Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Патшалыгы — җирнең яңа хөкүмәте

Алла Патшалыгы — җирнең яңа хөкүмәте

Алла Патшалыгы — җирнең яңа хөкүмәте

«Патшалык... бөтен патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак» (ДАНИЕЛ 2:44).

1. Изге Язмаларда, һичшиксез, нәрсә бар?

ИЗГЕ Язмалар — бу Алланың кешеләргә биргән ачышы. Рәсүл Паул: «Без җиткергән Алла сүзен кабул итеп, сез кеше сүзе кебек түгел, ә Алла сүзе итеп кабул иттегез һәм ул чынында шулай»,— дип язган (1 Фессалоникилеләргә 2:13). Изге Язмаларда безгә Алла турында белергә кирәк булган мәгълүматлар бар: ул аның шәхесе, ниятләре һәм безгә карата куйган таләпләре турында сөйли. Анда гаилә тормышы һәм көндәлек тәртипкә карата иң яхшы үгет-нәсихәтләр бар. Анда үткән заманда үтәлгән, хәзер үтәлә торган һәм киләчәктә үтәләчәк җентекле пәйгамбәрлекләр бар. Әйе, «Бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган һәм өйрәнү, гаепне ачу, төзәлү, гаделлеккә өйрәнү өчен файдалы, һәрбер игелекле эшкә хәзерләнгән Алла кешесе хәбәрдар булсын» (2 Тимәтигә 3:16, 17).

2. Гайсә Изге Язмаларның төп темасына ничек басым ясаган?

2 Изге Язмаларда иң мөһиме — аның темасы: Алланың күктәге Патшалыгы ярдәмендә Алланың хакимлеген (аның идарә итү хокукын) аклау. Гайсә үз хезмәтендә бу мәсьәләгә беренче дәрәҗәдә әһәмият биргән. «Шул вакыттан Гайсә: „Тәүбә итегез, чөнки Күк Патшалыгы якынлашты“,— дип вәгазьләп йөри башлады» (Матфей 4:17). Ул: «Сез исә иң элек Алла Патшалыгын һәм Аның гаделлеген эзләгез, һәм алар барысы да сезгә бирелер»,— дип Патшалык безнең тормышта нинди урында торырга тиеш икәнен күрсәткән (Матфей 6:33). Гайсә үз шәкертләрен Алладан: «Синең Патшалыгың килсен; күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың булсын»,— дип сорарга өйрәтеп, Патшалыкның мөһимлегенә басым ясаган (Матфей 6:10).

Җирнең яңа хөкүмәте

3. Алла Патшалыгының безнең өчен нигә зур әһәмияте бар?

3 Алла Патшалыгының кешеләр өчен нигә шул кадәр зур әһәмияте бар? Чөнки ул тиздән җир өстендә идарә итүне үзгәртә торган эшләр башкарачак. Даниел 2:44 тәге пәйгамбәрлектә: «Ул патшалыклар [бүгенге көндә җирдә идарә иткән] көннәрендә күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык [күктәге хөкүмәт] төзәячәк, һәм ул патшалык башка халыкка бирелмәячәк; ул бөтен патшалыкларны [җирдәге хөкүмәтләрне] җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак»,— дип әйтелә. Алланың күктәге Патшалыгының хакимлеге тулысынча үз хокукларына кергәч, җирдә башка беркайчан да кешеләр идарә итмәячәкләр. Фикер каршылыкларына китерә һәм канәгатьләндерми торган кеше хакимлеге мәңгегә онытылачак.

4, 5. а) Гайсә Патшалыкта ни өчен иң яхшы Патша булыр иде? б) Якын киләчәктә Гайсә нинди йөкләмә алачак?

4 Турыдан-туры Йәһвә җитәкчелеге астында эшне алып бара торган күк Патшалыгының Баш Хакиме — Гайсә Мәсих бу рольгә мөмкин кадәр яхшырак туры килә. Җиргә килгәнчегә кадәр ул, Алланың иң беренче барлыкка китергән заты, Алланың «оста ярдәмчесе» буларак күктә яшәгән (Гыйбрәтле хикәя 8:22—31, ХТ). Ул «барлык затлардан алданрак туган күзгә күренмәс Алланың чагылышы; чөнки Ул күктәге һәм җирдәге барысын да барлыкка китергән» (Колосслыларга 1:15, 16). Алла Гайсәне җиргә җибәргәч, ул һәрчакта Алла ихтыярын үтәгән. Ул иң авыр сынаулар кичергән һәм ахырына кадәр үз Атасына тугрылыгын саклап үлгән (Яхъя 4:34; 15:10).

