Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Патшалыгы нәрсә эшләячәк

Алла Патшалыгы нәрсә эшләячәк

Алла Патшалыгы нәрсә эшләячәк

«Синең Патшалыгың килсен; күктәге кебек җирдә дә Синең ихтыярың булсын» (МАТФЕЙ 6:10).

1. Алла Патшалыгының килүе нәрсәне аңлата?

ГАЙСӘ үзенең эзеннән баручыларын Алла Патшалыгы турында дога кылырга өйрәткәндә, ул Патшалык килү белән кешеләрнең мең еллар Алладан бәйсез идарә итүләренә ахыр киләчәген белгән. Бөтен бу вакыт дәвамында Алла ихтыяры, гомумән, җирдә үтәлмәгән (Мәдхия 147:8, 9). Әмма Патшалык күктә урнаштырылганнан соң, Алла ихтыяры бар җирдә үтәлергә тиеш. Кешеләрнең идарә итүен Алланың күктәге Патшалыгы белән искиткеч алмаштыру вакыты тиз якынлаша.

2. Кеше идарәсеннән Алла Патшалыгы идарәсенә күчү нәрсә белән билгеләнеп үтәләчәк ?

2 Бу идарәнең алмаштырылуы Гайсә «дөнья яратылганнан бирле әлегә чаклы тиңдәше булмаган һәм булмаслык зур кайгы» дип атаган вакытның чоры белән билгеләнеп үтәләчәк (Матфей 24:21). Изге Язмалар бу вакыт күпме дәвам иткәнен әйтми, ләкин ул үзе белән дөнья моңа кадәр күрмәгән бәла-казалар алып киләчәк. Зур кайгының башында җирдә торучы күпчелек кешеләрне шаккатыра торган вакыйга булачак: барлык ялган дин юк ителәчәк. Ләкин бу Йәһвә Шаһитләре өчен тирән борчылу булмый, чөнки алар моны күптән көтәләр (Ачыш 17:1, 15—17; 18:1—24). Зур кайгы Армагеддон белән Алла Патшалыгы Иблиснең барлык системасын җимергәндә тәмамлана (Даниел 2:44; Ачыш 16:14, 16).

3. Йәрәми буйсынмаганнарның язмышларын ничек сурәтли?

3 Бу «Алланы белмәүчеләр» һәм Мәсих кул астында булган күк Патшалыгы турындагы «яхшы хәбәргә буйсынмаучылар» өчен нәрсәне аңлата? (2 Фессалоникилеләргә 1:6—9). Изге Язмаларның пәйгамбәрлегендә: «Менә, бәла-каза халыктан-халыкка күчәчәк һәм зур буран җирнең читләреннән күтәрелер. Һәм шул көндә җирнең бер чигеннән икенче чигенә кадәр Ходай тарафыннан үтерелгәннәр булыр, алар турында күз яше түгелмәс һәм җыеп күмелгән булмаслар, тирес булып җир йөзендә ятарлар»,— дип әйтелә (Йәрәми 25:32, 33).

Явызлыкның ахыры

4. Йәһвәнең бу явыз системаны юк итәргә ни өчен хокукы бар?

4 Йәһвә Алла явызлыкны мең еллар дәвамында түзгән һәм бу чын күңелле кешеләргә кеше идарәсенең һәлакәткә алып баруын күрер өчен җитәрлек булган. Мәсәлән, бер чыганак мәгълүматы буенча, ХХ гасырда гына сугышларда, революцияләрдә һәм тәртипсезлекләрдә 150 миллионга якын кеше үлгән. Кеше мәрхәмәтсезлеге аеруча ачык булып, 50 миллионга якын кеше, күпләре нацист концлагерьларында коточкыч үлем белән үтерелгән булганда, Икенче бөтендөнья сугышында күренгән. Безнең көннәрдә явыз һәм алдакчы кешеләр, Изге Язмаларда алдан әйтелгән белән тулысынча туры китереп, явызлык эшләүләрендә тагын да алга китәләр (2 Тимәтигә 3:1—5, 13). Бүгенге көннәрдә әхлаксызлык, җинаятьчелек, көчләү һәм Алла нормаларын хөрмәт итмәү киң таралган. Шуңа күрә Йәһвәнең бу явыз системаны юк итәргә тулы хокукы бар.

