КУШЫМТА A
Сөйләшер өчен темалар
Гайсә эчкерсез кешеләр хакыйкатьне кабул итәр дип әйткән (Яхъя 10:4, 27). Шуңа күрә без кешеләргә, һәр мөмкинлекне кулланып, вәгазьләргә тырышабыз. Рухи темага күчәр өчен, «Сез... икәнен белә идегезме?» я «Сезнең... турында ишеткәнегез бармы?» дип сорап була. Аннары Изге Язмалардан туры килгән шигырь күрсәтегез. Кешегә Изге Язмалардан хәтта бер генә гади фикер сөйләп, без аның йөрәгенә хакыйкать орлыгын чәчә алабыз, ә Йәһвә аны үстерә ала (1 Көр. 3:6, 7).
КИЛӘЧӘК
-
1. Дөньядагы вакыйгалар һәм кешеләрнең сыйфатлары соңгы көннәрдә яшәгәнебезне раслый (Мат. 24:3, 7, 8; Лүк 21:10, 11; 2 Тим. 3:1—5).
-
2. Җир беркайчан да юк ителмәячәк (Зәб. 104:5; Вәг. 1:4).
-
3. Экология һәм климат белән бәйле проблемалар хәл ителәчәк (Ишаг. 35:1, 2; Ачыл. 11:18).
-
4. Һәр кешенең камил сәламәтлеге булачак (Ишаг. 33:24; 35:5, 6).
-
5. Сез җирдә мәңге яши аласыз (Зәб. 37:29; Мат. 5:5).
ГАИЛӘ
-
6. Ир «үз хатынын үзен яраткандай яратырга тиеш» (Эфес. 5:33; Көл. 3:19).
-
7. Хатын үз ирен тирән хөрмәт итәргә тиеш (Эфес. 5:33; Көл. 3:18).
-
8. Ир белән хатын бер-берсенә тугры булырга тиеш (Мал. 2:16; Мат. 19:4—6, 9; Евр. 13:4).
-
9. Балалар, ата-аналарын тыңласа һәм хөрмәт итсә, уңышлы булыр (Гыйб. сүз. 1:8, 9; Эфес. 6:1—3).
АЛЛАҺЫ
-
10. Аллаһының исеме бар (Зәб. 83:18; Ирм. 10:10).
-
11. Аллаһы безнең өчен мөһим хәбәр иңдергән (2 Тим. 3:16, 17; 2 Пет. 1:20, 21).
-
12. Аллаһы гадел һәм кешеләрне аермый (Кан. 10:17; Рәс. 10:34, 35).
-
13. Аллаһы безгә ярдәм итәргә тели (Зәб. 46:1; 145:18, 19).
ДОГА
-
14. Аллаһы аңа дога кылуыбызны тели (Зәб. 62:8; 65:2; 1 Пет. 5:7).
-
15. Изге Язмалар дөрес дога кылырга өйрәтә (Мат. 6:7—13; Лүк 11:1—4).
-
16. Без еш дога кылырга тиеш (Мат. 7:7, 8; 1 Тис. 5:17).
ГАЙСӘ
-
17. Гайсә бөек остаз булган, һәм аның киңәшләре бүген дә кулланырлык (Мат. 6:14, 15, 34; 7:12).
-
18. Гайсә бүгенге вакыйгаларны пәйгамбәрлек иткән булган (Мат. 24:3, 7, 8, 14; Лүк 21:10, 11).
-
19. Гайсә — Аллаһының Улы (Мат. 16:16; Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:15).
-
20. Гайсә һәм Аллаһы Тәгалә бер үк шәхес түгел (Яхъя 14:28; 1 Көр. 11:3).
АЛЛАҺЫ ПАТШАЛЫГЫ
-
21. Аллаһы Патшалыгы — күктәге хөкүмәт (Дан. 2:44; 7:13, 14; Мат. 6:9, 10; Ачыл. 11:15).
-
22. Аллаһы Патшалыгы җирдәге хөкүмәтләрне алмаштырачак (Зәб. 2:7—9; Дан. 2:44).
-
23. Аллаһы Патшалыгы гына кешелекнең проблемаларын хәл итә ала (Зәб. 37:10, 11; 46:9; Ишаг. 65:21—23).
ГАЗАПЛАР
-
24. Аллаһы кешеләрнең газапларында гаепле түгел (Кан. 32:4; Ягък. 1:13).
-
25. Бу дөнья белән Шайтан идарә итә (Лүк 4:5, 6; 1 Яхъя 5:19).
-
26. Аллаһы газапларыбызга ваемсыз түгел (Зәб. 34:17—19; Ишаг. 41:10, 13).
-
27. Тиздән Аллаһы бар газапларны бетерәчәк (Ишаг. 65:17; Ачыл. 21:3, 4).
ҮЛЕМ
-
28. Үлеләр бер нәрсә дә белми, хис итми һәм газапланмый (Вәг. 9:5; Яхъя 11:11—14).
-
29. Үлеләр безгә булыша да, зыян китерә дә алмый (Зәб. 146:4; Вәг. 9:6, 10).
-
30. Үлгән якыннарыбыз үледән терелтеләчәк (Әюп 14:13—15; Яхъя 5:28, 29; Рәс. 24:15).
-
31. «Үлем... инде булмаячак» (Ачыл. 21:3, 4; Ишаг. 25:8).
ДИН
-
32. Аллаһы бер генә динне хуплый (Ирм. 7:11; Мат. 7:13, 14, 21—23).
-
33. Аллаһы икейөзлелекне нәфрәт итә (Ишаг. 29:13; Мик. 3:11; Марк 7:6—8).
-
34. Аллаһының чын хезмәтчеләрен мәхәббәт буенча билгеләп була (Мик. 4:3; Яхъя 13:34, 35).