5 Гайсә Аллага үлеменә кадәр тугрылыклы булып калганы өчен бүләк алган. Алла аны күктә яшәү өчен терелткән һәм күктәге Патшалыкның Патшасы булырга хокук биргән (Ап. эшләре 2:32—36). Тиздән Алла Патшалыкның баш булып торучы Патшасы, Гайсә Мәсихкә тирән хөрмәтле курку уята торган, җирдәге кеше идарәсенә чик куярга һәм безнең планетаны явызлыктан тулысынча азат итәр өчен исәпсез күп куәтле рухи затларның җитәкчесе булырга йөкләмә бирәчәк (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22; 2 Фессалоникилеләргә 1:6—9; Ачыш 19:11—21; 20:1—3). Аннары Мәсихкә буйсынган күктәге Алла Патшалыгы бөтен җир өстендә яңа хакимият, бердәм хөкүмәт булачак (Ачыш 11:15).

6. Патшалыкта баш булып торучы Патшадан нинди идарә итүне көтеп була?

6 Алла Сүзе җирнең яңа Хакиме турында: «Аңа бөтен халыклар, кабиләләр һәм телләр хезмәт итсен өчен Аңа хакимият, дан һәм патшалык бирелгән»,— дип әйтә (Даниел 7:14). Гайсә яратуда Аллага охшарга тырышканга күрә, аның идарә итү вакытында тынычлык һәм бәхет чыннан да зур булачак (Матфей 5:5; Яхъя 3:16; 1 Яхъя 4:7—10). «Аны [патшалыкны] закон һәм дөреслек [«гаделлек», ЯД] белән раслау өчен... патшалыкның һәм тынычлыкның таралуына чик булмас» (Исай 9:7, АМТ). Ярату белән гадел һәм хыянәтсез идарә итүче Хаким нинди фатиха булачак! Шуңа күрә 2 Питер 3:13 тә: «Без Аның вәгъдәсе буенча гаделлек тора торган яңа җирне [җирдәге яңа җәмгыятьне] һәм яңа күкне [күктәге Алла Патшалыгын] көтәбез»,— дип алдан ук әйтелгән.

7. Матфей 24:14 бүгенге көннәрдә ничек үтәлә?

7 Башка хәбәрләргә караганда, Алла Патшалыгы турында хәбәр барлык хакыйкать яратучыларга өмет бирә. Шуңа күрә, без бу явыз системаның «ахыр заманында» яшәвебез турында шаһитлык бирә торган галәмәтне сурәтләгәндә, Гайсә: «Һәм бу Патшалык Инҗиле барлык халыкларга шаһитлык буларак, бөтен галәмдә вәгазьләнер; һәм шул вакыт ахыр килер»,— дип алдан ук әйткән (2 Тимәтигә 3:1—5; Матфей 24:14). Бу пәйгамбәрлек хәзер алты миллионга якын Йәһвә Шаһите Алла Патшалыгы турында 234 илдә бер елга миллиардтан артык сәгать сарыф итүләре белән үтәлә. Шуңа күрә бөтен дөнья буенча 90 000 гә якын җыелыш җыела торган гыйбадәт кылу урыннарының Патшалык Заллары дип аталуы урынлы. Бу Залларга кешеләр киләчәк яңа хөкүмәт турында белер өчен киләләр.

Мәсихнең хакимдәшләре

8, 9. а) Мәсихнең хакимдәшләре кемнәрдән сайлана? б) Патшаның һәм аның хакимдәшләренең идарә итүендә без нәрсәдә ышанычлы була алабыз?

8 Алланың күк Патшалыгында Гайсә Мәсихнең хакимдәшләре дә булачак. Ачыш 14:1—4 тә 144 000 кеше «кешеләрдән йолып алыначак» һәм күктә яшәр өчен терелтеп торгызылачак дип алдан ук әйтелгән. Аларның санына башкалар аларга хезмәт иткәнне көтмәгән, ә үзләре тыйнак Аллага һәм кардәшләргә хезмәт иткән кешеләр керә. «Алар Алланың һәм Мәсихнең руханилары булачак һәм Аның белән бергә мең ел патшалык итәчәкләр» (Ачыш 20:6). Аларның саны бу системаның ахырын кичергән һәм «беркем дә санап бетерә алмаслык барлык кабиләләрдән, һәм буыннардан, һәм халыклардан, һәм телләрдән хисапсыз күп кешеләр» әгьзаларына караганда күпкә азрак. Бу кешеләр дә Аллага «көне-төне хезмәт итәләр», ләкин аларның күк өмете юк (Ачыш 7:9, 15). Алар Алланың күк Патшалыгының гражданнары буларак яңа җирнең үзәге булып торалар (Мәдхия 36:29; Яхъя 10:16).