5, 6. Борынгы Ханаанның бозык булуын сурәтләгез.

5 Бүгенге хәл 3 500 елга якын элек Ханаанда булган хәлне искә төшерә. Изге Язмалар: «Ходай өчен барлык җирәнгеч булганны, Ул күралмаганны алар үзләренең илаһиларына эшлиләр; алар илаһиларына үз кызларын һәм улларын утта яндыралар»,— дип әйтә (Икенчезаконлык 12:31). Йәһвә Исраил халкына: «Бу халыклар бозык булганга күрә синең йөзең алдыннан Ходай, синең Аллаң аларны куа»,— дип белдергән (Икенчезаконлык 9:5). Тарихчы-библеист Генри Геллей: «Ваалга, Астартага һәм башка Ханаан илаһиларына табыну бер үк вакытта иң түбән һәм гөнаһлы оргияләр белән булган һәм бу [илаһиларның] табыну урыннары һәртөрле кабахәтлекнең үзәге булган»,— дип билгели.

6 Геллей ханаанлыларның үз бозыклыкларында ничек тирәнгә киткәннәрен күрсәткән. Күп санлы мондый урыннарның берсендә археологлар «Ваалга корбан итеп китерелгән бала мәетләре белән күп чүлмәкләр» тапканнар. Геллей болай дип әйтә: «Бу урын бала зираты булып торган. [...] Шулай ханаанлылар үзләренең амораль гореф-гадәтләре белән потлар алдында дини хезмәтләрен үткәргәннәр һәм иң беренче сабыйларын бу илаһиларга корбан итеп китергәннәр. Моңардан Ханаанның күпчелектә зур милли масштабта Содом һәм Гоморра булганы күренә. [...] Шушындый җирәндергеч һәм түбән культураның булырга хокукы булганмы? [...] ...Ханаанда казу эшләрен алып бара торган археологлар Алланың бу халыкны шактый алда юк итмәгәненә шаккаталар».

Җирне мирас итеп алучылар

7, 8. Алла җирне ничек чистарта?

7 Алла Ханаанны чистарткан кебек, нәкъ шулай ук ул тиз арада бөтен җирне дә чистартачак һәм аның ихтыярын үтәүчеләренә бирәчәк. «Гаделләр җирдә яшәячәк һәм әхлакый яктан саф булганнар анда торачак; ә законсызлар җирдән юк ителәчәк» (Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22). Мәдхия җырлаучы: «Гөнаһлының юкка чыгачагына күп түгел инде... Ә юашлар җирне мирас итеп алырлар һәм тынычлыкның күплегенә рәхәтләнерләр»,— дип әйтә (Мәдхия 36:10, 11). Моннан тыш, «мең ел беткәнче халыкларны кызыксындырмас өчен» Иблис юк ителәчәк (Ачыш 20:1—3). Әйе, «дөнья да узып бара, аның нәфесе дә, ә Алла ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17).

8 Гайсә җирдә мәңге яшәргә теләгәннәрнең искиткеч өметләрен: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар»,— дип кыскача сурәтләгән (Матфей 5:5). Ул, күрәсең: «Гаделләр җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр»,— дип алдан ук әйтелгән Мәдхия 36:29 ны дәлил итеп күрсәткән. Гайсә Алла нияте буенча йөрәкләре яхшы эшләргә юнәлдерелгән кешеләр мәңге оҗмах җирендә яшәячәген белгән. Йәһвә: «Мин җирне, кешене һәм җир йөзендә булган хайваннарны Үземнең бөек куәтем белән барлыкка китердем... һәм аны Мин теләгәнемә бирдем»,— дип әйтә (Йәрәми 27:5).

Гаҗәеп яңа дөнья

9. Алла Патшалыгы нинди тынычлыкка юл ача?

