Йәһвә Шаһитләре. Без кем?
Без төрле илләрдә яшәүче, төрле телләрдә сөйләшүче төрле милләт кешеләре. Шулай да безне уртак максатлар берләштерә. Иң элек безнең һәммә нәрсәне барлыкка китергән Йәһвә Аллаһыны данлыйсыбыз килә. Ул Барлыкка Китерүче һәм Изге Язмаларның, ягъни Тәүрат, Зәбур һәм Инҗилнең Авторы. Без Гайсә пәйгамбәрдән, ягъни Гайсә Мәсихтән үрнәк алырга тырышабыз һәм үзебезне мәсихчеләр дип атарга шат. Һәрберебез кешеләргә Изге Язмалар һәм Аллаһы Патшалыгы турында сөйли, аларга моның турында күбрәк белергә булыша. Без Йәһвә Аллаһы һәм аның Патшалыгы турында шаһитлек биргәнгә, ягъни сөйләгәнгә, Йәһвә Шаһитләре дип аталабыз.
Без сезне сайтыбызны карап чыгарга һәм Изге Язмаларны онлайн укырга чакырабыз. Шулай итеп сез безнең турында һәм нәрсәгә ышанганыбыз турында күбрәк белерсез.