Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

КУШЫМТА Б

«Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басма буенча ничек өйрәнү үткәрергә?

«Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басма буенча ничек өйрәнү үткәрергә?

«Мәңге шатланып яшәгез!» дигән басманы әзерләгәндә, кардәшләр күп дога кылган һәм тикшерүләр үткәргән. Бу басма күбрәк файда китерсен өчен, киләсе киңәшләрне кулланыгыз.

Өйрәнү алдыннан

  1. 1. Яхшы әзерләнегез. Өйрәнүчегезнең ихтыяҗлары, хәл-шартлары һәм карашлары турында уйланыгыз. Нинди фикерне аңлау я нинди киңәшне куллану аңа аеруча авыр? Моның турында да уйланыгыз. «Өстәмә материал»дагы нинди видеоролик я мәкалә өйрәнүчегезгә файдалы була ала? Кирәк булса, аны өйрәнү вакытында кулланырга әзер булыгыз.

Өйрәнү вакытында

  1. 2. Өйрәнүчегез риза булса, өйрәнүне дога белән башлагыз һәм дога белән тәмамлагыз.

  2. 3. Күпсүзле булмагыз. Материалдан читкә китмәгез. Өйрәнүчегез үз фикерләрен иркен белдерсен.

  3. 4. Яңа кисәкне башлаганда, аның төп фикерен укып чыгыгыз һәм берничә дәреснең исеменә игътибар итегез.

  4. 5. Кисәкне тәмамлагач, кабатлау өчен сораулар ярдәмендә өйрәнүчегезгә кисәктәге төп фикерләрне искә төшерергә булышыгыз.

  5. 6. Һәр дәресне өйрәнгәндә:

    1. а. Материалны укып чыгыгыз.

    2. ә. «Укы» дип билгеләнгән шигырьләрне укып чыгыгыз.

    3. б. Кирәк булса, башка шигырьләргә дә игътибар итегез.

    4. в. «Карагыз» дип билгеләнгән видеороликларны күрсәтегез (мөмкинлек булса).

    5. г. Өйрәнүчегә дәрестәге сорауларны бирегез.

    6. д. «Тирәнрәк казыгыз» дигән өлештәге рәсемнәргә игътибар итегез һәм алар буенча сораулар бирегез.

    7. е. «Максат» дигән рамканы кулланыгыз. Өйрәнүчегезне бу рамкада китерелгән максатка омтылырга я өстәмә максат куярга дәртләндереп була.

    8. ё. Өйрәнүчедән, ул әзерләнгәндә, аңа «Өстәмә материал» дигән өлештән нинди мәкалә я видеоролик аеруча ошады дип сорагыз.

    9. ж. Һәр өйрәнүдә бер дәресне үтәргә тырышыгыз.

Өйрәнүдән соң

  1. 7. Өйрәнүчегез турында уйланыгыз. Йәһвә аның рухи үсешен фатихаласын дип дога кылыгыз. Өйрәнү үткәрүдә уңышлы булыр өчен, Аллаһыдан зирәклек сорагыз.