9 Армагеддоннан соң Алла Патшалыгы «гаделлек тора торган» гаҗәеп «яңа җиргә» юл ачачак (2 Питер 3:13). Бу авыр явыз әйберләр системасыннан азат ителгәч, Армагеддонны кичергән кешеләр нинди җиңеллек сизәчәкләр! Алар таң калачаклар, чөнки алар күк Патшалыгы белән идарә ителә торган гадел яңа дөньяга кергәннәр һәм аларны искиткеч фатихалар һәм мәңгелек тормыш көтә! (Ачыш 7:9—17).

10. Патшалык идарә итү вакытында нинди явызлык юкка чыгачак?

10 Кешеләрне моннан ары сугышлар, җинаятьчелек, ачлык һәм хәтта ерткычлар да куркытмаячак. «Һәм алар [Минем халкым] белән тынычлык васыяте корам һәм җирдән ерткыч хайваннарны бетерәм... [...] Һәм болындагы агач җимешен бирәчәк һәм җир дә үз җитештергәннәрен бирәчәк; һәм алар [кешеләр] үз җирләрендә куркынычсыз булырлар». «Алар кылычларын яңадан чүкеп сабаннар һәм сөңгеләреннән — урак ясарлар; халык халыкка кылыч күтәрмәс һәм моннан ары сугышырга өйрәнмәячәкләр. Әмма һәркем үзенең йөзем сабагы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак һәм беркем дә аларны куркытмас» (Йәзәкил 34:25—28; Михей 4:3, 4).

11. Бөтен физик авыруларга ахыр киләчәгенә без ни өчен ышанычлы була алабыз?

11 Авырулар, кайгы-хәсрәтләр һәм хәтта үлем дә юк ителәчәк. «Яшәүчеләрнең берсе дә: „мин авыру“,— дип әйтмәс; анда яшәүче халыкның гөнаһлары кичерелгән булачак» (Исай 33:24). «Алла аларның күзләреннән һәрбер яшьне сөртеп алыр, һәм үлем дә булмас инде, елау да, ачы тавышлар да, авырулар да булмас инде, чөнки элеккеләр үтеп китте... Менә, барысын да яңаны барлыкка китерәм» (Ачыш 21:4, 5). Гайсә җирдә булганда, ул Алладан бирелгән көч ярдәмендә моның барысын да үтәргә сәләте барлыгын күрсәткән. Гайсә Фалыстын буйлап йөргән һәм изге рухның көче белән аксакларны һәм авырулырны савыктырган (Матфей 15:30, 31).

12. Үлгәннәр өчен нинди өмет бар?

12 Гайсә тагын да күбрәк эшләгән. Ул үлгән кешеләрне терелтеп торгызган. Басынкы кешеләр моңа мөнәсәбәтләрен ничек күрсәткәннәр? Ул унике яшьлек кызны терелткәч, аның ата-анасы «бик нык шаккаттылар» (Марк 5:42). Бу Патшалык идарәсе вакытында Гайсәнең барлык җирдә нәрсә эшләячәгенең тагын бер мисалы булып тора, чөнки ул вакытта «гаделләрнең һәм гаделсезләрнең яңадан терелүе булачак» (Ап. эшләре 24:15). Үлгәннәр төркем артыннан төркем яңадан яшәүгә кайтарылганда һәм туганнары, якыннары белән очрашканда, нинди шатлык булачагын күз алдыгызга гына китерегез! Һичшиксез, Патшалык җитәкчелегендә зур аң-белем бирү эше алып барылачак һәм аның ярдәмендә «сулар диңгезне тутыргандай, җир Ходай турындагы белем белән тулачак» (Исай 11:9).

Йәһвәнең хакимлеге расланды

13. Алла идарәсенең дөреслеге ничек күрсәтелгән булачак?

