгыз

3. Өйрәнүчегезгә максатлар куярга һәм аларга ирешергә ярдәм итегез.

  1.   a. «Мәңге шатланып яшәгез!» басмасының һәрбер дәресендә китерелгән «Максат» дигән рамканы кулланыгыз.

  2.  ә. Өйрәнүчегезгә, кечкенә һәм зур максатларга ирешер өчен, нинди адымнар ясарга кирәклеген аңларга булышыгыз.

  3.  б. Өйрәнүчегезне уңышлары өчен һәрдаим мактагыз.

4. Өйрәнүчегезгә рухи яктан үсәргә нәрсә комачаулаганын билгеләп, аңа бу киртәләрне җиңәргә ярдәм итегез.

  1.   a. Үзегездән сорагыз:

    • Өйрәнүчемә суга чумдырылырга нәрсә комачаулый?

    • Мин аңа ничек ярдәм итә алам?

  2.  ә. Өйрәнүчегезгә ярату белән һәм туры итеп киңәш бирер өчен, Йәһвәдән кыюлык сорагыз.

5. Рухи яктан үсмәгән өйрәнүчеләрне калдырыгыз.

  1.   a. Өйрәнүчегез рухи яктан үсәме икәнен билгеләр өчен, үзегезгә мондый сораулар бирегез:

    • Ул белгәннәрен тормышта кулланамы?

    • Ул җыелыш очрашуларына йөриме һәм башкаларга хакыйкать турында сөйлиме?

    • Берникадәр вакыт өйрәнгәннән соң, ул Йәһвә Шаһите булып китү турында уйлыймы?

  2.  ә. Өйрәнүче рухи яктан үсмәсә:

    • Аңа адымнар ясарга нәрсә комачаулый дип сорагыз.

    • Ни өчен өйрәнүне туктатканыгызны ипле генә аңлатыгыз.

    • Өйрәнүне яңадан башлар өчен, аңа нинди адымнар ясарга кирәклеген аңлатыгыз.