9 Мәсих белән бергә күктә идарә итүчеләрне Йәһвә, тормышның бөтен авырлыкларын үз өсләрендә кичергән тугрылыклы кешеләрдән сайлаган. Бу патша-руханилар кешеләргә тормышларында очраган барлык авырлыкларны үз тәҗрибәләрендә үткәргәннәр. Кешеләр арасында яшәгәнгә күрә, алар кешеләр өстеннән яхшырак идарә итә алалар. Гайсә үзе «кичергәннең барлыгы аша тыңлаучанлыкка өйрәнгән» (Еврейләргә 5:8, ХТ). Рәсүл Паул: «Бездә хәлсезлекләребездә мәрхәмәт күрсәтә алмый торган түгел, ә без кебек, гөнаһтан башка, вәсвәсәләндерелгән баш рухани бар» (Еврейләргә 4:15). Алланың гадел яңа дөньясында кешеләр өстеннән яратучы, мәрхәмәт күрсәтүче патшалар һәм руханилар идарә итәчәген белүебез ничек юата соң!

Патшалык Алланың ниятенә кергәнме соң?

10. Күктәге Патшалык ни өчен Алланың беренче ниятенә кермәгән?

10 Адәм белән Хауваны барлыкка китергәндә күк Патшалыгы Алланың беренче ниятенә кергәнме соң? Яшәеш китабының барлыкка китерү турындагы хикәясендә кешелек өстеннән идарә итәргә тиеш булган Патшалык турында бернәрсә дә әйтелми. Йәһвә үзе кешеләр хакиме булган һәм алар аңа буйсынган арада, башка идарә итүнең кирәге булмаган. Яшәеш китабының 1 бүлегеннән Йәһвә Адәм һәм Хаува белән, ихтимал, үзенең бердән-бер күктәге Улы аша аралашканы күренә. Изге Язмаларда «Алла аларга әйткән» дигән гыйбарә кулланыла (Яшәеш 1:28, 29; Яхъя 1:1).

11. Кешеләргә нинди камил башлангыч бирелгән булган?

11 Изге Язмаларда: «Алла бөтен барлыкка китергәнен күрде дә һәм менә: гаять яхшы!» — дип әйтелә (Яшәеш 1:31). Едем бакчасында барысы да абсолют камил булган. Адәм белән Хаува оҗмахта яшәгәннәр. Аларда камил акыл һәм камил тән булган. Алар үзләренең Барлыкка Китерүчеләре белән аралаша алганнар, ә ул алар белән. Ә тугрылыкны сакласалар, алар камил балалар таба алырлар иде. Күктәге яңа хөкүмәтнең барлыкка килүе кирәк булмас иде.

12, 13. Алла камил кешеләрнең саны күп булса да ни өчен алар белән аралаша алыр иде?

12 Ә кешеләрнең саны арта барганда Алла алар белән ничек аралашкан булыр иде? Йолдызларга игътибар итик. Алар галактика дип аталган төркемнәргә тупланганнар. Кайбер галактикаларда йолдызларның саны миллиардка, ә икенчеләрендә триллионга җитә. Ә галимнәр исәпләве буенча, без күзәтә алган Галәмдә 100 миллиардка якын галактика! Шуңа да карамастан Барлыкка Китерүче: «Күзләрегезне күк биеклегенә күтәрегез һәм карагыз: кем аларны барлыкка китергән? Кем аларның гаскәрләрен санап чыгара? Ул аларның барысын да исемнәре белән атый: Аның куәтенең күплеге һәм бөек көче аркасында бернәрсә дә юкка чыкмый»,— дип әйтә (Исай 40:26).

13 Әгәр дә Алла күктәге бөтен җисемнәрне истә тота икән, аңа, һичшиксез, саннары азрак булган кешеләргә игътибар күрсәтергә авыр түгел. Хәтта бүген дә аңа һәр көнне миллионлаган җирдәге хезмәтчеләре дога кылалар. Аларның догалары аңа шунда ук барып җитә. Шуңа күрә Алланың барлык камил хезмәтчеләре белән аралашу бернинди дә кыенлыклар тудырмаган булыр иде. Кешеләргә игътибар күрсәтер өчен аңа күк Патшалыгы кирәк түгел иде. Ничек искиткеч булыр иде! Йәһвә — Хаким һәм аңа турыдан-туры мөрәҗәгать итеп була һәм кешеләрне үлем көтми, ә алда оҗмах җирендәге мәңгелек тормыш!