13 Кешеләр Патшалыкның мең ел идарә итүенең азагына акыллары һәм тәннәре белән яңадан камил булачак. Бөтен җир Едем бакчасына — оҗмахка әйләнәчәк. Тынычлык, бәхет, куркынычсызлык киләчәк һәм ярату белән тулган җәмгыять төзеләчәк. Кешелекнең Патшалык эшләгән эшләренә охшаш әле бернәрсә дә күргәне юк. Кешеләрнең үткән мең еллар кызганыч идарә итүләренең һәм Алланың күк Патшалыгының искиткеч Меңьеллык идарә итүе арасында нинди зур аерма булачак! Патшалык аша Алла идарәсе кеше идарәсеннән бөтен яктан күпкә өстен булып чыкканы күрсәтелгән булачак. Алланың идарә итүенә хокукы, аның хакимлеге, һичшиксез, расланган булачак.

14. Мең ел беткәч фетнәчеләр белән нәрсә булачак?

14 Йәһвә Мең елның азагында камил кешеләргә сайлау иреген һәм аларның кемгә хезмәт итәргә теләгәннәрен күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Изге Язмалар «иблис төрмәсеннән азат ителәчәк» икәнен күрсәтә. Ул кешеләрне кабат алдарга тырышачак һәм кемдер Алладан бәйсезлекне яхшырак күрер. «Бәла-каза инде кабатланмасын» өчен Йәһвә Иблисне, аның җеннәрен һәм Алланың хакимлегенә каршы фетнә күтәргәннәрне юк итәчәк. Беркем дә ул вакытта мәңгелеккә юк ителгән кешеләрнең дөрес сайлау ясарга мөмкинлекләре булмаган яисә аларның дөрес булмаган сайлаулары камилсезлек белән аңлатыла дип әйтә алмый. Алар аңлап Йәһвәнең идарәсенә каршы күтәрелергә карар иткән Адәм белән Хаува кебек камил булалар бит (Ачыш 20:7—10; Наум 1:9).

15. Тугрылыклы кешеләрнең Йәһвә белән нинди мөнәсәбәтләре булачак?

15 Ләкин кешеләрнең күпчелеге, ихтимал, Йәһвәнең хакимлеген сайлаячаклар. Барлык фетнәчеләр юк ителгәч, Йәһвә алдында тугрылыкка соңгы сынауны үткән тәкъвә кешеләр басып торачак. Шул чакта Йәһвә бу тугрылыклы кешеләрне үзенең кызлары һәм уллары кебек кабул итә. Ягъни, аларның Алла белән мөнәсәбәтләре фетнәгә кадәр Адәм белән Хауваныкы булган кебек булачак. Римлыларга 8:21 дә: «Барлыкка китерелгән зат [кешелек] үзе дә черү коллыгыннан азат ителәчәк һәм Алла балаларының дан азатлыгын алачак»,— дигән сүзләр үтәләчәк. Исай пәйгамбәр: «[Алла тарафыннан] үлем мәңгегә юк ителәчәк һәм Ходай Алла барлык йөзләрдән күз яшьләрен сөртәчәк»,— дип алдан әйтә (Исай 25:8).

Мәңгелек тормышка өмет

16. Бүләк итеп мәңгелек тормышны алуга өметләнү ни өчен дөрес?

16 Тугрылыклы кешеләрне нинди искиткеч киләчәк көтә, чөнки Алла аларны материаль һәм рухи яктан мул итеп бүләкләячәк! Мәдхия җырлаучы: «Кулыңны ачасың да мәрхәмәтеңнән бөтен яшәүчеләрне тукландырасың»,— дип гадел рәвештә әйткән (Мәдхия 144:16). Йәһвә җир классының әгъзалары өчен Оҗмахта яшәргә өмет Аңа иман итүнең төп өлеше булуын тели. Һичшиксез, Йәһвә хакимлеге турындагы сорауның приоритеты бар, ләкин Алла үз халкыннан бүләк көтмичә аңа хезмәт итүне таләп итми. Бөтен Изге Язмаларда Аллага тугрылык һәм мәңгелек тормышка өмет бер-берсе белән мәсихченең Аллага иман итүнең төп өлешләре кебек, өзелмәс бәйләнгән. «Аллага имансыз ярап булмый; чөнки Аллага килүче Аның барлыгына һәм Аны эзләүчеләргә бирүенә ышанырга тиеш» (Еврейләргә 11:6).

17. Безнең өметтән көч алу дөрес икәнен Гайсә ничек күрсәткән?

17 Гайсә: «Сине, бердәнбер хак Алланы, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 17:3, ЯИ). Бу сүзләр белән ул Алланы һәм аның ниятләрен белүне бу белем китерә торган бүләк белән бәйләгән. Мәсәлән, гөнаһлы кеше Гайсәне үз Патшалыгында булганда аның турында искә төшерү турында үтенеп сорагач, Гайсә: «Минем белән бергә җәннәттә булачаксың»,— дип әйткән (Лука 23:43). Ул бу кешегә бүләк алырга өмет көтмичә иман итәргә кушмаган. Гайсә Йәһвә аның хезмәтчеләрендә оҗмах җирендәге мәңгелек тормышка өмет булуын һәм бу өмет дөньядагы булган сынауларга каршы торырга ярдәм итүен теләгәнен белгән. Шуңа күрә бүләкне көтү мәсихчеләр юлында булган авырлыкларны кичерер өчен кыйммәтле ярдәм.

Патшалыкның киләчәге

18, 19. Патша һәм аның Патшалыгы белән Меңьеллык идарәсенең азагында нәрсә булачак?

18 Патшалык — бу Йәһвә җирне һәм җирдә яшәүче кешеләрне, үз-үзе белән килештереп, камиллеккә китерә торган ярдәмче хөкүмәт булганга күрә, Патша Гайсә Мәсих һәм 144 000 патша һәм руханилар мең елдан соң нинди роль уйнаячаклар? «Ә аннан соң Ул Патшалыкны Алла һәм Атасына биргәч һәм һәрбер башлыкларны һәм һәрбер хакимиятне һәм көчне юкка чыгаргач — ахыр. Чөнки Ул барлык дошманнарны үз аяклары астына бәреп төшергәнче патшалык итәргә тиеш» (1 Коринфлыларга 15:24, 25).

19 Әгәр дә Мәсих Патшалыкны Аллага тапшырса, бу Патшалык мәңгелек дигән шигырьләрне ничек аңларга? Патшалыкның казанышлары мәңгегә калачак. Мәсихне Алланың хакимлеген раславында уйнаган роле өчен һәрвакыт хөрмәт итәчәкләр. Ләкин гөнаһ һәм үлем тулысынча юк ителгән, ә кешелек йолып алынган булганга күрә, Мәсихкә моннан ары Йолып Алучы булырга кирәк булмый. Моннан тыш, Меңьеллык Патшалык идарә итүенең уңышлы тәмамлавы белән Йәһвә һәм тыңлаучан кешеләр арасында торучы ярдәмче хөкүмәт кирәк булмый. Шулай итеп, «Алла барысына да бөтен нәрсә булачак» (1 Коринфлыларга 15:28).

20. Мәсихне һәм 144 000 не нәрсә көткәнен без ничек белә алабыз?

20 Мәсих һәм аның белән бергә идарә иткәннәр Мең елдан соң нинди роль уйнаячаклар? Изге Язмалар моның турында бернәрсә дә әйтми. Ләкин без Йәһвә аларга ул барлыкка китергән Галәмдә күп башка мактаулы йөкләмәләр үтәргә бирәчәгендә шикләнмибез. Безнең һәрберебез исә Йәһвә хакимлегенә ярдәм күрсәтсен һәм мәңгелек тормыш бүләге алып, Йәһвә Патша һәм аның белән бергә патша һәм руханилар булганнар һәм барлык галәм өчен нәрсә әзерләгәне ачыкланганына кадәр яшәп җитсен!

Кабатлау өчен пунктлар

• Якын киләчәктә идарә итүнең нинди алмаштырылуы булачак?

• Алла гаделләрне һәм бозык кешеләрне ничек хөкем итәчәк?

• Яңа дөньяда нинди шартлар булачак?

• Йәһвә хакимлеге ничек тулысынча расланган булачак?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрацияләр]

«Гаделләрнең һәм гаделсезләрнең яңадан терелүе булачак»

[16 биттәге иллюстрация]

Тугрылыклы кешеләр Йәһвә белән тиешле мөнәсәбәтләргә ирешәчәкләр