«Кеше... ихтыярында түгел»

14. Кешеләргә Йәһвәнең идарәсе ни өчен һәрвакыт кирәк булачак?

14 Ләкин кешеләргә, хәтта камил буларак та, Йәһвә идарәсе һәрчак кирәк булыр иде. Ни өчен? Чөнки Йәһвә аларны аның идарәсез яшәү сәләте белән барлыкка китермәгән. Кешелек өчен бу закон һәм аны пәйгамбәр Йәрәми таныган: «Ходаем, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм. Ходай, җәза бир миңа» (Йәрәми 10:23, 24). Кешеләр ягыннан җәмгыять белән Йәһвә ярдәменнән башка уңышлы идарә итә алырлар дип карар итү акылсыз булыр иде. Бу аларның ничек барлыкка китерелгәне белән каршы килү булыр иде. Йәһвә идарәсеннән бәйсезлек эгоизмга, нәфрәтлеккә, мәрхәмәтсезлеккә, көч куллануга, сугышларга һәм үлемгә котылгысыз рәвештә китерер иде. «Кеше өстеннән кеше аның зыяны өчен хакимлек иткән булыр иде» (Вәгазьче 8:9).

15. Безнең беренче ата-анабыз начар сайлавының нәтиҗәләре нинди булган?

15 Бәхетсезлеккә каршы, безнең беренче ата-анабыз алар Алланың идарә итүендә мохтаҗ түгел дип карар иткәннәр һәм аннан бәйсез яшәүне яхшырак дип тапканнар. Алла аларга камил булып калырга рөхсәт итмәгән. Алар ток чыганагыннан өзелгән электр приборына охшаш булганнар. Вакытлар узу белән алар «баруларын акрынлатырлар» иде һәм «туктарлар», ягъни үләрләр иде. Алар, образлы итеп әйткәндә, кимчелекле формада булганнар һәм буыннарына үзләренең гөнаһлы хәленнән башка бернәрсә дә бирә алмаганнар (Римлыларга 5:12). «Ул [Йәһвә] кыя, аның эшләре камил, һәм бөтен юллары гадел; [...] Ләкин алар Аның алдында бозылдылар, алар үзләренең бозыклыклары буенча аның балалары түгел» (Икенчезаконлык 32:4, 5). Адәм белән Хаувага Иблис булып киткән фетнә күтәрүче рухи зат тәэсир иткәнлеге дөрес; ләкин аларда камил акыл булган һәм алар аның дөрес булмаган тәкъдимнәрен кире кага алырлар иде (Яшәеш 3:1—19; Якуп 4:7).

16. Алладан бәйсезлек нәрсәгә китергәненә тарих ничек шаһитлык бирә?

16 Тарих Алладан бәйсезлек нәрсәгә китерә икәнен ап-ачык күрсәтә. Мең еллар дәвамында кешеләр идарә итүнең барлык мөмкин булган формаларын, экономиканың барлык мөмкин булган системаларын һәм иҗтимагый стройларын төзеп караганнар. Ләкин явыз кешеләр «һаман начаррак һәм начаррак эшлиләр» (2 Тимәтигә 3:13, ЯД). Моны ХХ гасыр исбат итте. Тарихның башка бернинди дә чоры шулкадәр күп ачулы мәрхәмәтсезлек, көч куллану, сугышлар, ачлык, хәерчелек һәм кайгы-хәсрәт күрмәгән иде. Һәм медицинаның нинди генә уңышларга ирешүенә карамастан, барлык кешеләр иртәме, соңмы үләләр (Вәгазьче 9:5, 10). Үз табаннарын үзләре юнәлдерергә тырышып, кешеләр Иблис һәм аның җеннәренең табышы булырга үзләренә рөхсәт иттеләр һәм алар кешеләр өстеннән шундый хакимияткә ирештеләр, хәтта Изге Язмалар Иблисне «бу әйберләр системасының илаһисы» дип атый (2 Коринфлыларга 4:4, ЯД).

Ихтыяр иреген бүләк итеп бирү

17. Ихтыяр иреге бүләген ничек кулланырга кирәк булган?

17 Йәһвә кешеләргә ни өчен үз юллары белән барырга рөхсәт иткән? Чөнки ул аларны искиткеч бүләк ихтыяр иреге — сайлап алу сәләте белән барлыкка китергән. Рәсүл Паул: «Йәһвә рухы кайда булса, шунда азатлык»,— дип әйткән (2 Коринфлыларга 3:17, ЯД). Беркемнең дә аның урынына һәрбер секундта да нәрсә әйтергә һәм нәрсә эшләргә карар ителеп тора торган робот буласы килми. Ләкин Йәһвә кешеләрдән ихтыяр иреге бүләге белән җаваплы рәвештә куллануны таләп иткән; алар ни өчен Алланың ихтыярын үтәргә һәм аның хакимлеге астында калырга акыллы икәнен күрергә тиеш иделәр (Галатларга 5:13). Димәк, азатлык абсолют булырга тиеш булмаган, югыйсә анархия булыр иде. Азатлык Алланың игелек теләүче кануннарының чикләрендә үтәлгән булыр иде.

18. Кешегә сайлау иреген үтәргә рөхсәт итеп, Алла нәрсәне күрсәткән?

18 Кеше гаиләсенә үз юлы белән барырга рөхсәт итеп, Алла без аның идарәсенә мохтаҗ булуыбызны мәңгегә күрсәткән. Аның идарә итү рәвеше — аның югары хакимияте — бердәнбер дөрес. Ул иң зур бәхет, канәгатьләнү һәм рәхәтләнеп яшәү китерә. Чөнки Йәһвә нияте буенча безнең акылыбыз һәм тәнебез аның кануннары белән гармония бозылмаган чакта яхшырак эшли. «Мин Ходай [«Йәһвә», ЯД], сине файдалыга өйрәтүче, син барырга тиеш булган юлдан сине алып баручы синең Аллаң» (Исай 48:17). Алла кануннарыннан читкә чыкмый торган ирекле сайлау кешеләргә авыр булмас иде, ә төрле ризык әзерләргә, төрле йортлар төзергә, төрле сәнгать әсәрләре барлыкка китерергә һәм төрле-төрле музыка язарга мөмкинлек бирер иде. Тормышка дөрес ашырыла торган ихтыяр иреге оҗмах җирендәге могҗизалы, чиксез кызык тормышның булуын мөмкин итәр иде.

19. Алла үз-үзе белән кешеләрне нинди чара белән килештерә?

19 Ләкин начар сайлау ясап, кешеләр Йәһвәдән ерагайганнар һәм шуннан соң камиллекне югалтканнар, нәселләре бозыла һәм үлә башлаган. Алар бу аяныч хәлдән аларның коткаруына һәм аларга Алла белән тиешле мөнәсәбәтләрне кайтарырга — аның кызлары һәм уллары булырга рөхсәт итүендә мохтаҗ булганнар. Алланың бу максат өчен сайлаган чарасы Патшалык булып тора, ә Йолып Алучысы — Гайсә Мәсих (Яхъя 3:16). Шуның аркасында чыннан да Гайсәнең гыйбрәтле хикәясендәге юлдан язган улы кебек тәүбә иткәннәр Алла белән тынычлык таба һәм яңадан аның балалары була алалар (Лука 15:11—24; Римлыларга 8:21; 2 Коринфлыларга 6:18).

20. Патшалык Алла ихтыярын ничек үтәргә тиеш?

20 Һичшиксез, Йәһвә ихтыяры җирдә үтәләчәк (Исай 14:24, 27; 55:11). Алла Мәсих җитәкчелегендәге Патшалык ярдәмендә безнең Хакимебез булырга үз хокукын тулысынча аклаячак (яисә исбат итәчәк). Патшалык бу җир өстеннән кешеләрнең һәм җеннәрнең идарәсенә ахыр куячак. Аннан соң ул күктән мең ел бүленмәс идарә итәчәк (Римлыларга 16:20; Ачыш 20:1—6). Ләкин бу вакыт дәвамында Йәһвә идарәсенең өстенлеге ничек күрсәтеләчәк? Һәм мең елдан соң Патшалык нинди роль уйнаячак? Бу сораулар чираттагы мәкаләдә каралачак.

Кабатлау өчен пунктлар

• Изге Язмаларның мөһим темасы нинди?

• Җирнең яңа хөкүмәтенә кем керә?

• Кешеләрнең Алладан бәйсез булган идарәсе ни өчен берничек тә уңышлы була алмый?

• Ихтыяр иреген ничек кулланырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең тәгълиматында махсус әһәмият Патшалык ярдәмендәге Алла идарәсенә бирелгән.

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Барлык илләрдә Йәһвә Шаһитләре Патшалыкны үзләренең иң мөһим тәгълиматы итәләр.

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Тарих Алладан бәйсезлек күпме явызлык китергәне турында шаһитлык бирә.

[Чыганаклар]

Беренче бөтендөнья сугышы гаскәрләре: U.S. National Archives photo; концлагерь: Oświęcim Museum; бала: UN PHOTO 186156/J. Isaac